24 июньдә Мәскәүдә Евгений Вахтангов исемендәге театрда 2022-2023 елгы сезон нәтиҗәләре буенча Россиянең «Алтын битлек» Милли театр премиясен тапшыруның XXX тантанасы узды. Бүләкләү тантанасының прологы булып «Таврида» арт-кластеры һәм театр эшлеклеләренең яшьләр берләшмәсе ярдәме белән Россия Театр эшлеклеләре берлеге тарафыннан оештырылган «театр Арбат» карнавал йөреше булды. Арбат буйлап урам театрларының костюмлы колоннасы узды: тамашачылар урам һәм цирк артистларының перформансларын, тере сыннарны, ходулистларны, урта гасыр шаяртуларын күрделәр. Йөреш Евгений Вахтангов исемендәге театр янында тәмамланды. Шулай ук премиянең һәм «Алтын битлек» фестиваленең 30 еллыгына Мәскәү театрларының «Ачык ишекләр көне» акциясе багышлана, ул Россия Театр эшлеклеләре берлеге инициативасы белән үткәрелә. 45 театр сәхнә белән танышырга теләүчеләрнең барысына да үз ишекләрен ачты. Бу акция ярдәмендә 2000гә якын кеше экскурсияләрдә булды, спектакльләрнең ачык репетицияләрен карады, актерлык осталыгы