Найти тему

ГАРӘФИ ХӘСӘНОВ "ЕЛНЫҢ 4 ФАСЫЛЫ"_ӘДӘБИ МАРАФОН 2024

-2
-3

#16нчыкөн

#Әдәбимарафон2024

#Татарстанязучыларберлеге

#Татнетныүстерүфонды

#Белемрадиосы

#Татарстанкитапнәшрияты

#Биектаурайоны

#Айбашавылыкитапханәсе

#ГарәфиХәсәнов

#Елныңдүртфасылы

Автор: ГАРӘФИ ХӘСӘНОВ

Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1991 нче ел

ИМӘНЛЕК

Башлары күккә тигән имән урманы. Килдемме, һаман яңа була ул, һәрвакыт адаштырып куя ул. Бигрәк тә язларын үз итәм. Әйтик, апрель аенда көннәр озая, яз килгәнен борыннары сизеп, җылы өннәреннән — аюлар, бурсык, һәм янутлар, чергән агач төпләреннән — керпеләр, күчләрдән — кырмыскалар баш калкыта. Көньяктан кошлар агыла. Елгалардан бозлар китә. Дымга сусаган чиксез болыннар, пар бөркеп яткан киң кырлар, агачта кызгылт бөреләр — һәммәсе бер-бер артлы ачыла. Авыл янындагы коры елгада кар ята, ә урманда тәүге чәчәкләр күренә, бүре курысы куаклары алсу утлар кабыза.

Чикләвек куаклары да язгы бәйрәмне башлап җибәрәләр. Алтын алкалары бигрәк матурлар. Болары аталык чәчәкләре, аналык чәчәкләре исә кызыл була. Бер үк куакта ике төрле төс... Умарта базлары да нәкъ шушы чакта ачыла. Умарта кортлары алтын алкаларга сыралар, кызыл чәчәкләргә куналар. Теге ал чәчәкләрне дә читләтеп узмыйлар. Хәйләкәр дә соң куаклар! Ал яки кызыл чәчәкләр — шул алтын кортлар күрсен өчен, ә алка чәчәкләр — җил тоткарланмый үтсен өчен: язгы җил чәчәк тузаннарын очыра.

Чикләвек куаклары апрельдә ачылса, май аенда хуш исле ап-ак болытлардай шомырт чәчәк ата. Бу айда кара карлыгачлар кайталар. Җылыны шулар алып кайталар, ди халык. Җыр сөяр былбыллар да кайталар. Чуч-чут итеп-җыр да яңгыраталар — җылы көннәр килде дип, табигатькә мәдхия җырлыйлар. Хәзер инде кая карама шунда яшеллек. Үләннәр тезгә җитеп килә, куак һәм агачлар—ямь-яшел челтәр шәлләргә бөркәнеп өлгерә. Урманда хәзер шулар шәүләсе. Шулар ук кояш нурларын да төшерми. Менә ни өчен шомырт чәчәкләре ак: бөҗәкләр күрсен дип! Шул куе күләгәлектә дә агарып, аларны үзләренә тарталар.

Ник яфраксыз берәр агач күренсен! Балан һәм кабар агачларын әйтәмсең, эт шомыртлары, зелпе куаклары дисеңме, дүләнә яки кыргый алмагач, татар чаганы дисеңме, өрәңге, карама, юкә дисеңме — һәммәсе ямь-яшел. Ә менә имәннәр... нигәдер, батыраеп китмиләр әле. Урманы — имәнлек, ә агачлары шәп-шәрә. Бу нидән болай соң? Суыктан куркалар! Язгы суыклар кире кайтмагае дип, киң кырлы зур-зур яфракларын, мүк кебек яшькелт сыргаларын ачмыйлар. Шундый да ышанмаучан агачлар! Җылыны кыйгач канатлылар алып кайтса да, былбыллар чут-чут сайраса да, күкеләр өзми-куймый такылдаса да — берсен бер колакларына да элмиләр. Беренче ләйсән яңгыр явып узса да, тәүге күк күкрәве шаулап үтсә дә, шомыртлар чәчәк болытына чумса да, күзләрен ник бер сирпеп куйсыннар! Агач күрке яфрак булуын гүя бөтенләй сизмиләр.

Нишлисең, назлы агачлар. Яшьтән үк шундыйлар, һаман үз гадәтләрен куалар. Хикмәткә ия, зирәк агачлар. Әмма шулай да арада ашыгучаннары да табылды. Алар ямь-яшел зур-зур яфракларын да ярдылар, мүк кебек яшькелт сыргалар да астылар. Алар янында яшькелт чәчәкләр дә ачылды. Ләкин болары күзгә бәрелеп тормыйлар. Болары — җимшәннәр. Җил сыргалардан серкә очыра, шул оялчан чәчәкләргә кундыра. Җимшәннәр шулай серкәгә дә утыра, көзен чикләвек тә бирәчәк...

Безнең халык: «Ашыккан ашка пешкән», — дип белми әйтми икән. Имәннәр нидән курыкса, нәкъ шул хәл булды да куйды бит! Өшеткеч кырау төште бер төнне. Кул яссуыдай киң-киң яфракларын, яшькелт алка чәчәкләрен — һәммәсен кырау сугып бетерде. Шул чакны һәр ел кырау төшми калмый шул.

Димәк, табигатьтә ике төрле имән бар: яфракларын иртә яра торганнар һәм соң ачылучаннар. Ашыкмаучы, саклары ун-унбиш көнгә соңга калалар, һәм көзен дә соңга калып яфракларын коялар. Тегеләр күптән коеп куялар, ә болар — тагын бер ай торалар. Кай елны бөтенләй коймыйлар, шул соргылт туннарында калалар, әйтерсең кышкы салкыннардан куркалар. Бу соңгылары безнең якны яратса, ашыгучаннары явымсыз көньякта үсә. Болары корылыкка чыдамлы.