1934 елның 28 октябрендә Уфа шәһәрендә татар һәм башкорт әдәбиятларының классигы, Башкортстанның беренче халык язучысы Мәҗит Гафури вафат була. Шәриф Камалның бу уңайдан язылган кайгынамәсе һәм истәлеге «Совет әдәбияты» журналының 1934 елгы 11 нче санында басылып чыга. Быел Гафуринең вафатына 90 ел тулды. Шул уңайдан Шәриф Камалның "Кайгылы югалту" мәкаләсен игътибарыгызга тәкъдим итәбез. Аның үзен мин бары 1928 нче елда гына күрдем. Җәй көне Казандагы мәгариф эшчеләре йортында (ул чагында «Татар мәдәният йорты» дип атала иде) Хәсән Гали иптәш мине тәбәнәгрәк буйлы бер кеше белән таныштырды. Ягымлы көләч йөзләре белән туп-туры миңа караган, «панама» эшләпәле бу кеше шагыйрь Мәҗит Гафури иде. Мәҗит Гафури белән беренче күрешкән чакта мин азрак каушый төштем. Ләкин ул каушау озакка бармады, аның көләч йөзе, ягымлы, самими күз карашлары, әллә кайчаннан бирле таныш булган якын дусларча тәкәллефсез, простой тон белән: — Я, Шәриф, ни хәлең бар соң? —дип эндәшүләре миңа тиз үк кыюлык бирд