Найти тему

ГАРӘФИ ХӘСӘНОВ "ЕЛНЫҢ 4 ФАСЫЛЫ"_ӘДӘБИ МАРАФОН 2024

-2

-3

#19нчыкөн

#Әдәбимарафон2024

#Татарстанязучыларберлеге

#Татнетныүстерүфонды

#Белемрадиосы

#Татарстанкитапнәшрияты

#Биектаурайоны

#Айбашавылыкитапханәсе

#ГарәфиХәсәнов

#Елныңдүртфасылы

Автор: ГАРӘФИ ХӘСӘНОВ

Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1991 нче ел

КУПШЫЛ

Яз үзенең чабатасын киенеп кенә калмады, акрынлап юлга ук чыкты. Урман-басулар әле гәрчә кар-юрганнан арынып җитмәсә дә, табигатьнең сокланып туймаслык бер гүзәл мизгеле. Февраль ае.

Әтием белән без икәү бакча сукмагыннан атлыйбыз. Ап-ак кар күзне әлҗе-мөлҗе китерә. Әйтерсең энҗе бөртекләре сибелгән дә шул бөртекләр алсу һәм яшькелт йолдызчыклар булып яналар, һәр нәрсәдә кышның артка таба чигенүе, үз урынын язга бирә башлавы сизелә. Февраль аен яктылык ае дип юкка гына әйтмиләр шул.

Безнең алдан кар кебек ак песи йөгерә. Аның тик юан койрыгы гына кара кисәү күк. Эт шикелле, алдан йөри: без кая — ул шунда. Йә алдан йөгерә, йә аяк арасында бутала. Яктылык язын ул да тоя, күрәсең!

Менә без инде бакча артында. Күз җитмәс кырлар әнә шуннан башлана: бер сүнеп, тагын кабынып, анда да якты йолдызчыклар яна. Күзләр шул чиксез ераклыкка текәлә. Яшь килә күзләрдән. Шул инде, якты йолдызчыклар уйнаудан. Юк, алар шатлык яшьләре: күзләр юлдагы яшел язны сизеп дымланган.

Китмәс тә идем биредән! Ничек, мин әйтәм, кырлар буйлап йөрисе? Туйганчы, матур җырлар җырлыйсы? Яз, әнә, еракларны ачып җибәргән: күз күреме җирдә күксел тасма булып урман күренә. Канаттай, бишмәт итәкләрен киң җәеп, ничек, мин әйтәм, шунда барып җитәргә? Ничек шул күксел тасма буйлап китәргә? Аның аргы очына чыкканчы барасы да барасы, аннары инде күк гөмбәзенә күчәсе иде, дим. Күктән торып карасаң. Җир тагы да матуррактыр әле ул. Әнә бит космонавтлар нәрсә дип язалар!

— Син, улым, әллә инде тораташка әйләндең?

Әтинең шулай дип әйтүе мине күккә меңгермичә калдырды. Хәер, үкенече юк, җирдә дә бик ямьле. Күрче, кошлар сайраша, миңа дәшә: «Җим сип-тең... Күп сиптең... Бер юлы, бер юлы... Җитте... Киттек...»

Әһә, купшыллар тезелешеп утырган! Бу — шулар тавышы. Миңа күп итеп рәхмәт әйтүләре, күрәсең.

— Җимне мин сипмәдем! — дип кычкырам үзләренә. — Шайтан таяклары башында ул җим. Аннары... Кая ашыгасыз бу чаклы? Без бүген күрешмәдек ләбаса!

Мин ничек кошлар «сүзен» аңласам, алар да шулай минем сүзне аңлыйлар. Ник берсе елгыр канатларын җилпесен.

Шундый да күркәм ул купшыллар! Зурлыкка чыпчыктан да калыша, әмма үзләре искиткеч нәфисләр. Әнә, алмагач ботагына тезелеп утырганнар да, чистарыныпмы-чистарыналар. Болары — туклары. Күп итеп рәхмәт әйтүчеләре. Әнә тегендә, бакча артында, тигәнәк, шайтан таяклары башында — аларның туймый калган туганнары. Пырхылдап, очып-очып куялар, ак һәм кара, кызыл һәм сары төсләр уйнаталар. Болары гына җитмәсә, әле тагын дарчин төсе дә бар үзләрендә. Әйе, әйе, биш төрле матур төсне балкытып очалар да күзне камаштыралар ул купшыллар. Ә очмый торганда... Мин тагын агач ботагына күз салдым, маңгай һәм муеннарын күреп сокландым. Кан кебек кызыллар. Шундук чем-кара канатлары күзне яндырды. Чөнки алтынсу тап-тар сызыклар да сузылган. Елтырап торалар. Баш чүмечләре, түбәләре чем-кара. Анда ак таплар ялт-йолт итеп куялар. Ә яңакларын, яңакларын карасаң... Бакчаның чиста карыннан да ак! Акны яртылаш кара дуга аерган. Шушы дүрт төскә коңгырт-сары кушылган. Ул дарчин төсе аларның нәфис аркаларын бизәгән.

— Купшы — матур киенүче дигән сүз түгелме соң? Тавышы матурны да шулай атап буламы? — дип сорыйм.

— Әйе, — ди әтием, — купшылның сайравы хикмәтле, тавышка бик бай. Аңа нәкъ шуның өчен «купшыл» исемен дә кушканнар.

— Ә сиңа, пескәем? Сайравы ничегрәк, ошыймы?

«Ми-ауу!» — дип бары бер «сүз» әйтте песием.

Җыен чүп үләне — тигәнәк, шайтан таягы, әрекмән, сары буяк, билчән һәм убыр уты — купшылларның кышкы азыгы. Туйган бере җырлап җибәрә: «Си-пит, си-пит... Фрлиу-рлиу... По-пит, по-пит...»

Үзләре, тәпиләре белән ябышып, чүп үлән орлыкларын ашыйлар, үзләре якты көнне мактыйлар. Шулай үзара хә¬бәрләшә торалар, әйтерсең шатлыкларын уртаклашалар.

Купшылларның ничек ашауларын күрсәң көлеп эчең катарлык: бер үк вакытта ашый да, кылана да торалар. Чүп үләннәргә ничек кенә утырмаган диген син аларны: башлары белән түбән асылынып торумы, ян белән борылумы, томшыкларын өскә сузумы, шул арада җыр яңгыратып алумы... Җип-җиңел күбәләкләр диярсең. Әнә, тигәнәк башындагысына кара син: томшыгын чәнечкеләр арасына батырды, озынча юка орлыкны тартып чыгарды, аны урталайга ярды, ак төшен шундук ашады, кабыгын читкә ташлады — моны күз иярмәслек тизлек белән башкарды.

Беткәнче шулай дәвам итте ул, аннары бүтән тигәнәк башына очып күчте.

Араларында минем бер дус купшылым да бар. Мин аны былтыр шушы тирәдә очраткан идем. Сайравы, матурлыгы белән аерылып торды ул, үзе монда озак та яшәде. Кыш буе китмәде. Бүтәннәр — килә, кунак була, очып китә, алар урынына яңалары килә тора. Бу инде күчмә тормыш алып бару дигән сүз. Ә таныш кошчыгым... Миннән ул яз җиткәнче күзен алмады. Апрель башлангач кына туганнары-ишләре белән бергә-бергә юк булды. Табыйм дип кая гына бармадым! Тугайны, алкын елга буен айкадым, урманга чаклы барып җиттем. Тик инде, кайдан гына эзләсәм дә, таныш кошчыгымны таба алмадым. Нәүмизләнеп кенә кайтып килгәндә, инде өйгә керим дигәндә... тирәктән купшыл тавышы ишетелмәсенме! Әйе, безнең өй буендагы биек тирәктән. Дикъкатьне дәртле тавышлары белән тартты ул. Очынып, канат җилпеп-җилпеп сайрады. Нечкә тәпиләре белән чүгәләп, ак таплы кара койрыгын сикертте. Кошчыгым мине күреп шатланды! Мин шулай уйладым. Тик инде ялгышканымны соңрак аңладым. Эшнең нидә икәнлеген аның янында ана кош күргәч кенә абайладым. Гәүдәсен бер үк төсләр бизәгән, ләкин... «йөзендә» кызыллыгы азрак, бераз калышрак. Баш артындагы кара дугасы да таррак. Төскә ул тикле матур түгел түгелен... Әмма дус кошым иптәш итеп сайлагач, димәк, мин күрми торган матур яклары да бар! Дус кошым яраткач... бу ана кошны мин дә яратам!

Менә су язы артта калды бер заман. Шатлыклы шарлавыклар агып туктады. Ә алкын елга һаман ярларына кайтмады.

Кая күз салма — шунда яшеллек... Кая күз салма — шунда чәчәкләр. Чәчәкләр язы дип юкка әйтмиләр шул май аен.

Ана кош оя кора башлады. Мәче йә усал куллы малай-шалай менмәгәе диптер инде, биеккә, ботак очынарак ясады. Ояны ул үлән сабагыннан корыштырды, мул итеп мүк тә кушып җибәрде. Мүкне ул оя тышына да сылады.

Аңа күп итеп тирәк кабыгы өстәде. Оясы нык та булды шул рәвеш, түбәннән күзгә бәрелеп тә тормады, тыштан ул тирәк ботагына охшады.

Ә ата купшыл нишләде? Ул аңа булышты дип әйтәмсез? И-и, ничек «булышканын» күрсәгез... Күп көлеп, эчкә кату чыкты бер вакыт. Ана кош, әйтик, үлән сабагы эзләп оча. Ата кош — аның артыннан. Ана кош үлән арасында эзләнә, ата кош — күз дә алмый күзәтә. Ана кош, табып, ояга томырыла, ата кош — тагын аның артыннан. Ул анда оя янына ук утырып, ничек итеп үреп җибәрүен күзәтә. Аның бар белгәне күзәтү! Ул бары карап торучы!

Ә бит аның үз эше бар: ата кош — сайрады! Йотлыгып-онытылып сайрады. Менә ана кош оясыннан күренде — ата кош аның каршысына ташланды. Менә дус кошлар икәү бергә утырды. Ата кош аның тирәсендә куштанланып әйләнде, чәрелдәп, кызып-кызып нидер сөйләнде шикелле. Ана кош үзе дә сагынырга өлгергән: томшыгын моның томшыгына тидереп, күп төсле матур каурыйларын тырпайтты.

Бу хәлгә ничек көлми түзәсең!

Менә ана кош ояга утырды Башта зәңгәрсу алты йомырка салды ул. Шәмәхә нәни сызыклар, вак таплар каплаган була йомыркаларын. Салды да оя тибә башлады. Ике атна буена күзгә күренмәде. Җимне дә ата кош ташыды, җыр җырлап күңелен күтәрде. Нәкъ ике атна дигәндә, тирәк башыннан кошчыклар тавышы ишетелде. Нәни кошчыклар чыккачтын ата кош алны-ялны белмәде. Ул үзен әнә шунда күрсәтте. Чөнки хәзер инде чын мәшәкать башланды. Ана кош нишләде дисәгез — ул нәни канатларын киң җәеп, яшьләргә күләгә ясады, салкында ояга ук утырып, аларны бөтен гәүдәсе белән каплады, җил-яңгыр тидермәде. Чиратлап азык ташый тордылар: берсе тиз генә җим эзләп оча, икенчесе шул ара оя читенә куна, табып китергән җимен нәниләргә өләшә Ә нәни кошчыклар... Алар тик азык даулауларын: «Сип-сип»,— дигән «сүзләрен» белделәр. Нишлисең, үсәр вакытлары шул. Нинди төр нәни кошчыкларны алсаң да, атнага алты-җиде тапкыр арта шул. Кошларның нәрсә ташуларын сорасаң — вак, ләкин комсыз һәм күп үрчи торган, агачның яшькелт канын суырып коруга илтә торган гөблә яки агач бете дигән хәшәрәтләрне чүпләде. Ә монда агачы да — алмагач! Ярый шул ике купшыл яклады. Бетләрне ике купшыл киметте. Рәхмәттән бүтән тагын нәрсә әйтәсең!

Алар нәкъ ике атна ташыды. Мин шунда ана кошны жәлләдем. Нәкъ ике атна оя типте дә, хәзер нәкъ ике атна азык ягын кайгырта. Димәк, ай буе башы мәшәкатьтән чыкмады.

Ярый, яшь кошлар канатланып өлгерде. Пырхылдап, нәни канатларын җилпеде, туган ояларын калдырды. Ана кош шунда хәл алды дисезме? Алдырыр бала дигәнең! Ул әле тагын хәсрәткә калдырыр! Бу сүзне әти үзе кабатлый. Чөнки миңа һәм ике абыйга — өч «кошка» канат бирәсе дә бар; без «очып» киткәч тә болар соң ничек яшәр икән дип, ут йотып, яңа хәсрәткә чумасылары бар.

Әйе, зур кошлар, канат биргәч тә әле, һаман ташламадылар, яшьләрне һаман туйдыра тордылар. Ә яшьләр — һаман сорый тордылар. Хәзер чүп үлән орлыкларын даулыйлар. Хәер, күкчәчәк, йонлыбаш, сары буяк ишенең орлыкларын табарга үзләре дә өйрәнде. Өйрәнеп беткәчтен... зурларга тагын яңа мәшәкать, ана кош яңадан оя тибә башлады. Икенче мәртәбә! Ләкин ник мәшәкать дип әйтергә әле? Бу бары токым калдырырга исәпләү. «Табигать, улым, шуңа корылган», — ди әти.

Әйе, быел да кабатланыр мондый хәл. Яктылык язы ич. Димәк, су язына да озак калмады. Дус кошым ана кошны тапты бу айда. Тагын өй буенда ук очратсам.. Бу айны песием дә сизгәндер:

«Мыр-рау!» — дип катгый итеп әйтте ул.

Кайгырма, кошларың сине ташламаслар, диюедер инде.