Күптән түгел, дөресрәге, 2 май көнне Галиәсгәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында бик күпләр зарыгып көткән "Казанга Тукай кайткан" спектакленең премьерасы булып узды. Спектакльнең режиссеры - Айдар Җаббаров, әсәрнең авторы - Резеда Гобәева. Тукай турында сүз киткәч, аның биографиясен дә искә алыйкчы. 1886 елның 26 апрелендә Кошлауч авылында туган. Әтисе-Мөхәммәтгариф Мөхәммәтгалимов (1843-1886), Казан губернасы Казан өязе Кошлауч авылында туган, 1864 елдан туган авылында «указлы» мулла була. Әнисе - Мәдудә (1864-1890). Габдулланың әтисе ягыннан бабасы Мөхәммәтгалим, шулай ук мулла булган. Ә Габдулланың әнисе ягыннан бабасы Зиннәтулла Әмиров (1829-1909), Пермь губернасының Казмакты авылыннан, Солтанай мәдрәсәсендә укый, Кошлаучта мөәзин булып хезмәт итә, ә соңрак укытучылар үтенече буенча аларга мулла булып бара. Шагыйрьнең абыйсы һәм сеңлесе - Мөхәммәтшәриф (1873-1890), Газизә (1877-1963). Габдуллага биш ай чамасы булганда, ул әтисен югалта; соңрак әнисе баланы ярлы карч