Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Балтач студентлары район җитәкчелегенә үз фикерләрен җиткерде (фото)

«Хыял» яшьләр үзәгендә Балтач районының КФУда укучы студентлары һәм район башкарма комитет җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы белән очрашу узды. Чара барышында якын айларда гамәлгә ашырылачак проектлар тәкъдим ителде. Алар арасында — спорт ярышлары, мәдәни чаралар һәм волонтерлык акцияләре оештыру, алар студентларга үз сәләтләрен күрсәтеп кенә калмыйча, яңа танышулар һәм дуслык мөнәсәбәтләре булдырырга да мөмкинлек бирәчәк. Соңыннан «Хыял» яшьләр үзәгенең педагог-оештыручылары стратегик уен тәкъдим иттеләр, анда студентлар районны популярлаштыру буенча үз идеяләрен һәм тәкъдимнәрен җиткерделәр.

«Хыял» яшьләр үзәгендә Балтач районының КФУда укучы студентлары һәм район башкарма комитет җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы белән очрашу узды.

Чара барышында якын айларда гамәлгә ашырылачак проектлар тәкъдим ителде. Алар арасында — спорт ярышлары, мәдәни чаралар һәм волонтерлык акцияләре оештыру, алар студентларга үз сәләтләрен күрсәтеп кенә калмыйча, яңа танышулар һәм дуслык мөнәсәбәтләре булдырырга да мөмкинлек бирәчәк.

Соңыннан «Хыял» яшьләр үзәгенең педагог-оештыручылары стратегик уен тәкъдим иттеләр, анда студентлар районны популярлаштыру буенча үз идеяләрен һәм тәкъдимнәрен җиткерделәр.

-2
-3
-4
-5
-6
-7
-8
-9