Найти тему

ГАРӘФИ ХӘСӘНОВ "ЕЛНЫҢ 4 ФАСЫЛЫ"_ӘДӘБИ МАРАФОН 2024

-2
-3

#20нчекөн

#Әдәбимарафон2024

#Татарстанязучыларберлеге

#Татнетныүстерүфонды

#Белемрадиосы

#Татарстанкитапнәшрияты

#Биектаурайоны

#Айбашавылыкитапханәсе

#ГарәфиХәсәнов

#Елныңдүртфасылы

Автор: ГАРӘФИ ХӘСӘНОВ

Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1991 нче ел

ЛӘТЧӘ

Сусарлар семьялыгына керә ул. Кеш һәм бурсык, ас һәм чәшке, көзән һәм Себер сусары — шулар күк, ерткыч җәнлек булып санала. Ул да һәртөрле кимерүчеләрне юк итә. Димәк, бу яктан ләтчә дә файдалы. Тик тегеләрнең тиреләре кыйммәтле, ә ләтчә дигәннең... Әйе, бу яктан ләтчә генә дан тотмый. Бәләкәй җәнлек ул. Бар озынлыгы унбиш-егерме сантиметр. Тик ул бары күрер күзгә кечкенә, явызлыгы аның үзеннән зур.

Сезгә бер кызык хәлне сөйләп үткәрим. Мин аны ике энемә, әтигә сөйләдем, ә хәзер сезгә сөйләп күрсәтим.

Беркөнне кичен терлек абзарына кагылдым. Төнгелеккә азык алырга дип чыгуым. Бу иңде күптән минем вазифама әйләңде. Кичен малларга азык салучы да мин, иртәгесен терлек астын чистартучы да. Моны көн саен үзем белеп эшлим, әтинең әйткәнен көтмим. Үзем дә әткәемнең зур улы! Бүген дә шушы ияләнгән эшне эшләп, өйгә керешли, ак карда нокта-эзләр күреп алдым. Шул нокта-эзләр мине абзар артына алып бардылар. Ә нокта-эзләрне... нәп-нәни ике ясмык бөртеге калдырган икән. Әйе, ак карда ясмык бөртекләре ята. Ныклабрак карасам — җәнлек күзләре! Урамда кар да ак, җәнлек аннан да ак. Аның ләтчә икәнлеген шундук таныдым. Үзем гел аксыл итеп күреп ияләнгәнмен, кышын беренче мәртәбә күрүем. Ләтчә, мин әйтәм, кышка төсен алыштырган лабаса! Аңа якынлаша башлаган идем, кинәт читкә сикерде, һәм инде шактый ерак китеп өлгерде. Тик нигәдер табан ялтыратмады, шәм кебек, туры басып калу белән чикләнде. Күзгә-күз аралашып тик торабыз.

Бәләкәй кыргый халык гадәтен куа: алар һәммәсе зур¬ны читтән торып күрүчән. Буен һәм хәрәкәтен бары чит¬тән күрә алучан. Ә якын арадан... Дүртме йә ике аяклымы ул — якыннан шуны да аера алмыйлар. Читтән буемны, хәрәкәтемне дә күрәдер, хәтта усалмы, юашмы икәнлегемне дә сизәдер. Менә озакламый нинди булуымны аерыр: куркытып кулга таш та алмыйм мин, өркетеп тавыш-тын да чыгармыйм. Аерыр, тиздән читкә таба каерыр, һәр кыргый нәни халык шулай кылана: башта, һичшиксез, нидән шүрләгәнен ачыклый, бары шуннан соң койрыгын сыртка салу ягын чамалый. Юаштан бары ашыкмыйча сыпырта, ә усалдан — җир йотты диярсең! Әллә күземә генә күренде микән дип, усал тик тешен шак-шок китерә. Ләкин бу нәнинең дә нәние, ал тәпиләрен бераз өскә күтәреп, тора бирә. Тәпиен, хәтта йонын кыймылдатмый, ичмасам. Каккан казык диярсең. Әллә исен җыя алмыймы югыйсә? Мөгаен, шүрләп, башы-күзе әйләнгәндер. Алай дисәң, ләтчәгә иңде исен җыярга да бик вакыт. Исен дә җыярга, койрыгын сыртка салырга да бик вакыт. Без инде күпме күзне күздән алмыйбыз. Әллә югыйсә, төз басып, «озын» буен күрсәтүеме, шулай мине куркытуымы? Әнә бит ясмык күзе ничек елтырый! Шул тикле усал, катгый елтырый, әйтерсең, буе-кыяфәте белән шүрләтеп, үзе үк сиңа ташланырга җыена. Тик алай дисәң, ләтчәнең бит аның буен-кыяфәтен күрсәтерлеге дә юк. Ләтчә ул кәрләнең дә кәрләсе.

Чыннан да, «озын» буен күрсәтеп, куркытып басуы! Шулай төз басып, «зурлыгын» да күрсәтте, минем бөтен хә\рәкәтне күзәтеп, һөҗүмгә үзе әзер тора башлады. Мин моны ачык аңладым да аны үзем шүрләтү ягын карадым. Кинәт аягымны күтәргән идем, ләтчә бер адым артка чикте. Җирдә тиз генә таяк алып, очын аңа суздым. Ләтчә таяк

очын ялт итеп эләктереп алды. Бары мин ташлагачтын гына җибәрде. Аннары үзе һөҗүм итә башлады! Тешләрен инде бишмәт итәгенә батырды. Аяктагы киез итекне, кулдагы йон бияләйне тешләде, хәтта йөземә үк сикермәкче булып азапланды. Көлсәм — көлке түгел, күз яше чыгарсам — ләтчәдән ничек елап торасың?!

Аннан үч алдым, дисезме? Юк, бары аптырату белән чикләндем. Ормадым, сукмадым, бары тик чигенмичә алҗыттым. Ләтчә, төз басып, минем өскә сикерде, ә мин шул ара итегемне сузып өлгердем. Ләтчә дә чигенми, үзем дә ничек чигенергә белми аптырыйм. Ә өйгә йөгерсәм, арттан килеп ботны тешләве бар.

Чак кына качып котылдым: өйгә гел артым белән чигендем. Ә ул мине шул рәвеш баскыч төбенә җиткәнче «озата» килде.

һөҗүмнән сакланудан бигрәк, һөҗүм итүне артыграк күрә икән ул.

Өйдә мин шушы күргәнемне сөйләдем. Ләтчә шундый гайрәтле, шундый кыю икән, дидем, һәр ике энем авыз ачып тыңлады, ә әти бары мыек очын сыпырды. Әти ул ан¬нан артыграгын да беләдер. Мин сөйләп бетергәч, ул:

— Ләтчә бервакыт тилгән тырнагына эләкте, һәм тилгән аны һавага ук күтәрде. Ләтчәне, димәк, оясына алып кайтмакчы, яшь тилгәннәргә азык итмәкче. Ләкин ни күрим, кинәт очышы ук үзгәрде: уңга-сулга канат җилпи башлады. Ниһаять, таш күк җиргә атылды. Ләтчә дә шулай җиргә төшеп утырды. Анда тилгәннең шундук бугазына ябышты. Ул шулай азык булу урынына... тилгәнне үзе азык итеп өлгерде.

Бер сөйли башласа, әтинең аның сөйләп сүзе бетмәслек.

— Зур ата көртлек җирдән күтәрелеп киткәндә, аның тиз генә бугазына ябышып, кош белән ул да җирдән аерыла, — диде ул. — Кош та, ләтчә дә икәү бергә оча диярсең. Ә үзе, биек дип тә тормыйча, кошны шул ара буарга да өлгерә. Нәкъ теге явыз тилгән кебек, җиргә шапылдап килеп төшә. Кош та, ләтчә дә икәү бергә төшкәнгә, ул да исән калмагандыр, дип уйлыйсыз булыр. Ләкин берни булмый ләтчә дигән җәнлеккә: ул андый чакта һаман исән калучан. Исән калып, көртлекнең җылы каныннан авыз итүчән.

Әйе, аңардан кызыграгы да бар: әле «ат иясе» дә икән ләтчә дигәнең! Бусын да әтием сөйләде. Аны нәкъ минем кебек чакта ишеткән.

Ләтчә атның ялы арасына кереп бутала, анда тозлы тир бөртекләрен ялап йөри икән.

Тиресен тешләве, ярадан җылы канны ялавы да ихтимал. Ат, шуңа кытыкланып, кара тиргә төшә, бөтенләй хәлдән тая икән. Атның шулай күзгә күренеп өшәнүен халык телендә: «Ат иясе яратмады», — дип аңлата торган булганнар...

Шуннан соң мин ләтчәләр турында шактый китап укыдым. Алар кыр тычканнарының дошманы икән. Бер көндә кырык кыр тычканының эшен бетерә икән. Ел әйләнәсенә өч-дүрт меңгә җыела дигән сүз. Ләтчә шул рәвешле күпме игенне саклап калырга булыша. Ул үзе нәнинең дә нәние, ә үзе шул яктан нинди файдалы икән.

Тик аның авылга — абзар тирәсенә килүен ничек аңлатырга? Әллә йорт тычканнарына да дошман микән ул? Чынлап та шулай икән ич! Кыр тычканнары сирәк була кай елны, ләтчә шунлыктан авыл тирәсенә елыша. Димәк, «ат иясе» дип әйткәнең тычканнар эзли икән.

Шулай да бөтенләй үк гөнаһсыз дип булмый ләтчәне. Әти, кош халкын кире какмый, дип тә әйтте ич. Аларның йомыркаларын да ватып эчә ул. Бака һәм балыкны, судагы бүтән җан иясен дә рәнҗеткәли. (Ләтчә ул йөзәргә дә бик оста.) Ләкин гел файда китерү генә димәгән. Ерткыч ул һаман ерткыч булып кала...