1889 елны Мамадыш өязе Шомырбаш авылында (хәзерге Балык Бистәсе р-ны) Гдов шәһәре мактаулы гражданины, мәрхүм Григорий Исидорович (Сидор) Щеголев гаиләсе тырышлыгы белән Изге Апостоллар Петр белән Павел чиркәве төзелә һәм 1890 елның 4 февралендә изгеләндерелә.
Чиркәүнең утар җирләре урам ягыннан 20 сажен, түргә 50 сажен тәшкил итә. 1890 елның 10 маенда сөрү һәм печән чабу өчен Мамадыш өязенең 2нче урманчылыгы иманасыннан Шомырбаш авылы кырлары белән уртаклыкта булган 49 дисәтинә 1600 кв. сажен җир бүлеп бирелә. 1893 елдан барлык җирләрдән гыйбадәтханә файдалана. Руханиларның шәхси йортлары агачтан төзелгән һәм чиркәү җирләрендә урнашкан.
1896 елгы мәгълүмәт буенча приходта барлыгы 2102 кеше теркәлгән: Мамадыш өязе Шомырбаштан 764 (15 – рухани, 177 – рус крестьяны, 446 – иске керәшен, 123 – хәрби, 3 – исламга кайткан); Югары Мәшләктән (хәзерге Балык Бистәсе р-ны) – 400 (113 – рус крестьяны, 190 – иске керәшен, 77 – хәрби), Томас-Починок (беткән авыл) – 203 (185 – иске керәшен, 18 – хәрби), Таулар (хәзерге Балык Бистәсе р-ны) – 37 (8 – яңа чукынган керәшен, 29 – исламга кайткан) һәм Лаеш өязе Аланка (Алан-Полян, хәзерге Балык Бистәсе р-ны) авылыннан 698 (574 – иске керәшен, 124 – хәрби).
Гыйбадәтханәдә священник Василий Ефимиев Кибяков, псаломщик Димитрий Михайлов Тихонравовлар хезмәт күрсәтә. Чиркәү ачылган елны Василий Кибяковның хезмәт хакы 106 сум булса, 1896 елдан 300 сумга күтәрелә, псаломщик Димитрий Тихонравовның 40 сумнан 98 сумга кадәр җитә. Дини йолалар үтәгән өчен 196 сум 56 тиен табыш алына. Моннан тыш, Евдокия Павловна Щеголева тарафыннан 16000 сум капиталдан елына 60 сум процент акчасы килә. Чиркәү китапханәсе фондында барлыгы 51 дини китап, “Православный собеседник” журналы, “Церковные ведомости” газеталары була.
Священник Василий Ефимиев Кибяков 1859 елда Казан губернасы Мамадыш өязе Комазан башы (Крещеный Ерыкса) авылында керәшен татары крестьяны гаиләсендә туа. 1878 елны Казан үзәк керәшен-татар мәктәбе курсларын тәмамлап, ирләр бүлегенеңкече сыйныфында укыта.1879 елдан Мамадыш өязе Субаш (хәзерге Теләче р-ны), 1881 елдан Юкәче (хәзеге Мамадыш р-ны) авылларындагы изге Гурий борадәрлеге училищеларында белем бирә. 1886 елда Үри (хәзерге Балык Бистәсе) авылы Богородица чиркәвенә священник итеп куялар. Земство мәктәпләрендә православ динен укыта. 1889 елдан үз теләге белән Шомырбаш чиркәвенә күчә. Шомырбаш приходына караган авылларның изге Гурий борадәрлеге училищеларында дин фәнен укыта. Хезмәте өчен набедренник белән бүләкләнә. 1923 елда аңаргапротоирей саны бирелә.
Татар телен үзенең табигый теле буларак яхшы белә. Хатыны морза нәселеннән Васса Александрова (1863), балалары: Василий (1886), Пелагия (1889), Григорий (1891), Алексей (1899).
Димитрий Михайлов Тихонравов 1863 елда Үри авылында псаломщик гаиләсендә туа. Туган авылындахалык училищесы курсларын тәмамлый. 1885 елдан Үри авылында, 1889 елдан Шомарбаш чиркәвендә псаломщик булып хезмәт итә. Хатыны Мария Васильева (1863), балалары: Антонина (1887), Петр (1889), Степан (1890), Алексей (1892), Александра (1894).
Приходка кергән авылларда барлыгы дүрт изге Гурий борадәрлеге училищесы була: 1) 1868 елда ачылган Шомырбаш авылы училищесы1893 елны Халык мәгарифе министрлыгы ведомствасына кертелә. Беренче укытучылары – керәшен татары Давид Григорьев, икенчесе – рус милләтеннән Порфирий Симонов. Барлыгы 55 малай, 2 кыз белем ала; 2) Югары Мәшләктә 1888 елдан училищесы эшли. Укытучы керәшен татары Александр Герасимов 19 ир балага, 1 кызга белем бирә; 3) Тамасов Починок авылында училище 1873 елда ачыла. Керәшен татары Татиана Шалафаева 14 ир баланы һәм 5 кызны укыта; 4) Аланка авылында училище 1873 елдан, укытучылары керәшен татары Иван Миняев 30 ир балага белем бирә.
1915 елның 1 мартында чиркәүдә янгын чыга. Чиркәүнең таштан төзелгән нигезе генә сакланып кала. Прихожаннар яңа гыйбадәтханә төзүне сорап гариза язалар.