Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1991 нче ел
Чәчәкләр язын үги ана яфраклары ачып җибәрә. Әле кар эреп бетмәгән, әле боз агып китмәгән, әле умарталар тышка чыгарылмаган... Ә алар сары утлар кабыза. Һәм китә шуннан соң... Алсу яз чәчкәсе, зәңгәрсу яз нуры, саргылт яз йолдызы... — яшь үлән арасында нинди тәүге чәчәк күренми! Шомырт та чәчәк ата бер заман. Хуш исе бөтен тирә-якка тарала. Аннары миләшләр... Тора-бара шундый вакыт җитә — кайтасы кошлар кайтып бетә, көннәр озая, күңелле җәй килә. Килә, тик бусаганы атламый. Сиреньнәр... Сирень чәчәк ата — яз белән җәй икәү бергә очраша. Хәзер һәр үткән-барган кулында хуш исле алсу чәчәк бәйләме! Тик ул да акрынлап төс җуя, коела ук башлый. Шунда яз-матур чигенә, күңелле җәй керә. Җәйнең беренче чәчәкләре күренә. Гөлҗимеш чәчәк¬ләре алсу утлар яндыра. Ул әле әйткән шомырт куаклары янында, миләшләр янында, хәтта ак каен тирәсендә купшыланып утыра. Таллар һәм зирекләрне дә дус күрә. Кайда ышык — шунда алсу утлар кабыза. Алсу яки аксыл-кызыл таҗчыклы, бишәр таҗ яфракчыклы, күз явын алырдай матур, хуш исле чәчәкләр. Күп санлы серкәчләр, күп санлы җимешлекләр белән туп-тулы. Алар гөлчәчәкләрнең кыргые, аларның ата-бабасы. Чөнки бу мәшһүр чәчәкләр шушы гөлҗимешләрдән килеп чыкканнар. Кеше¬нең алтын кулы чыгарган. Алты мең төрле чәчәкләрен чыгарган! Төсләре, рәвешләре белән аерылалар. Кызыл һәм сарылар, ак һәм кара чәчкәләр... — һәммәсе күзнең явын ала торганнар. Чәчәкләр патшасы дип юкка әйтмәгәннәр икән шул.
Яшел җирлектә зур-зур чәчәкләр... Таң калам, аерыла алмыйм алардан. Эре һәм якты чыкка чылануларын яратам. Гүя яшь ара елмаешып торалар. Чык түгел — шатлык яшьләре. Берсен, түзмичә, өзәргә дә чамалыйм. Ләкин һәр яшел яфракчык төбендә — икешәр чәнечке. Кагылсаң, үкенерсең дигән күк, искәртеп торалар. Димәк, ботакның ботарланасы килмәгән... Матур да булсын ул, үз кадерен үзе дә белмәсен — алай булмый, күрәсең. Табигать, димәк, үзе шулай ясаган. Ул назлы чәчәкләрне мөмкин кадәр озаграк сакларга уйлаган. Алар май уртасында күренә, июльгә тикле күзне иркәли. Җәй буе шиңүне дә уйламый. Әгәр шул үткен энәләре булмаса һәм үткән-барган өзә башласа? Әйе, табигать моңа үзе ирек бирмәгән.
Менә алтын көз ишек ача бер заман. Сентябрь башлана. Гөлҗимеш шунда тәмам үзгәрә: исемен җисеменә туры китерә. Гөл кебек күркәм җимешләрен күрсәтә. Озынча-түгәрәк, кан кебек кызыл җимешләр... Куак үзе дә янган утка охшап калган: инде вак яфраклары да кызарган. Димәк, бу кызыл җимешләргә бал кергән, бүтән көзге җимешләр кебек үк, алар да тәмам өлгергән! Бу — шуның билгесе. Ашасаң, үкенмәссең дигән күк, үзләре «ал!» дип торалар. Тик болар ялган җимешләр. Куагы, димәк, үзе хәйләкәр. Матур да булсын, аз гына хәйләкәр дә булмасын — алай да булмый, күрәсең. Чыннан да, куак куагын, ә үзе хәйлә капчыгы: чын җимешләрен оста яшергән, бары тик ялган җимешләрен күрсәткән! Җәй буе нәфис чәчәкләре ут янса, хәзер шул ялган җимешләре кызара. Кызара, күзне яндыра. Әйтерсең нәни-нәни чүлмәкләр... Чын җимешләре шушы «чүлмәкчек»ләр эченә кереп посканнар. Җимеш дип әйтеп булмый да: үзләре вак, үзләре каты, төсләре дә саргылт. Сөяк кыйпылчыкларымыни. Ләкин син әле аны-моны белмисең: бары шул кызыл җимешләрен күзлисең. Аларның ялган булуларында да эшең юк. Берсен, кызыгып, авызыңа кабасың. Шикәр дә бал гына. Йомшак та җитмәсә. Ул шундый, тешсез әбиләр дә ашарлык, дип куанып та куясың, һәм тиз генә... төкереп тә ташлыйсың. Чөнки шул каты сөяк кыйпылчыклары янында... ниндидер каты йоннары да бар! Уалып торалар. Ирен һәм телгә кадалып, ашама, ташла, дигән кебек булалар. Куагы, димәк, икеләтә хәйләкәр: әле шул ялган җимешләре белән кызыктырып китерә, авызга алдыра, чын җимешләрен кире ташлата, аларны чәйнәттерми дә. Аларны ташлатып, үрчергә, таралырга тырыша.
Чәйним дип тормыйм да! Миңа шул ялган җимешләре бик җиткән. Алары татлылар. Берәмләп иренгә дә кысам мин, итләч һәм баллы йомшагын да суырам. Баш бармак тиклеләр. Юкка гына «аю камыры» дип йөртмиләр икән.
Менә шул ялган җимешләрдә инде С витамины. Көн саен өч-дүрт җимеш ашасаң, шул бик җиткән. Витамин ягыннан алганда гөлҗимеш атаклы кара карлыганны уздыра: ун тапкыр күбрәк. Лимон һәм алмаларга караганда йөз тапкыр мулрак. Бары чи килеш, баллы килеш ашап кал. Кагын һәм мармеладын ясап кал. Кесәл һәм компотын да кайнатып үзеңне, дусларыңны ешрак сыйла. Повидло яки вареньесы да бик татлы — шунысын да онытма.
Хәер, бу баллы җимешләре коела да белмиләр. Чәчәкләре җәй буе торсалар, җимешләре көз буе матурланалар. Хәтта кышын да кызыл булалар. Җир өстен ак кар каплаган, ә анда — кызыл тамчылар... Ләкин кошлар да читләп узмыйлар, ул тәмле тамаклар син ашыйсыны ашап куялар.
Хәер, чи килеш ашау гына димәгән. Аңардан кышлык запас ясасаң... Мин көзен җыеп калам аларны. Бу эшне салкынга да калдырмыйм. Югыйсә тышта туңып, ә өйдә эреп куялар. Эрегәч витаминын җуялар. Җыям да киптерәм. Кыш буе татлы, витаминлы чәен эчәм. Аның сихәтен әйтеп бетерерлек тә тугел: кан бозылганда, үпкә һәм бавырлар шешкәндә, сары су төшкәндә, уникеилле эчәкләре газаплаганда, ашказаннары авыртканда, үт капчыклары сызлый калганда эчәләр. Әнә нихәтле авырудан имен табалар. Ләкин ул ялган җимешләре белән бетми, чын җимешләр үзләре дә кирәк. Алар үзләре сөяк кебекләр, үзләре... ярага да бер дигән.
Аның бит әле яфраклары да бар. Җәен шул яшел яфракларын да җыеп, суда тотсаң — эч авыртканны бетерә. Тимрәү чыкса да, шул яшел яфрагын ябу өстенә, настоен юкка сөртмиләр...
Ә соң тамырлары! Бөергә таш утырса яки таш бәвел юлын капласа, ул чагында шушы тамырларын онытма! Ул әле бизгәк тотканда да файдалы. Кайнатып, кызгылт суын эчәсең, сихәтен күрәсең...