Башкалабыз Казандагы татар зиратларында сакланган ташъязма истәлекләр галимнәр тарафыннан ни өчендер тулысынча һәм тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәгән, бигрәк тә Окольная урамында урнашкан Дары бистәсе зиратына бер эпиграфистның да кулы тимәгән иде. Шуның өчен хәзерге көннәргә кадәр юкка чыкмыйча сакланып калган андагы бөтен эпиграфик истәлекләрне барлау һәм өйрәнү өчен берничә ел элек ТР ФА Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты тарафыннан фәнни экспедиция оештырылды.
Дары бистәсендәге татар зираты ХIХ йөз башында барлыкка килгән. Мәгълүм булганча, 1788 елда биредә Казан дары заводы төзелгән. Әлбәттә, анда бик күп эшчеләр кирәк булган. Шул сәбәпле, татарлар да шунда эшкә кергәннәр һәм биредә яши башлаганнар. Бигрәк тә Казанарты ягыннан, төгәлрәк әйткәндә, Биектау, Әтнә төбәгендә яшәүче татарлар бу бистәгә бик күпләп күченеп килгәннәр. Кешеләрнең саны күбәйгәннән соң, монда аерым бер торак пункт – Дары (Пороховой) бистәсе барлыкка килгән, ягъни аның атамасы шул ук Дары заводы белән бәйле. Бу торак пунктны шулай ук “Баруд яки Барудия бистәсе” дип тә йөрткәннәр, чөнки “баруд” сүзе гарәп телендә – “дары”, ә “барудия” – “дарылы” дигәнне аңлата. Шуңа күрә атаклы дин галиме, педагог, дин һәм җәмәгать эшлеклесе, нәшир, журналист Галимҗан Мөхәммәдҗан улы Галиев (1857 – 1921) үзенә Баруди псевдонимын алган, чөнки әлеге бистәдә үскән, шәхес буларак формалашкан.
Бистәдә татарларның саны арткач, әлбәттә, биредә мөселман зираты ясау ихтыяҗы туган, чөнки мәетләрне Казанның башка татар зиратларына алып бару ерак һәм мәшәкатьле булган. Шуннан соң ХIХ гасыр башларында хәзерге Окольная урамында зират пәйда булган. Анда биредә яшәүче татарларны, Дары заводында, шул тирәдәге башка предприятиеләрдә һәм якындагы сәүдә пристанендә эшләүчеләрне, гаскәриләрне җирләгәннәр. Шул вакытларда мәчеткә дә нигез салынган. Мәрҗани язганча, бистәдәге әүвәлге мәчетне һиҗри 1222 елда, ягъни милади 1807 – 1808 елларда хәзерге Әтнә районы Олы Мәңгәр авылыннан Муса Монасыйп улы Адәмов салдырган. К. Насыйри исә биредә шул шәхес тарафыннан мәчет бераз соңрак – 1809 елда төзелгән дип язган.
Кызганычка каршы, Дары бистәсе зиратында ХIХ гасырның 40 нчы елларына хәтле куелган эпиграфик истәлекләр табылмады, ләкин бу факт әле аларның булмавы турында сөйләми. Беренчедән, бу чорда ташбилгеләр әле бик аз куелган, чөнки ташка язу сәнгате, өч гасыр диярлек торгынлык кичергәннән соң, үсеш ала гына башлаган. Икенчедән, ул дәвердәге кабер ташлары табигатьнең кырыс шартларында ватылуга, җимерелүгә дучар булганнар, чөнки алар Казан ханлыгы чоры ташбилгеләре кебек нык һәм артык зур калынлыкта булмаган. Өченчедән, кайбер кабер ташлары авып, яфраклар, үләннәр белән капланып, байтак вакыт узганнан соң, туфрак астында калырга мөмкин.
Экспедициябез барышында Дары бистәсе зираты эпиграфик планда җентекләп тикшергәннән соң, бу зиратта безнең тарафтан ХIХ гасырдан алып 1928 елга хәтле куелган гарәп язулы 146 борынгы кабер ташы (шул исәптән фрагментлар) табылды һәм өйрәнелде.
Бистә зиратында сакланган иң борынгы эпиграфик истәлек 1841 елга карый. Ул Әхмәди Габдерәхим улы каберенә куелган. Таштагы текстның укылышы:
Алгы ягы (уеп язылган):
1) “Румиййә берлән меңдә сигез йөз кырык
2) беренче йылда гыйнварның тукызынчы көне
3) Әхмәди Габдеррәхим углы кырык йәшендә
4) даре фәнадан даре бәкайә васыйл улды”.
Текстның хәзерге татар теленә күчермәсе:
1) “Милади белән мең сигез йөз кырык
2) беренче ел гыйнварының тугызынчы көнендә
3) Әхмәди Габдерәхим улы кырык яшендә
4) фани дөньядан мәңгелек дөньяга иреште”.
Таш үлчәмнәре: 55х33х14.
Шулай ук 1843 елда вафат булган Маһи Рәхмәтулла кызына куелган кабер ташы да иң борынгылардан саналырга хаклы. 1845 елда үлгән Муса Яхъя улына, 1846 елда бакыйлыкка күчкән Хөснеҗамал Ихсан кызына куелган эпиграфик истәлекләрнең табылуы да безнең өчен куанычлы булды, аларның текстларына әле артык зыян килмәгән. Бәхеткә каршы, ХIХ гасырның 50 нче елларында куелган кабер ташлары да чагыштырмача күп сакланган. Тик менә шул ук йөзнең 60 нчы елларында ни өчендер каберләргә сыйфатлы итеп эшләнгән ташлар кую гадәте сүлпәнәеп киткән, әмма 70 нче еллардан бу традиция, тагын көчәеп китеп, зират ябылганчыга, ягъни ХХ йөзнең 60 нчы елларына кадәр дәвам иткән. Соңыннан, каберләр белән тулу һәм аны зурайту мөмкинлеге булмау сәбәпле, каберстан ябылган һәм анда җирләү тыелган. Хәзерге көндә зиратның территориясе 6,76 гектар тәшкил итә. Җирле халык сөйләвенчә, элегрәк ул күпкә зуррак булган, йортлар төзү сәбәпле генә, кечерәйгән. Сугыш вакытында зират янында хастаханә эшләгән һәм анда вафат булучыларны, милләтенә карамыйча, шул мөселман зиратына җирли торган булганнар. Шуңа күрә аның көнчыгыш ягында рус, яһүд һ.б. милләт кешеләренең каберләрен күп очратырга мөмкин.
Шулай итеп, Дары бистәсе зираты эпиграфик планда өйрәнелде, гарәп язулы кабер ташларының һәрберсе ачыкланды, урыннары билгеләнде, фотога төшерелде, үлчәмнәре алынды һәм текстлары укылды. Кызганыч ки, хәзерге көндә зиратта байтак кыйммәтле ташъязма истәлекләребез ватылган, җимерелгән, аударылган. Аларны кулдан килгәнчә саклап калу чараларын күрү таләп ителә.
Айдар Гайнетдинов.