Югары кан басымыннан интегүчеләр өчен көзге җимеш. Анда А, С, Е, К, В витаминнары күп. Дүләнәдә майлар, эфир майлары, флавоноидлар, табигый шикәр бар. Иртәләрен дүләнә чәе эчү организмга көч кертә, аны активлаштырып җибәрә. Нерв системасын тынычландыра. Дүләнәнең иң мөһим үзлеге — йөрәк-кан тамыры системасына уңай йогынты ясавы. Ул канны чистарта, тамырларның сыгылмалылыгын арттыра һәм шул рәвешле кан басымын төшерә.