Найти тему

ГАРӘФИ ХӘСӘНОВ "ЕЛНЫҢ 4 ФАСЫЛЫ"_ӘДӘБИ МАРАФОН 2024

-2
-3

#14нчекөн

#Әдәбимарафон2024

#Татарстанязучыларберлеге

#Татнетныүстерүфонды

#Белемрадиосы

#Татарстанкитапнәшрияты

#Биектаурайоны

#Айбашавылыкитапханәсе

#ГарәфиХәсәнов

#Елныңдүртфасылы

Автор: ГАРӘФИ ХӘСӘНОВ

Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1991 нче ел

ИМӘН

Борынгы Рим халкы имәнгә «кверкус» — «матур агач» дигән. Чынлап та күркәм, матур һәм нык агач ул. Имәнгә охшаталар ирнең асылын: имән кебек нык, диләр.

Безнең авыл янындагы тугай уртасында пәһлеван бер имән үсә. Авылның түбән очыннан ук күренә, Алып батыр диярсең! Үзен ник бер агач ышыкласын. Җил-давылга да бирешми. Җәй коры килсә дә, әллә ни исе китми. Дымны әллә кай тирәнлектән ала ул: күп санлы тамыр-тармакларын тирән җибәргән. Тугайны язын су баса, ә ул яртылаш суда утыра, кечерәеп калган кебек күренә. Ә инде су киткәч, бөтен горурлыгы белән яңадан калкып чыга...

Ул имән ничә яшьтә дигәндә... Моны тәгаен белүче дә юк. Мин моны әтидән дә сораган идем. Ул булып ул да җавап бирә алмады. «Мин бала чактан бирле шундый агач инде»,— дип әйтү белән чикләнде. Кайчандыр үзе шулай төпченгән. Ул да әтисеннән сораган. Мин аннан нәрсә ишетсәм, ул да бабайдан шул ук сүзне ишеткән.

Имән өч йөзгә тикле чәчәк ата. Егерме-утыз яшеннән үк башлый да, ел саен армый-талмый чәчәк ата. Үзе биш йөзне, меңне тутыра, хәтта ике меңне тутыра. Йөз егерме-йөз кырык яшьләрдә бугай үсеп туктый да шуннан инде юаная гына бара.

Имәннәр чикләвектән дә, яшь үрентеләр җибәреп тә үрчи. Әле күптән түгел генә тугайда икенчесе бар иде. Шул яшь имәнне яшен уты күпсенде: ул аны буйдан-буйга көйдереп, яндырып төште дә бер тере мәет итеп калдырды. Аны төптән үк кисми нишлисең? Ләкин күпмедер вакыт үтүгә — төбеннән япь-яшь үрентеләр күренде. Эш бит менә нәрсәдә. Элек зур печән кибәненә охшап торган имәннең, күп санлы юан ботакларындагы кебек үк, бөреләр төбендә дә булганнар. Имән ел саен юанлыкка үскән дә гел өскә үрләгән, ә алар йокы симерткән, һәртөрле сайрар кошлар ыгы-зыгы килсә дә, кул яссуыдай киң-киң яфраклары, күп санлы ботак-тармаклары шаулап торса да, берсе бер «колакларына» да элмәгән: изрәп йоклый биргән бөреләр. Ләкин йокы аралаш кыймылдаша биргән бөреләр.

Ә менә имәнгә хәвеф килгәч, аның тамырлары яшәрткеч дымны өскә күтәрде — бетмәс бер ташкын юан төп эчендә йоклап яткан бөреләргә ургылды, аларны борчыды, уятып җибәрде. Моңарчы йокымсырап яткан бөреләр хәзер инде яшь үрентеләр булып тышка бәреп чыктылар һәм, күп тә үтмәде, яңа яшь яфраклар җыры башланды.

Карт имәннең тормышы дәвам итә...