Найти тему

ГАРӘФИ ХӘСӘНОВ "ЕЛНЫҢ 4 ФАСЫЛЫ"_ӘДӘБИ МАРАФОН 2024

-2

-3

#4нчекөн

#Әдәбимарафон2024

#Татарстанязучыларберлеге

#Татнетныүстерүфонды

#Белемрадиосы

#Татарстанкитапнәшрияты

#Биектаурайоны

#Айбашавылыкитапханәсе

#ГарәфиХәсәнов

#Елныңдүртфасылы

Автор: ГАРӘФИ ХӘСӘНОВ

Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1991 нче ел

АК ТӨНБОЕК

Төннең озынлыгы бер саплам. Суның май кебек талгын вакыты, үләннең нәкъ тулып җиткән чагы. Без печәнгә төштек. Печәнлегебез тын инеш буенда, аның да киң булып җәелеп, бормаланып киткән урынында — болын¬да.

Ял иткән арада без, малай-шалай, су янына йөгерәбез, битләребезне, муеннарыбызны юабыз, бер-беребезгә су чәчрәтәбез, чыр-чу киләбез. Ә берзаман, тирә-яктагы тынлыкта, су өстенең гүзәллегенә сихерләнеп, тынып калабыз. Төнбоекларны өркетмик дибез. Көннең нннди буласын шу¬ларга карап беләбез. Куш йодрыктай чәчәк төймәләре бергәләп өскә калыкса — көн менә дигән булачак, күтәрелми торса — көн бүген йөзен чытачак, яңгыр башланачак...

Бүген алар кояштан иртә өскә калкалар. Ачылмыйча, кояшны көтәләр. Кояшны үзебез дә көтәбез. Озакламый якты кояш күренер, сусыл үләннәрдәге чык тамчыларын киптерер — без шунда печән җыя башларбыз. Ә күзләр... күзләр һаман да чәчәк төймәләрендә! Матурның матурын — аларның ачылуын күрми калмыйк дибез, «эчтә этләр өрүенә» дә илтифат итмибез.

Хәзергә әле су өстенә ямьле яшел төс биреп, кул яссуыдай киң, йөрәк сыман уемлы төнбоек яфраклары гына тирбәләләр. Эчләрендә һава куышлыгы булганга, батарга уйла¬мыйлар да.

Шунысы кызык: төнбоек чәчәкләре җәйге көннең халәтен белгертә. Язгы суыклар китүен, җылы чаклар җитүен... Менә табигатьнең хикмәте!

Алмагачлар чәчәктә утырганда, май аенда салкыннар булып ала ич әле. Көндезләрен каты суыта, иртә-кичен кырау төшерәм дип куркыта. Җимеш агачларының чәчәген, тернәкләнеп китәргә өлгермәгән кыяр-помидор үсентелә¬рен — һәммәсен бер төн эчендә кырау сугуы ихтимал. Андый чакта син төннәр буе учак ягып чыгасың. Төтеннән чорматтырасың. Бу көтелмәгән суык кайчан бетәр дип, ут йотасың. Күл яки ермак тирәсенә барасын, су өстенә карыйсың, шунда синең эчеңә җылы керә: син көткән уемлы киң яфраклар өскә калыккан. Төнбоек яфраклары! Син инде беләсең: хәзер бу көтелмәгән суыкларга чик килгән. Ә инде бер калыккач, ул яфраклар һич тә батмыйлар — көзгә тикле су өсләрен ямьләндереп торалар...

Менә берзаман, каршы яктагы сыртлар артыннан, күңелле елмаеп, кояш күтәрелә. Миннән дә алда торгансыз, мине да уздыргансыз дип, ашыгып-оялыл күтәрелә ул. Күк йөзендә өелмә болытлар да күренә. Аксыл күчмә болытлар, гүя җилкәнле көймәләр, йөзәләр, йөзәләр...

Без һаман әле күреп туймаслыкны көтәбез. Безнең белән бергә җилкәнле болыт төймәләр, ефәк суүсемнәр, сусак кәрзиннәре, укъяфрак такыялары, өянке һәм бөдрә таллар да селкенү-кымшануны оныткан.

Сәгать биш тә тула. Шунда әлеге яшел чәчәк төймәләре сүз куешкандай бердәм ачылып китә. Ачылган бере ак йолдыз булып кабына.

Ак төнбоек!.. Табигать бу чаклы да матурлыкны тудырыр, пакьлек-сафлыкны иҗат итәр икән дип, онытылып карыйбыз, сокланып туя алмыйбыз.

Исемгә бай ул төнбоек. Ак лалә исемле дә ул... Су гөлчәчәге дә ул... Хәтта нимфея дә... Берсеннән-берсе матур исемнәр!

Соңгысы борынгы греклардан чыккан сүз. Имеш, бер сылу нимфа ак төнбоекка әйләнгән... Легенда инде бу! Тик аның легендага керүенә гаҗәпләнер урын юк: шулчаклы гүзәл чәчәккә борынгылар да сокланмый булдыра алмаганнар...

Һәр чәчәк уртасында бер кояш! Әйтерсең лә күктәге якты кояш белән игезәк. Шул сары «кояш»ларын күркәм турсайтып, алар көннәр буе кояштан күз алмый.

Кичке биштә янә су төбенә иңәрләр. Элек дүрт касә яфракларын төреп ябарлар, аннары гына әйләнеп тә тулганып бата башларлар. Ә хәзергә... су өсте бәйрәм көне күк! Якыннарында — сары төнбоеклар. Болары — су өстенә дә кагылмый, чак кына өскә күтәрелеп торалар, гүя шулай кал¬кынып нидер көтәләр.

Көтүләре юкка булмаган икән: бер заманны үрдәк бәбкәләре күренде. Соры йомгакчыклар. Тиктормас кошчыклар. Чумып уйнарга яратучылар. Алар кайларга гына очып кит¬мәде, кайларга гына өлгер йөзмәде. Әйтерсең лә су чәчәкләре белән куыш уйнады. Арада үтә кечтекие бар иде. Әнкәсе өстендә йөзде анысы. Тик ул алай тыныч кына түзеп утыра алмады — сикереп тә төште, төнбоек яфрагы өстенә менә дә башлады. Әй ничек тырышты... Ниһаять, киң яшел яфрак өстенә менеп урнашты. Су өсте уенын, күңелле җәйге бәйрәмне, ә-әнә кай җирдән, биектән торып күзәтте...

Гомергә истә калырдай күңелле, ямьле көн.