Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Алар тарихта беренче тапкыр тәүлегенә 50 тонна тулаем сөт савуга ирештеләр

«Татарстан» җәмгыяте хезмәтчәннәре үзләренең көндәлек тырыш хезмәтләре белән, тарихта беренче тапкыр тәүлегенә 50 тонна тулаем сөт савуга ирештеләр.

Җәмгыятьнең район терлекчелеге үсешенә керткән өлеше зур һәм сөт савуда алдынгы технологияләрен куллану, заманча терлекчелек комплекслары төзү буенча үрнәк булып тора.

«Олы хезмәтегез өчен зур рәхмәт, яңадан-яңа уңышлар телим сезгә. Исән-сау булыгыз, һәр көнегездә күтәренке күңел һәм шатлык юлдаш булсын сезгә», дип зур җиңүләре белән котлады район башлыгы Рамил Нотфуллин «Татарстан»лыларны.