Найти тему

ГАРӘФИ ХӘСӘНОВ "ЕЛНЫҢ 4 ФАСЫЛЫ"_ӘДӘБИ МАРАФОН 2024

-2
-3

#13нчекөн

#Әдәбимарафон2024

#Татарстанязучыларберлеге

#Татнетныүстерүфонды

#Белемрадиосы

#Татарстанкитапнәшрияты

#Биектаурайоны

#Айбашавылыкитапханәсе

#ГарәфиХәсәнов

#Елныңдүртфасылы

Автор: ГАРӘФИ ХӘСӘНОВ

Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1991 нче ел

ЗИРЕК

Тиз үпкәләүчән, йошмак кешеләрне «зирек тәртәле» дип атыйлар.

Ник инде зирекне шулай хурларга? Ник инде мәми авызларга тиңләргә?

Зирек урманы бездән ерак түгел, басу капкасын гына чыгасы. Сай, коры елганың һәр ике ягын зирек каплап алган. Шундый да куе зиреклек — һич кенә дә ерып чыга алмыйсын. Коелган бик күп орлыклары белән дә, җир өстендәге юан тамырлары белән дә — һәр ике яклап үрчи ул зирек. Кайсына карама — җирдән яшь үрентеләр җибәргән. Зирек агачлары ун-унбиш метрдан да узмыйлар һәм агачлардан бигрәк, тәбәнәк куакларга охшыйлар. Кайрылары шома һәм аксыл-соры булганга аларны соры зирек дип, ак зирек дип атыйлар. Шулчаклы да талымсыз агачлар булыр икән! Ташландык нинди урын бар — анда иң элек шулар үсә башлый. Ул урман кисентесе дисеңме, ул каткан җирне әйтәмсең, чәчелми калган кырны аламсың — анда иң элек шулар хуҗа була, һәм алар комлыкта да тәүге агачлар. Алар юан һәм ишле тамырлары белән үскән урыннарын саклыйлар, кар суларыннан, җилдән җимерттермиләр, анда бернинди коры елга ясаттырмыйлар. Ясалган урында — ярларга ишелергә ирек бирмиләр, төпсез бер тарлавыкка әйләндертмиләр. Зирекләр үзләре дә үсәләр, бүтән төр агачка да ирек бирәләр, бала караучылар кебек, яшьләргә җил дә тидерттермиләр, кышкы салкыннардан да каплыйлар. Пионер агачлар дип атыйлар шул аларны.

Аларның яфраклары вак, ләкин куе булалар. Читләре теш-теш торалар, аз гына очланып та килгәннәр. Өстән карасаң — тонык яшелләр, астан карасаң — аксыл йонлачлар. Җәен шул зиреклектә инде күләгә!

Чыдам да агачлар соң алар: төньякка ук барып чыкканнар. Туңу һәм шартлауны да белмиләр, язны да иң элек шулар каршы алалар. Кыш әле китәр юлга чыкмаган, буранлы февраль дә узмаган, ә алар кучкыл күркәләрен ачалар. Көздән үк вак-вак орлыкларың өлгертеп, язын очырырга исәпләре. Вакытын хәйран оста чамалыйлар: февраль җилле була ич, шул аларның орлыкларын төрле җиргә очыртып алып китәр. Ә инде апрель башлангач, кар суларына ияреп, орлыклар әллә кайларга җитәр. Яңа урында шытып та китәр.

Нәрсә ул язны каршылау? Язны зирекләр беренче булып каршылый. Февраль уртасында аларның озынча сыргалары ачыла. Ул алтын сыргалар йомшарып, кабарынып, берәм-берәм шартлап ачыла тора, вак-вак серкәләре чәчелә тора. Көн дымлы булса — кире ябышып, кояшлы булса — тагын ачылып, очыра бирәләр. Урман өстенә алтын тузан болыты күтәрелә. Ә менә күрше ботакларга үзгә сыргалар урнашкан. Болары нәни генә йомры сыргалар. Әлеге серкәләр менә шуларга кунып, аларны аталандырыл та куялар. Димәк, аталык һәм аналык чәчәкләр — һәммәсе, янәшә. Димәк, бер өйле агачлар дип юкка атамыйлар. Тапкыр да агачлар соң бу зирекләр! Үзләре күркәм сыргаларын ачалар, үзләре яфракларын да ярмыйлар. Чөнки ябалдаш арасыннан җил үтә, шул вак-вак серкәләрне асат күчерә. Соңыннан ярырлар әле.

Гәрчә халык мәкале дуга һәм тәртәгә бармый дип ишарә ясаса да, агачның кирәге дуга һәм тәртә белән генә бетми әле. Зирекнең яшь ботаклары — терлек азыгы... Йомшак һәм үтә җиңел дигән агачлар... Каты да була икән ич! Әйе, чыдам да, нык та булып куялар! Әйтик, түземле күпер субайларын гына алыйк. Зиректән, билгеле! Су алгыч насос итеп куюмы, агызгыч торбалар ясаумы — һәммәсе зиректән эшләнә. Суда тик катылана гына бара ул. Карагай яки имән диярсең. Алар да шулай ич.

Ләкин гел каты булу гына димәгән. Йомшакка йомшаклыгын җуймау да, матур һәм җиңел була белү дә — шушы төп сыйфатларын югалтмау да зарур. Ә зиректән җиңел һәм йомшак такта яралар, ботаксыз шома фанер ясыйлар. Ул гармун корпусы, ул гармун теле дисеңме, ул җиңел туку сосаларын әйтәмсең — һәммәсе шушы зирек агачыннан эшләнә, һәртөрле затлы мебельгә дә бара зирегең. Буяп һәм пресслап та җибәрсәң, төньякның төсле агачларын бәреп ега. Шуларның бөтенесе өстенә зирек әле бер дигән күмер бирә. Әйтик, соры зирек күмере дары ясаганда кушыла, противогазга да шул ук күмер салына. Ә матур рәсем ясыйм дисәң — тушь белән ясаганнан ким түгел. Күмере димәктән, зирекнең кабыгыннан буяу да ясыйлар. Аның сары һәм кызыл, корым күк кара буяулары уңмас та һәм төс тә җуймас.

Исәпләп карасаң, әйтелгән әйберләр дә бик җиткән. Ләкин зирек агачы безнең сәламәтлеккә дә файда китерә. Түгәрәк нәни күркәләрен аламсың, язгы һәм җәйге яфракларын, яшь ботак кабыкларын әйтәмсең — һәммәсе имгә ярый. Аларны әби-бабайлар да кулланган, хәзерге медиклар да кире какмый, Әйтик, шул зирек күркәләреннән, ә аның кабыгыннан ясалган настой эч киткән чакта, салкын тигәндә файдалы. Салкын тигәндә яфракларын кайнатып, тамакны чайкарга да мөмкин. Тамагың шешсә — аны юк итә, теш казнасын ныгыта.

...Зиреккә мәми авызларны тиңлиләр. Булдыклы, көчле кешеләрне тиңләргә кирәк иде.