Автор: ГАРӘФИ ХӘСӘНОВ
Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1991 нче ел
ИМӘН КАРГАСЫ
Имән каргасы — карчыгалар вәкиле. Зурлык ягыннан безгә таныш чәүкәдән калышмый, әле җитмәсә купшы дип тә әйтерлек. Аның чем-кара каты мыегы ук ни тора. Баш түбәсендә кип-киң бүреге дә бар, аны ул гүя көязләнеп маңгай өстенә үк төшергән. Хәвеф сизгәндәй яки нигә дә булса ачуланып куйганда гына кабарта ул бүреген. Әмма купшылык өчен җәлпе бүрекне хуп күрә. Күлмәк — кыз-гылт-сары, җиң төбе генә карасу-күк. Шуңа биргәннәр дә аңа күкканат дигән исемне. Ләкин бер үк кош урман саесканы дип тә атала. Ә бит саескан яла ягучы дип дан алган! Аңа үз бакчаңда, үз өең тирәсендә йөрүең дә бик җитә: бу хакта шундук бөтен тирә-юньгә әләкли. Каты һәм шундый тиз-тиз итеп чукырдый, пулеметтан сиптерә дип әйтерсең. Чит берәү барын шушы чукырдавы белән искәртә: синең кырын эшеңне сизгән, янәсе, үз әйберләреңне үзең чәлдерергә килгәнсең. Канатлы бакча халкы шундук сагая һәм синең нишләп йөргәнеңне күзәтергә тотына. Һәркем үз хәленнән җавап бирер, дигән сүз бар халыкта. Ихтимал, саескан да үзе угры булганга — күзенә чалынган һәр ялтыравык нәрсәне оясына ташыганга — башкаларны да кыек юлда йөри дип уйлый торгандыр...
Урманга килеп кенә җитәсең, әле тик урман авызында гына тукталасың, ул исә көтеп торган кебек шундый ямьсез итеп кычкыра — тәмам котың алынырлык: «Крә!» — дип урман яңгыратып әйтә ул. Чәч-бүрек тырпайган, ә үзе — агач башына ук утырган. Шуннан өзми дә куймый «крә-крә»сен кабатлый. «Урманга керә!» — ди. Гүя ул калын урманын синнән тарсына. «Ә керсәм ни булган?» — дип аңа сорау бирәсең. Нигә дисәң, урманга дип килгәнсең. Чөнки шул җәйге урман синең үзеңә дә кадерле: һәр килгән саен яңа ягын ача ул. Ләкин тын йөрүеңне, күренмәвеңне ярата. Үзең — күр, үзең — күренмичә йөри бел, дип әйтә күк. Чөнки урман ул халкы белән генә чын урман. Ә урман халкы — сак та, шүрләүчән дә. Урманны аларның торган өйләре дип белгәндә, анда чын кеше булып йөргәндә — ни кылса шуны кыла бирә бу халык. Шул кылган эше белән кызыклы да һәрберсе, шул чакта яңа ягын күрсәтә дә һәрбере. Ә инде килә-килешеңә урман саесканы очраса, «урманга керә!» — дип, бөтен ишләренә сөрән салса, юл буе озата баруларын көт тә тор ул чагында. Очып та, шау-шу кубарып та озатырлар үзеңне. Син әле барыр җиреңә дә җитмисең, аларга инде ничек аяк атлавыңа чаклы билгеле! Дүрт аяклымы, әллә канатлымы ул — ай күрә, кояш күпсенә... һәрбере яки торган урынын калдыра, яки посарга, яшеренергә өлгерә. Ә үзе шыпырт кына сине күзәтә. Тын кала зур урман, гүя бөтенләй бушап кала.
Әләкче урман саесканы шушы начар гадәтеннән бары көзен генә арына. Дөресрәге, тамак ягы тарайгач, урманын ташлап китәргә мәҗбүр була. Куаклы урманда аңа яз һәм җәй айларында рәхәтнең рәхәте — бөҗәкнең төрлесе: ефәкче һәм сабак кортлары дисеңме, мыеклач коңгыз һәм филчекләр дисеңме... Кырыпмы-кыра шушы корткычларны бу кошкай! Алар беткәч, татлы җиләккә дә күчә. Ә инде нишләсен, ара-тирә куаклы урманын да ташламый. Күрше имәнлеккә оча ул: анда имән чикләвеге төп азыгына әйләнә. Кышкы запасны да шуннан җыя ул. Томшыгына сыйган кадәр чикләвек каба да яфракларын койган урманына ашкына. Китергән саен тамыр араларына кыстыра. Имән каргасы имән чикләвеге яшерә!
Әмма салкын кыш чикләвекне аның үзеннән дә яшерә. Чөнки ак кар калын юрганы белән чикләвекләрне томалап китә... Инде нишләсен кошкай? Тапканы үзенә, калганы — үсүгә. Әнә шулай итеп имән каргасы яңа имәнлек үстерә.