Найти в Дзене

ГАРӘФИ ХӘСӘНОВ "ЕЛНЫҢ 4 ФАСЫЛЫ"_ӘДӘБИ МАРАФОН 2024

-2

-3

#10нчыкөн

#Әдәбимарафон2024

#Татарстанязучыларберлеге

#Татнетныүстерүфонды

#Белемрадиосы

#Татарстанкитапнәшрияты

#Биектаурайоны

#Айбашавылыкитапханәсе

#ГарәфиХәсәнов

#Елныңдүртфасылы

Автор: ГАРӘФИ ХӘСӘНОВ

Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1991 нче ел

ГӨБЛӘ

Куак һәм агачлар да бетли икән ич. Бакча я урман агачымы ул — барыбер бет баса. Хәтта болындагы үләннәргә дә бет төшә. Кырларда — ашлыкка да төшә. Кыяклы яки кузаклымы ул — аңа хас булган бете эштән чыгара. Әле яшелчә бакчаларына да җитешә. Кәбестә бете дә, чөгендер бете дигәне дә була.

«Бетләр» дип болай гына әйтәләр. Бик вак һәм бик күп булганга. Ихтимал, үсемлекнең «канын» — үстергеч суын суырганга дадыр. Ә болай «гөбләләр» дип йөртәләр.

Гөбләләрнең ничек үрчүләрен сөйләргә исәп, чөнки үрчүләре ифрат та кызыклы.

Минем чөгендер гөбләләрен күзәткәнем бар. Язын алар иң элек кабар агачында килеп чыгалар. Каты кабыклы вак-вак йомыркалары көздән бөреләр төбенә салынган була. Гөбләләрнең үрчүләре әнә шул канатсыз гөбләләрдән башлана. Алар шул чыккан агачларыннан да купмыйча, үзләре хәйран күп токым биреп өлгертә. Болары йомыркалардан да чыкмыйлар, тере килеш туалар. Бу яңа токым — бүтәннәрен тудыра. Бүтәннәр — тагын үзләренә тиңнәрне. Ничәмә-ничә буын булып куя шул рәвешчә. Әгәр син кабар яфракларына күз салсаң, тоз сипкән шикелле. Бу яфраклар тора-бара картая һәм саргая, җәй башыннан ук төс җуя, бөрешә, коелырга чамалый. Яфракның яшәр суы калмагач, коелмый нишләсен! Шунда канатлы гөбләләр дә күренә. Аларга «эмигрантлар» дип әйтәләр, ягъни күчеп китүчеләр. Болары инде туган урыннарын ташлап, тагын да яхшыракны эзлиләр. Канатлы гөбләләр чөгендер кырларына очып киләләр, андагы түтәлләрне басалар, чөгендер яфракларына куналар, сусыл яфракларның суын «эчәләр». Неп-нечкә нәни хортумнарын кадыйлар да, аларга махсус сыекчаларын да җибәреп, шулай аксым һәм крахмалны үзгәртеп, аларны шикәргә әйләндереп куялар. Ә инде шикәр бик тиз үзләштерелә. Озак та үтми, гөбләләр яңа буыннар да бирәләр. Яңалары тагын яңа буыннар бирү ягын карый. Әгәр шул яңа буыннарны санасаң... унике яңа буын чыккан дигән сүз! Анда канатлы яки канатсызлары да булалар. Канатсыз гөбләләр — шул чыккан яфракларында калалар, канатлылары исә кырдагы бүтән яфракларга да очып куналар. Көз җитәрәк, канатлы ата һәм ана гөбләләр дә туа. Бу соңгылары — тагын кабар агачларын эзләп таба да аларның япь-яшь ботакларына куна, бөреләр төбенә оялый. Аннары инде каты кабыклы вак-вак йомыркаларын салып калдыра. Яз җиткәч, яңа гөбләләрне көт тә тор!

Болардан тыш әле тагын солы гөбләләре дә бар. Солы гөбләләре нигезне шомыртларга салучан. Алар анда язын чыгып, үрчегәннән-үрчи барып, шомырт ботакларын ямьсезләтәләр, бөтенләй эштән чыгарып ташлыйлар. Ә инде шомырт яфраклары, яшь ботаклары картайгач... һаман да шул ук хәл: «эмигрант» булып куялар. Аерма шунда гына: болары иген кырларына күчәләр, кыяклы яки кузаклыларга оялыйлар. Якында иген кырлары булмаса — шомырттан үлән тамырларына төшәләр. Аларны шуңа үлән бетләре дип атыйлар. Җәен шул үлән тамырлары суын эчәләр. Шунда ук йомырка да салып калдыралар. Ә инде язын алардан вак-вак гөбләләр дә чыгалар. Ә иген кырларында булганнар... Көз җитү белән, тагын шомырт агачларына күченәләр.

Ләкин мин алма бакчасында торам ич. Ялгыз да тормыйм: янымда улларым да бар. Анда кечесе белән кызык хәлләр булгалый. Шул туймас гөбләләргә бәйләнгән. Үз күзләремә үзем ышанмадым бер көнне. Ничектер, бакча түренәрәк барып карасам... Улым алмагач ботагына үрелгән. Андагы яшькелт гөбләләрне сытып маташа. Ун бармагының унысы да саргайган. Төсләре аксыл-яшел булса да, сытуга, шулай сары төскә керәләр.

— Алардан сытып котылырмын дисеңме?

— Ичмасам, бераз башларына җитәрмен.

— Әллә шул тикле чиктән ашып киткәнме?..

— Ашмаган кая ул: яшь алмагачның бөтен ботакларын сарып алган!

Агачка якынрак килеп карасам — шаккаттым. Тозны учлап сипкән шикелле! Быелгы яшькелт ботакларга ямь-яшел сусыл яфракларга берегеп, шундый да тыгыз булып яталар. Җәй башында ук шулай ишәйгәч... тагын җәй уртасында нишләрләр?!

Билгеле инде, үз-үземне үк тирги башладым... Алмагач язын бөреләрен атканчы ничектер кулым җитмәде. Бары карт агачларга агу сиптердем. Ә агу дигәнем — язын гел карболинеум сыекчасын сиптерәм. Чөнки шул сыекча гөбләләрдән коткара. Ә быел кулым җитмәде... Алар кышлаган йомыркалардан чыкканнар да бүрткән шушы бөреләргә менгәннәр. Бөреләр яшел яфраклар яргачтын, үрмәләп шулар арасына кергәннәр. Алмагач гөбләләренә шунысы хас, алар күченеп йөрмиләр: гел алмагачларда калалар. Ә бүтән агачларда булсалар — әйтик, дүләнә яки грушада тусалар — алмагач гөбләләре алардан да күчмиләр. Ә ничек үрчүләрен уйласаң... һаман да шул ук хәл: чикне дә, чаманы да белмиләр. Бер-бер гөблә унсигез яңа буын бирә һәм бөтенесе бер үк агачта! Чыннан да, чәчләр үрә торырлык. Агачның үсүе үк тоткарлану дигән сүз бит бу.

Ачуны тагын кырмыскалар китерә. Вак кына кара кырмыскалар. Бакча кырмыскалары дип атыйлар. Агачта шулар ыгы-зыгы килеп йөгерә. Киметү, ярдәм итү урынына... үзләре гөбләләргә «сатылган». Аларны үзләре үк карап үстерә. Хәвеф килгәндә, күпмесен шулар алып китеп яшерә. Ник берсе берәрсен ашасын! Ул әле мыекчыгы белән сыпыра. Иркәләп, татлы «сөтен сава» — баллы чыгын чыгарта. Ялый да тагын китеп югала.

Ә «баллы чык» дип әйткәнем ашагач сеңми калган сыекча. Гөбләләр аны өзми-куймый чыгара. Гөблә тиресе шундый да юка бер нәрсә: аның аркылы су да бик тиз очучан, гөбләне кипшетеп тә куючан. Ә шушы баллы чыкны чыгарса, тиресен шуның белән капласа — кая ул кипшенү... Ул шуңа өзми-куймый «эчә» дә, аксым һәм крахмалны үзгәртеп, шикәргә әйләндерә. Ләкин валчыктай мондый нәнигә бит алай күп тә кирәкми... Артыгын шуңа өзми-куймый чыгара. Ә чыгарганын кырмыскалар ярата. Мин шушы «туя белмәс» гөбләләрне күрәм дә яшь алмагачларым өчен сызланам. Шул чак, һич уйламаганда-көтмәгәндә, алтынкүзне шәйләп алдым. Күрми дә торганмын. Гөбләләр төсле үк аксыл-яшел бөҗәк ул. Ялтырап торган челтәр канатлы. Күзләрен — исеме үк күрсәтә. Үзе дә, исеме дә ни тора! Алтынкүз, челтәр канатларын җәеп, бары төнен очкалый. Ут яктысына очып килә ул. Ә көндез яфраклар ышыгында кымшанмый да утыра.

Эчемә җылы кереп китте шуны күргәчтен. «Ул булгач була инде,— мин әйтәм.— Гөбләләрнең кирәген бирсен әле!» — дим. Хәер, гөбләне алтынкүз үзе кырмый, аның кортлары кыра. Кортлары йомыркадан чыга. Ә вак-вак йомыркаларын ул яфрак асларына салучан. Әнә ич кортлары да! Берсе нәкъ миңа карап тора күк. Үзе гөбләләр төркемендә казына, ә үзе миңа карый шикелле. Мин булсам була инде дип, әйтерсең күзгә карап мактана. Озын һәм йонлач алты аягына баскан килеш, урактай үткен казналыгын тырпайткан. Гөбләләр агач суын суыра, бу исә гөбләләрне суыра... Ул кып-кыска, неп-нечкә корт. Ә үзе нихәтле агачны саклап кала. Ул әле урманга да булыша. Димәк, күз-колак булмый торган урыны да юк. Алтынкүз дип юкка әйтмәгәннәр икән шул. Әле мин белгән чылтыравык бөҗәкләр дә бар. Мин белгән бүтәннәре җитәрлек. Берәмләп сөйли китсәңме? Бу китап бите үзе җитмәслек! Алары — иген кырында. Болында, яшелчәлектә. Нинди төр гөблә булмасын — үзенең дошманы да бар.

Мин шуңа күрә улымны да тынычландырам:

— Куй, бүтән пычранма,— дим.— Алтынкүз бар чагында... Син менә шуны тотып алып кил. Күбрәк булсыннар.

Ә улым риза түгел.

— Юк, әти, усал бит ул,— ди.— Тоттыңмы, сасы нәрсәсен чыгара. Тотарга теләсәм, әле бер дигән чуар тараканнар бетмәгән. Алар да гөбләләрне күралмый. Мин хәзер шуларны җыеп китерәм.