Найти тему

ГАРӘФИ ХӘСӘНОВ "ЕЛНЫҢ 4 ФАСЫЛЫ"_ӘДӘБИ МАРАФОН 2024

-2

-3

#5нчекөн

#Әдәбимарафон2024

#Татарстанязучыларберлеге

#Татнетныүстерүфонды

#Белемрадиосы

#Татарстанкитапнәшрияты

#Биектаурайоны

#Айбашавылыкитапханәсе

#ГарәфиХәсәнов

#Елныңдүртфасылы

Автор: ГАРӘФИ ХӘСӘНОВ

Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1991 нче ел

АЛА МИЛӘҮШӘ

Бер үк сабакта төрле төстәге чәчәкләр... Шәмәхә чәчәк, кызыл һәм сары чәчәк. Аны чүп үләне дип кем әйтер: күзнең явын алып тора бит! Ләкин ни тикле матур булмасын, шулай да арыш басуында чәчәк атып утырганын күргәч, бер дә сөенмиләр шикелле. Игенне чистартмыйча да чәчмиләр инде югыйсә, бик шәпләп җилгәртелә, сортка да аерыла, шуңа да карамастан, орлыгы һаман кала бирә. Ала миләүшә ул һаман арыш арасында булучан. Бодайдан курка дипме әйтергә... Җәен дә үсә ала миләүшә, тик иген арасыннан күренми. Бар матурлыгын көзен күрсәтә: зур үсеп куя ул, ерактан игътибарны үзенә җәлеп итә. Ни өчен дигәндә, көз болай чәчәкләргә ярлы чак: күк чәчәк, җитен чәчәк дигәннәр, ак чәчәк тә кандала үләне... Бәлки, тиңнәре калмагач матур күренәдер ул. Тик аның өчен генә түгел икән шул!

Шиңү дигән нәрсә исендә дә юк ала миләүшәнең: яңадан-яңа төймәләрен чыгара, һаман да яңа чәчәкләрен ачарга, гел матур күренергә чамалый. Шул бер үк сабакта... җитешкән орлыкларын да саклый, булачак чәчәкләр, шунда ук ачылачак чәчәкләр, ачылган чәчәкләр — һәммәсе бер үк сабакта. Озынча орлык тартмачыклары ук бик кызык: өч якка ачылмалы, тоташ өч көймә шикелле. Өч көймәнең өчесе дә өлгергән орлык белән тулганнар...

Шулкадәр бай булуына, мул булуына сокланып карап кына торганда, берзаман ниндидер чытырдау ишетелгән төсле тоелды. Бер орлык минем күз алдымда кинәт көймәсеннән сикерде. Мин күрсен дигән күк! Шундук икенчесе сикерде, аның артыннан өченчесе атылды — бер көймә тәмам бушап калды. Тагын чак ишетелерлек чытырдау... Тагын бер кырый орлык читкә ташланды. Икенче көймәдән. Янә бер орлык... Аннары аның янындагысы... Шулай икенче көймә дә бушады. Анысы бушауга — өлгергән орлыклардан соңгысы да арынды. Орлыклар бер-бер артлы көймә кырыена ыргытылдылар. Кагылмый-нитмичә! Мөстәкыйль рәвештә! Һәм ташланганы бере читкә чәчри торды. Чыннан да таңга калдырырлык хәл!

Басуга ни өчен килгәнемне оныттым. Өйгә кайтасы барын оныттым. Орлыклар әнә ничек атылалар икән дип, аяклар гүя баскан җирләренә ябышты. Күзәтсәң, күрми калмыйсың: сәбәбен тора-бара төшендем, «Көймәнең» юка стенасы кибеп китүдән сикерә икән орлыклар. Кипкәндә «көймә» стенасы бөгелә, орлыкны читкә ыргыта. Аз-азлап кибә ул, берәмләп ыргыта. Орлыгы шулай читкә тарала!

Матурын матур ала миләүшә, шулай да әле әйтеп киткәнчә, чүп үләне дип санала. Чүп үлән урын сайламый дип әйтәләр, бусы менә арыш басуын сайлаган. Ул шуның белән бик яман. Хәер, мин аны бакчада да еш күрәм. Ул шулай кеше йөрер җиргә ямь бирә, һәм кеше аны үзе үстерә. Бу күркәм чәчәкләр, яз салкын килсә дә, сулу һәм шиңүне дә белмиләр. Башларын җәйге челләдә дә имиләр. Көзен дә ямьлеләр. Инде күбәләк карлар төшә башлый, ә алар һаман матурлар. Үзләре — эреләр. Бары төсләре, гадәтләре кырныкы. Ә болай гүя бүтән чәчәкләр. Кешенең алтын кулы шундый иттергән! Шул алтын кулы кыргый чәчәкләрне үзгәрткән һәм бер дигән ала миләүшәләр китереп чыгарган.

Сүзне дә шуны әйтер өчен башладым. Кешенең алтын кулын мактау өчен, аңа дан җырлау өчен башладым.