Авыл халкы бәрәңге ала. Кайберәүләр инде алып бетереп, урнаштырып та куйды. Сез бәрәңге алдыгызмы әле? «Икенче икмәк» уңышы куандырырлыкмы быел? Рәйсә Фәйзрахманова, Кенәбаш авылы: "Бәрәңге узган ялларда балалар һәм оныклар белән бергәләп алдык. Баштарак корылык булгач, бәрәңге үсмәгәндер дип шикләнгән идек. Сөендек: уңыш бик әйбәт булды». Шәмсенур Насибуллина, Балтач бистәсе: «92 яшем белән барсам да, бакчада кайнашырга яратам. 8 сентябрь көнне иң элек сайлауда катнаштык, аннан соң гаиләбез белән бергәләп бәрәңге алдык. Бәрәңгене җәй буе су сибеп үстердем. Уңыш искиткеч булган». Илдар Низамов, Шода авылы: «Елына күрә ярыйсы дип әйтсәк тә, уңыштан бик канәгать. Берничә төрле сорт утырткан идек, барысы да уңды. Инде еллар тыныч булып, исән-сау куанып ашарга язсын!»
Сез бәрәңге алдыгызмы әле? «Икенче икмәк» уңышы куандырырлыкмы быел?
9 сентября 20249 сен 2024
~1 мин