Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1991 нче ел
Җәй көне сыер да койрыгын чәнчеп печән чаба. (Әйтем)
Күктә болытның әсәре дә күренми. Ул күзне чагылдырып җемелди, үзе искиткеч биек... Җир белән ике арада көнозын алтын рәшә тирбәлә. Рәшә ул морҗадан чыккан эссе төтен кебек кенә, сизелер-сизелмәс кенә...
Болыннарда төрле исләрдән башлар әйләнә. Җир
җиләге, кандала үләне, әрем һәм чабыр төнәтмәсе исләре. Урманда булып урманда бөркү. Челлә вакыты... Ялан аяк комга басар хәл юк. Тавыклар келәт асларыннан чыкмыйлар, этләр, өрергә иренеп, килүче-китүчене күзләре белән генә озатып калалар.
Кояш баш өстеннән дә китми кыздыра. Эсселеккә елның бер генә ае да июльгә җитә алмый.
Мин өйне оныткан, урман һәм кырлардан, болын һәм аланнардан кайтмый йөргән вакытлар.
Җәй уртасы. Урманда юкә агачлары алтын-сары утлар кабызды. «Тал ком ярата, усак дым ярата», ди халык мәкале. Икесе ике төрле җирдә үссә дә алар берьюлы орлыкларын өлгертте. Тирәкләр дә алардан калмады. Сәрвиләр дә җыена башлады. Чәчәк атканы шулай язны искә төшерде, боларына әйтерсең инде көз керде.
Гөж итеп тора юкә урманы. Тырыш бал кортлары нектарын эчеп туймыйлар. Бал тамчылап җыела, ә шулай да хәзер чын мәгънәсендә бал чишмәсе ага... Бер оя умарта корты биш-алты килограмм табыш алып кайта, ягъни бер гектар юкәлек бер тонна бал бирә. «Юкәнең чәчәге - бал, кабыгы - юкә, череге - дару, агачы - утын». Әллә шул халык сүзен белгәнгә, чыга да алмый йөрим урманнан. Рәхәтләнеп андагы хуш исле һаваны сулап йөрим дә йөрим.
Җиләкләр җиләге - җир җиләкләре өлгерде. Хуш исе көннәр буе учтан китми торган җиләкләр. Җыям дип, ерак барасы да юк. Колхозның ындыр табагы тирәләре дә, урман авызы да җир җиләгенә мул.
Алар әйтерсең лә наян кызлар: бер нәни түмгәк артыннан, оялчан һәм шаян елмаеп, күрсәң - мин синеке, күрмәсәң - бүтәннеке дигән шикелле, табып алучыны, авызына кабучыны көтеп торалар. Әйбәтләп эзләмәсәң, тезләнеп күзләмәсәң, ул тәмле җиләкләрне күрми үтүең дә гаҗәп түгел.
Тагын ун-унбиш көннән кура җиләкләре өлгерер, янә берәр атнадан - нарат җиләкләре. Аннары, атна-ун көн үтүгә - кызыл бөрлегәннәр... Җиләкләр ае бу.
Чәчәкләр ае да. Болыннар чәчәкләрдән чуп-чуар. Монда күз алгысыз ала миләүшәләр, соклангыч тырнак үләннәр, искиткеч калтыравык чәчәкләр... Арада ниндиләре генә юк! Саргылт солыбашлар, ал кырчыллар, алсу канәфер чәчәкләре дисеңме - саный китсәң, бармакларың җитмәс. Бал бирә торганнары гына җитмешләп! Вакыты шундый: үсмәгәне - күзгә күренеп үсә, чәчәк атмаганы, бар матурлыгын күрсәтеп, күкрәп чәчәк ата. Арада әтәч кикрикләре дә бар. Сырланып-матурланып торганга, чыннан да, әтәч кикриген искә төшерә. Хәзер шул күркәм чәчәк ашыктыра башлады. Сабагым кипкәнче, анда орлыклар шалтыр-шылтыр иткәнче, чаба башлагыз дип, болын да чалгычыны көтә башлады.
Ул чалгысын көткән урыннар - мин чәчәк җыйган чиксез болыннар: түгәрәк зәңгәр күл, аны ураган күләгәле урман аллары... Безнең якта: «Зур чапкычка - зур урын!» - диләр. Шулай дип тракторлы чапкычларны әйтәләр. Җыюын да машина җыя биредә. Җыйганын - китерә, китергәнен - богыл итеп өя.
Тик теге якларда да болын бар. Алар - язын су кергән урыннар, ермак һәм күлләр белән кискәләнгәнгә, эш анда шактый озак бара. Шунлыктан атлы чапкыч, чалгы гына чаба.
Мин бүген әнә шунда төн кундым. Төн буе әти белән атлар сакладым. Иртәгесен, чыкка чыланып, дер калтыранып уяндым. Күздән йокы качты. Артык түзмәдем, шалаштан тышка мүкәләү ягын карадым. Янымда әти инде юк. Шалаш янында без саклаган атлар да юк. Алар күптән үк чапкычларга җигелгән. Чаба да башлаган.
Тугайны йокысыннан айнытып, чалгычылар чалгы да яный башлаган. Берәүләр, аны таптап алыйм дип, нык суккалый: «Чык бар чакта, иртә чыктык, иртә чыктык...» шулай дип әйтә кебек тоела. Янаучылар да: «Түз генә, үлән, түз генә, чабарга чыктык менә!» - дип әйтә сыман күренә.
Балакны тездән сызганып, тавышлар килгән якка атладым. Тик алар көтеп тормаган: кыр казларыдай тезелеп, чаба да башлаган. Бары да ап-ак күлмәктән. Әйтерсең чалгы селтәмиләр - ак канатларын киң-киң җилпиләр. Мин аларга сокланып карадым.
Алда зур ап-ак пулат күренә. Түбәсе ямь-яшел. Печәнчеләр шул якка баралар. Артларыннан хуш исле биек дулкыннар, киң такыр юллар калдырып, һаман кечерәя, һаман шул яшел дулкыннарга күмелеп, күренмәс була баралар. Мин түзмәдем, иң кырый ике дулкын аралый, үзем дә алга кузгалдым. Тик куып җитә алмадым. Стена булып торган биек үлән төбендә, качып-посып, ара-тирә җир җиләкләре күренде. Рәхәтләнеп шуларны ашый башладым. Мин бөтен дөньямны оныттым. Чабучылар, теге ак пулатка җитеп, шул арада монда да килеп өлгергәннәр.
Иң алдан килгәне, авылда иң карт дигәне, күңелле итеп кычкырды:
- Һәйт син, кара малай! Ник үкчәң суздың алай?!
Артында - егетләр. Типсә тимер өзәрлекләр, җегәрле егетләр. Мүкәләп җиләк ашауны, шул тикле саңгыраулануны күргәчтен, алар, болын яңгыратып, көлеп тә алдылар. Тирләгән маңгайларын сөрттеләр, бар тирә-юньгә шау салып, чалгы янадылар. Уч төпләренә төкереп, аннары тагын кузгалдылар.
Алда, яшел куе келәмне икегә ярып, әлеге карт бар¬ды. Берөзлексез чабып, барган уңайга тиз-тиз иелеп, җиләк тә өзеп каба торды. Аны күреп, күңелем сокланды. Карт булса да, өй саклап калмаган. Ак чиста күлмәк киеп килгән ул. Хезмәтне шулай бәйрәм иткән ул.
Карт кынамы? Яшел түбәле ап-ак пулат артында, эченә куанычы сыймыча, кемдер җыр башлады. Үзе ара-тирә атларга сызгыра. Чү, минем әти тавышы лабаса!
Ак пулат дигәнем — ак каен урманы, ә яшел түбәсе — куе яфраклары. Мин шунда кереп югалдым.
Әле бу якка чыгып йөргән юк иде. Ни тикле байлык бар монда! Ак каен урманлыгын чыгуга, ерактан шомырт тәлгәшләре шәйләнде. Алар безнең авыл ягында яр буен¬да да бар-барын. Өй тирәләрендә дә җитәрлек. Ә монда үзе бер иксез-чиксез бакча. Очы да, кырые да күренми. Кем килеп йөри бирегә? Кем җыеп алып бетерә? Шомырт байлыгыннан тыш, монда кара карлыганнар әрәмгә калып утыра. Алар, яшь усакларга капланып, читтән генә яшел күренә. Яннарына килсәң, кара болыттан бер дә ким түгел. Җиләкләре эре, чиягә охшаган. Әле тик печән өсте генә булса да, балланып өлгергән. Күплегеннән күзләрем йөгерде, кайсыннан авыз итәргә дә белмәдем. Куакта яфрагы күренми. Берәмләп алып тормадым, итәгемә уч белән көрәдем. «Булсын иде, — дидем, — янда бер зур кәрзин, я көянтә-чиләк...» Шулай буш килүемә үкендем. Бераздан үз уема үзем каршы килдем. «Монда, — дидем, — чиләк һәм кәрзин генә кирәкме? Монда бар мәктәп балалары кирәк тә теге якка ташучысы кирәк. Ташыгач, мичкәләргә тутырып, озатучысы кирәк. Бу байлыкны табигать үзе үстерә. Аны бушка бирә. Без исә шуның үскән урынын да белмибез, я булмаса, белеп тә, ераксынып, барып йөрмибез. Өй тирәсеннән җыйгалап, монысын әрәмгә калдырабыз. Начар хуҗа шул без, начар хуҗа!.. Җыярга кирәк моны, җыярга! Бөртеген калдырмыйча җыярга!..»
Шул уйны өзми-куймый кабатлап, мин әти печән чапкан якка юнәлдем. Аз-маз тамак ялгауга, көймәгә утырып, элек теге ярга, аннан авылга юл алдым. Авылда, эре җиләкләрне күрсәтеп, дусларны — кызыйларны, малайларны — алып килүне җайладым.