12 нче сентябрь көнне Казан шәһәренең «Чулпан» мәдәният үзәгендә балтачлылар чыгыш ясаячак.
Чара кысаларында Балтачның уңган хезмәтчәннәре әзерләгән ярминкә, һөнәрчеләр күргәзмәсе дә тәкъдим ителәчәк.
15 сәгать 30 минутта Балтач хезмәтчәннәре җитештергән продукцияне тәкъдим итү, бай ярминкә белән башланып киткән чара, мастер-класслар, районыбыз һөнәрчеләре күргәзмәләре белән дәвам итә. Кичке сәгать 6 да Балтач районы үзешчәннәре концерты.