Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан уздырылучы республикакүләм «Сәйяр» театр фестивале бәйгесенеӊ зона этабы үтте. Арча муниципаль районыныӊ Г. Курсави исемендәге күппрофильле лицеенда район турында һәм республиканыӊ читтән торып үткәрелгән этабында җиӊгән Норма, Балтач мәктәпләренеӊ һәм Салавыч күппрофильле лицеенеӊ театр коллективлары чыгыш ясадылар. Нәтиҗәләр ноябрь аенда билгеле булачак. Яшь артистларыбызга уӊышлар телибез!
Балтачның театр коллективлары зона этабында уңышлы чыгыш ясады (фото)
29 октября 202429 окт 2024
1
~1 мин