Профюнәлеш дәресләре кысаларында Бөрбаш, Чепья, Балтач мәктәпләренең һәм Балтач гимназиясенең 11 сыйныф укучылары Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының ачык ишекләр көнендә катнаштылар.
Укучылар югары уку йортының факультетлары белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
Университет ректоры Рәшит Низамов, булачак чыгарылыш укучылары белән аралашканнан соң, укуларында уңышлар теләде һәм яшь балтачлыларны киләчәктә шушы югары уку йортлары студентлары арасында күрүгә ышаныч белдерде.