Бүген район ЗАГС бүлегендә, Гаилә елы кысаларында, «Йөкле хатын-кызлар көне» дигән чара узды.
Балтач үзәк район хастаханәсенең поликлиника акушеркасы Светлана Ишмурзина чарада катнашучылар белән эчтәлекле әңгәмә үткәрде һәм аларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.
Шулай ук гүзәл затларга ЗАГС хезмәткәрләре, «Наз» үзәге психологы консультацияләр бирде. Белгечләр белән аралашканнан соң булачак әниләр чәчәк вазасын бизәү буенча мастер-класста катнаштылар.