Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1991 нче ел
БҮ ҮСЕМЛЕКНЕҢ ҖИЛӘКЛӘРЕ КЫЗЫЛ ТӨСТӘ, КЫЗЫЛ КАРЛЫГАНГА ОХШАГАН. КАРАП ТОРЫР ӨЧЕН БУ КУАК ГАЯТЬ МАТУР, ҮЗЕНӘ ТАРТЫП ТОРА, ӘММА БИК АГУЛЫ САНАЛА. УРМАНДА, КЫРЛАРДА, БОЛЫНДА, ТАУЛЫ УРЫННАРДА ЙӨРГӘНДӘ САК БУЛЫГЫЗ!
https://minzdrav.tatarstan.ru/index.htm/news/2112239...
https://ru.wikipedia.org/wiki/Волчеягодник_обыкновенный
Мин үзем апрельне яратам. Шау-шулы вакыт бу. Тынгысыз гөрләвекләр шарлап агалар, елгада бозлар берсен-берсе куып узалар, иртә-кич дими, сайрар кошлар кайта торалар. Шуларга урман шау-шуы да өстәлсә...
Әмма агачлар яшел шәлләрен япканны, башларын иеп сәлам биргәнне — берсен-бер көтмим мин. Үземнең төпчегемне ияртәм дә ылыслы яки яфраклы урманга — бик еракларга сәфәргә кузгалам.
Быел да шулай булды. Карлар эрер-эремәс үк, улым белән яфраклы урманга киттек. Яфраклы дигәч тә... Урманга әле яз да килмәгән, бары тик кашсу җирләр кардан арчылган, урман үтәдән-үтә күренә. Агачлар әле дымга чыланып, каралышып утыралар. Әле яфрак бөреләре генә шартлап ярыла.
Ялангач шушы урманда... беренче чәчәкләр! Хуш исле, вак-вак, алсу, күркәм чәчәкләр. Яз, димәк, урманны да читләтеп узмаган! Чәчәкләр нәкъ вакытында, агач һәм куаклар яфраксыз чагында күзләрен ачканнар. Аларны шуңа умарталар сарганнар. Ерактан күргәннәр, хуш исен әллә кайдан сизгәннәр. «Безз» дә «безз» итеп, татлы балын җыялар. Шөпшә һәм төклетуралар да бар. Димәк, алар да тәмлетамаклар. Бу нинди агач дигәндә, әйтерлек зур да түгел ул. Кечерәк кенә бер куак. Исеме — бүре курысы. Курыслы алайса... Мин түгел, төпчегем дә белә бу хакта. Ул аны ничек белә дигәндә, бу купшы куак үзе өйрәткән. Малайлар искиткеч өлгер халык бит алар. Мин бер читкә борылган арада, төсенә һәм исенә кызыгып, төпчегем аны ботарларга керешкән. Ботарлап матур гөләп (чәчәк бәйләме) ясый, янәсе. Әйләнеп карасам... ул инде нечкә сабакларын сындырырга тотынган. Ләкин бүре курысы алай тиз генә сындырта торган куаклардан түгел. Бөгә һәм әйләндерә калсаң да — теткәләнеп бетә, мунчалага әйләнә, әмма өзелеп чыгарга исендә дә юк. Сындырырга сусыллыгы ирек бирми аның. Яран гөле һәм аю баланының исен чыгарган ул куакка ни өчен бүре курысы диләр соң әле? Курысын бүре төшермидер ич? Юк, һич тә алай түгел. Бүредәй усаллыгы өчен шулай дигәннәр. Агуы белән усал куак ул. Моның шулай икәнен төпчек улым татыды: сындырып эше чыкмагач, ул аңа теше белән ябышкан. Сабагын тешләп өзә, янәсе. Менә ул аны өзеп тә чыгарган. Берсен һәм икенчесен өзеп алган ул. Гөләбе матур чыккан чыгуын... Ләкин ул үзе аңа карамады да. Төсе үк качты малайның, агарды, күгәрде, аягында басып торырлыгы калмады, авыз ачып сүзен әйтә алмады — шултикле хәлсезләнде малаем. Кулында пешкән эзләр күренде. Кайнар су тигән күк, теле кабарып чыкты.
Язын агуы курыс суында булса, җәен яфракларында, кып-кызыл сусыл җимешләрендә була. Җимешләрендә бигрәк тә куәтле. Аның җимешләре кан тамчылары күк. Өзеләм-төшәм дигән кебек, чак асылынып торалар. Сусыл да булгачтын... авызга ничек капмыйсың? Мөгаен, төпчегем дә шуңар алдангандыр. Урманга бар да, җиләк капма, янәсе. Аны-моны абайлап тормыйча, шушы бүре җиләкләрен авыз иткән ул. Шундук авызын яндыргач, төкереп тә ташлаган. Ярый әле йотып өлгермәгән, эченә агу алмаган. Яхшылаб¬рак караса — әлеге дә баягы бүре курысының җиләге икән ләбаса! Кайтып, үзе шулай сөйләде.
Әйе, агачына бүре курысы дип әйтәләр, ә кызыл җимешенә бүре җиләге диләр. Аны тик кошлар рәхәтләнеп ашыйлар.
Улымны әйткәндә... Ул әллә куагын ук танымаганмы? Ул әллә шуңа белми капканмы? Шулайдыр, күрәсең. Язын ул аны яфраклы урманда, бу юлы бүтән җирдә, ылыслы урманда очраткан. Анда да булыр дип башына да кертмәгән.
Агулы бүтән үсемлекләр җитәрлек. Аларын татып тормаган. Авызы пешкән өреп капкан диләр ич. Хәзер шәп җиләкне дә карап каба ул.