Найти тему

ГАРӘФИ ХӘСӘНОВ "ЕЛНЫҢ 4 ФАСЫЛЫ"_ӘДӘБИ МАРАФОН 2024

-2

-3

#6нчыкөн

#Әдәбимарафон2024

#Татарстанязучыларберлеге

#Татнетныүстерүфонды

#Белемрадиосы

#Татарстанкитапнәшрияты

#Биектаурайоны

#Айбашавылыкитапханәсе

#ГарәфиХәсәнов

#Елныңдүртфасылы

Автор: ГАРӘФИ ХӘСӘНОВ

Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1991 нче ел

АРТЫШ

Моннан хәтсез күп еллар элек, мин бәләкәй чакта җәпле бер таягы бар иде әтинең. Таяк дип әйткәч тә... Шактый ук юан кәүсә кисәге. Урта җиреннән ботакчыгы тырпайган. Әти үзеннән шуны калдырмый: өйгә дә алып кайта, умарталыкка киткәндә дә онытмый иде. Ул аны, зурлап-кадерләп, хәзинә саклаган шикелле, стенадагы чөйгә элеп куя иде. Миңа бу хәл бик сәер тоела иде. Бер мәлне түзмәдем, нигә шулай кадерләп йөртүен әтинең үзеннән сорарга батырчылык иттем.

Әтием бары мыегын бөтерде, мыек астыннан көлеп куйды — таягы белән горурлануын сиздерде. Хәзер мин үзем әти булсам да, аның әйткәне бүгенгедәй хәтердә.

— Хикмәтле агач! — диде ул. — Менә шушы кечтеки генә ботакчыгында хикмәте!

Шулай дип әйтте дә андагы еллык катлауларны күрсәтте.

— Я, шуннан соң? — дип сорадым.

— Шуннан соң шул,— дип ялгап китте әтием.— Бар хикмәте дә еллык катлауларында. Дымны төрлечә ала торганнар. Аны тик тышкы катлаулары мул ала, ә эчке катлаулары азрак ала, шуңа элегрәк кибүчән. Дым кими төшүгә, әлегә яңгыр коеп яуса да, кибәргә керешә. Ботакчык акрынлап төзәя. Дым арта төшкәндә, ул тагын эчкә бөгелә.

Менә бит ничек икән! Бу чаклы сизгер ботак дип кем уйлаган! Ботагы шундый булгачтын, агачы нинди икән соң?!

Артышка шуннан башлап игътибарны көчәйттем.

Ул әллә ни зур куак та түгел. Ике-өч метрдан узмый да торгандыр. Кояшлы ачык урыннарны ярата. Сирәк агачлы яфраклы урманда, яшь наратлыкта очрый. Комлы урынны куаклык булып каплап алырга ярата. Әгәр инде ташлы тау булса, аны да читләми — ул анда урман булып утыра. Урман дип әйткәч тә... Анда тик сирәк-мирәк күренә... Ләкин үләнсез коры урын булуын, гел җимереләм дип торуын онытма. Ул шулай ташлы тауны җимертми, аннан да бигрәк — шул ташлы тауга ямь өсти. Ә инде чыршылыкка хас төсмерлекне артыш бик үк өнәп бетерми. Тик шулай да чыршылыкта аны сирәк-мирәк очрата аласың. Ник дигәндә, чыршы урманын кара җиләк ярата, ә кара җиләкне... артыш ярата. Шул куакчыклар хакына әлеге саңгырау, төсмер урманда да үсәргә риза ул. Һәм анда куак дип тә булмый артышны. Ун- унбиш метр зурлыктагы чын агач булып җитлегә.

Көз җитү белән табигатьтә һәммә нәрсә сулып кала. Үләннәр кибешә, чәчәкләр шиңешә, агачлар шәрә хәлгә килешә. Күз иркәләрлек берни дә күренми. Ярый ла нарат урманына тап булсаң. Яки чыршы урманына юлыксаң. Яшел төс бары анда саклана. Ә күңел дигәнең яфраклы урманны, андагы яшеллекне юксына. Ә яшеллекнең әсәре дә калмаган. Күңелең кителә, нәрсәдер җитмидер төсле тоела. Шул чагында әллә кайлардан ерактан күзеңә түм-түгәрәк, ямь-яшел шар ташлана. Аякларың ирексездән шул якка таба атлый. Яфраклы урманда артышлар яшел-киемнәрен салмаган икән ләбаса! Ничәмә-ничә артыш куагы бар — һәммәсе уч төбендәгедәй күренә. Күзеңне бөтен урман буйлап йөртәсең, артыш куакларын, ямьле яшел шарларны эзлисең.

Кырым һәм Кавказда, кояшлы диңгез ярында, мәһабәт кипарислар үсә ич. Безнең артыш та шуларның туганы. Ә алар йомшак ылыслы, назлы һәм сусыл агачлар. Берсенең берәр ботагын кистең исә — дулкынлы иркен боҗралар шикелле киң булып еллык катлаулары күренә, теш камаштыргыч татлы исе бөркелә. Кояшка мул җирләрдә, рәхәттә, иркәлектә үскәнгә шулай ул. Ә артыш — безнең яклар куагы. Кояшлы диңгез яры урынына — өшеткеч көзге яңгырлар, шартлаткыч кышкы суыклар... Ә бездән арырак? Әйтик, кайдадыр ерак төньякта? Ул шушы салкын якларга да барып җиткән ич. Ул әле биек таулар башына да кунаклаган ич. Кар анда мәңге эреми. Ул шулай кайда гына үссә дә, җил-бураннардан кыйналып, сынып һәм теткәләнеп гомер кичерә. Бер нечкә генә ботагын кисеп карасаң, андагы еллык катлауларны санасаң, исең-акылың китәрлек: төньякта бер гасыр, ике гасыр гомер иткән артышлар очрый. Ә менә Тянь-Шянь тауларында ике мең еллыгы да очраган. Шул чаклы да түземле һәм бирешмәүчән булыр икән!

Әйтерлек матур дип тә булмый артышны. Шундый да ботак-чатаклы... Ник кенә көрән кайрысы күренсен. Тар, озын яфраклары да бик сәер, шуңа яфрак-ылыслар дип атыйлар да аларны. Ылыслы агачларга хас булганча, артыш та җәен һәм кышын яшел тора. Әмма яз килгәнне ул да сизми калмый, әлбәттә, май аенда купшыланып китә — яшькелт һәм саргылт чәчәкләргә бизәнә. Алар ник ике төстә дигәндә — ата һәм ана чәчәкләр. Үзләре бер үк агачта, үзләре җенестәш. Ата чәчәкләр саргылт төстә булып, алкаланып торалар. Аларны шуңа сыргалар дип атыйлар. Ә яшькелтләре — ана чәчәкләр. Язгы җил сырга тузаннарын очыра, ана чәчәкләргә кундыра. Алар шул ике өйле чәчәкләр, бүтән чит куакныкын китерәсе юк.

Артыш өстендә алтын тузан болыты...

Ә инде аталанып куйгачтын яшькелт чәчәкләр урынында ямь-яшел тубырчыклар пәйда була. Аларга тубырчык-җиләк диләр. Язын да яшел ул, көзен дә яшел килеш саклана. Фәкать икенче елның көзендә генә ул тубырчыклар чын-чынлап җиләккә охшый башлый. Хәзер инде алар йомшарып, балланып китә һәм төсләре дә үзгәрә: зәңгәрсу-кара төскә керә, үзеннән хуш исләр бөркелә.

Артыш җиләген кышкы кунаклар бик ярата. Төньяктан кайткан чәрелдәвек, карабүрек, корташар ярата. Безнең якларда кышлаучы баркылдык, боҗыр, көртлек һәм урман тавыгы ярата. Куагы саен кышкы сый бар. Төлке һәм бүре халкы да, поши да читләтеп үтми бу татлы җиләкне. Бу хикмәтле куакның сихәтен без дә күргәли торабыз. Артыш җиләгеннән ясалган баллы суга чак кына спирт кушып, тәнеңне шуның белән уасың икән — буыннарыңның сызлавын бетерә. Ник дисәң, ул эфир маена, һәртөрле кислоталарга да бай икән. Серкә һәм алма кислотасы, кырмыска кислотасы, аның өстенә чәер һәм балавыз да бар икән. Шуларның бөтенесе булгачтын... сихәте тими нишләсен, бик тия! Ашап та ашың сеңмәсә, шул инде булыша. Тәнеңне бизгәк калтырата башласа, я нервларың какшаса, шул инде савыктыру китерә. Ә тагын корчаңгыны бетерә. Берәмләп саный китсәңме...

Ләкин җиләге белән генә димәгән: кыяр я гөмбә тозлыйм дигәндә, артышның мунчаласы ни тора! Мичкәне шуның белән юсаң, бөтен күксегәнне юк итә, төрле яман исләрне куып чыгара. Итне һәм балыкны артыш төтененә ыслыйлар. Иткә һәм балыкка шул татлы тәм бирә, бозылудан саклый, җитмәсә. Боздырмау димәктән, агачы савыт-сабага да бер дигән. Тирән бер җамаягын ясыйсың, шунда сөт яки азыкларны саклыйсың. Сөткә ул әчергә ирек бирми, бүген сауган кебек тота. Хәер, аның файдасын болай санап бетерә торган түгел.

Артышның янә бер гүзәл сыйфатын гына әйтеп үтим:

ул һаваны төрле бензин, газ исләреннән арындыра, сафландыра. Әмма искиткеч файдалы артыш куагын без ни өчендер шәһәр урамнарында һәм паркларда үстермибез. Ә бит артыш — ямьле куак, җәен-кышын, язын-көзен яшел куак...