Найти тему

QAHARMAN - QAYT // Каһарман - Кайт - текст.

Текст: Зөләйхә Камалова

ВКонтакте | ВКонтакте

Җан яралы

Корыды Ватаным елгалары

Авазсыз туган ил далалары

Ватансыз Тәңре балалары

Җил уйларым

Корыган ыруым тамырлары

Күк йөзенә ни карганы карый

Сүтелгән чәчем-толымнарым

Җен коллары.

Тыңлама күңелем сагышларын

Биеми думбыра кыллары

Ишетми дала тавышларын

Җан аулары

Бар җирдә каракош оялары

Җимерек йортыбыз диварлары

Җыр булып кайтаваз гына кала

Кала, кала, җыр булып кайтаваз гына кала

Тын ал, өрә һәм югал

Син юк. Бүгенгә кем кал

Сак бул, тыныч түгел юл

Сау бул, безнең офык ал

Миндә кич тулы уч

Мәдән(?)дә җан исән

Тынымны һәр чак чыгарам

Миңа җиһан кысан

Атмас безнең таң

Сиңа кирәк ят

Күзләреңне йом

Туфракка тын ят

Төш калмагач

Тиле төн йолдыз ямагач

Өметкә урын калмагач

Уян, мин йокламыйм

һич

Син бит тере

Әйдә кире

Урынына кайт

Урынына кайт

Урынына кайт

Үз-үзенә кайт

Нигезенә кайт

Урынына кайт

Урынына кайт

Урамына кайт

Үз-үзенә кайт

Нигезенә кай