Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Кем иң машина оста йөртүче булып танылган? (фото)

Балтач районы ЮХИДИ бүлеге, «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесенең Балтач бүлекчәсе тарафыннан Арча агросәнәгать һөнәри көллиятенең Балтач филиалында чыгарылыш студентлары арасында «Автосессия» конкурсы үткәрелде.

«Автосессия»дә 13 катнашучы катнашты. Студентлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү буенча теоретик имтихан тапшырдылар, махсус мәйданчыкта автомобильне фигуралы йөртү күнекмәләрен күрсәттеләр.

Конкурс йомгаклары буенча 1 нче урынны Муллагалиев Әмир, 2 нче урынны Галиев Ильвир, 3 нче урынны Шәйхетдинов Рамил яулады.


Җиңүчеләргә һәм призерларга кыйммәтле призлар, медальләр, дипломнар тапшырылды.