Найти в Дзене
Татарский Мир

Ямаширмә авылы һөнәрчеләренең милли аяк киемнәре җитештерү тарихыннан

2024 елның май аенда Биектау районы Ямаширмә авылында Президентның Мәдәни инициативалар фонды гранты ярдәме белән татар һөнәрчеләренең милли кул эшләнмәләре остаханә-музее ачылды. Музейның концепциясен Ш.Мәрҗани институты хезмәткәре, сәнгать фәннәре докторы Валеева-Сөләйманова Гүзәл Фуад кызы төзеде. Музейда татар халкының милли киемнәре: камзуллар, читекләр, түбәтәйләр, калфаклар; зәркәннән эшләнгән бизәнү әйберләре; эш кораллары, чимал үрнәкләре; Сабантуй» келәме һ.б. экспонатлар урнаштырылган.

1970 елларда Арча милли аяк киемнәре фабрикасында эшләнгән әниемнең читеге дә музейда үз урынын тапты.

Каюлы читекләр, чүәкләр җитештерү – XIX–ХХ йөз башында Казан бистәләрендә һәм Казан арты татар авылларында киң үсеш алган кәсепләрнең берсе. Ямаширмә авылы халкы буыннан-буынга әлеге һөнәр белән шөгыльләнгән һәм аяк киеме тегүне традицион гаилә кәсебе буларак саклап калган.

Бу хезмәт революциягә кадәр гаҗәеп бер үзенчәлекле кәсеп формасында шәхси йортларда башкарылган. Чималны гадәттә Казан шәһәреннән алдырганнар.

1902нче елгы “Казан өязендә иң киң таралган кәсепләр турында статистик белешмә”дә Чыпчык волосте Ямаширмә авыл халкының чигү, читек җөйләре тоташтыру белән 50 хатын-кыз, 50 яшь үсмер егет, 150 кыз бала шөгыльләнгәне күрсәтелә.

1913нче елны С.Петербург шәһәрендә уздырылган “Икенче Бөтенроссия вак һөнәрчеләр күргәзмәсе”нең Казан губернасы чигү үрнәкләре, алтын тегү (золотошвейные), трикотаж эшләнмәләре бүлеге күрсәткечендә Казан өязе Ямаширмә авылы хатын-кызлары чигү үрнәкләре белән катнашканлыклары ачыкланды. Гатауллина Бибигафифә ефәк белән чигелгән чүәк, Әхмәтсафина Бәдерхәят, Вәлиуллина Гайшәбикә, Хөснетдинова Бибигайшә, Шәмсетдинова Бибисәйдәләр каты кәгазь белән җөйләгән читек үрнәкләрен күрсәтәләр. Алар елына 50 сум табыш алганнар.

Указатель второй Всероссийской кустарной выставки в С.-Петербурге 1913 года, устроенной Главным управлением землеустройства и земледелия. Санкт-Петербург: Тип. «Якорь», 1913. С.170-171.
Указатель второй Всероссийской кустарной выставки в С.-Петербурге 1913 года, устроенной Главным управлением землеустройства и земледелия. Санкт-Петербург: Тип. «Якорь», 1913. С.170-171.

Подрядчы чимал белән тәэмин иткән, әзер товар Казанда сатылган.

Революциядән соң Казан шәһәрендә “азиат аяк киемнәре” җитештерү буенча дистәләгән әртилләр барлыкка килгән. Әмма, чимал белән тәэмин ителмәү сәбәпле, аларның күбесе тиз арада ябылган. Шуңа күрә берләшеп кооперативлар төзергә мәҗбүр булалар. Нәтиҗәдә барлык кәсепчеләрне берләштергән “Таткустпромсоюз” кооперативы барлыкка килә, ул соңрак “Таткожвалпромсоюз” дип үзгәртелә.

1926нчы елның 29 маенда “Таткустпромсоюз” кооперативы составында Арча кантоны Дөбъяз волосте Битаман авылында (хәзерге Биектау районы) “Алга” әртиле ачыла. Бикнарат, Әсән, Кодаш, Олы Көек, Кече Рәс авылларыннан 48 кеше эшли. Бу әртил Казан арты читекчеләренең беренче берләшмәсе була.

1928нче елның 14 январендә Арча кантоны Тукай волосте Инсә авылында “Тукай” әртиле ачыла. 1941нче елда “Тукай” составыннан Колачы авылы пайщиклары аерылып чыгып, “Труд” әртиле оештыралар һәм “Кожвалпромсоюз” идарәсенә буйсыналар. Ямаширмә авылы чигүчеләре “Тукай” әртиленә карыйлар. Бу елларда әле кәсепчеләр товарны үзләренең өйләрендә җитештерәләр. Авыр сугыш елларында “Тукай” әртиле эшчеләре милли аяк киемнәре җитештерү белән беррәттән, солдатлар өчен киез итекләр ямау белән дә шөгыльләнәләр.

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты архивы бүлегендә 1945нче елның ноябрь аендагы эш хаклары турындагы хисап исемлеге (ведомость) саклана. Барлыгы 13 хатын-кыз 746 сум 50 тиен акча эшләгәннәр. Аның 144 сум 79 тиене төрле салымнарга тотылган. Уртача хезмәт хакы 46 сум 30 тиен булган. Хезмәтләре өчен Исхакова Фатыйма (223 сум 74 тиен), Галиәхмәтова Кәшифә (67 сум 82 тиен), Сафина Бәдерхәят (59 сум 24 тиен) һ.б. акча алганнар (кара: исемлекне).

АМА. 500 ф. 1 тасв. 43 эш.
АМА. 500 ф. 1 тасв. 43 эш.

Бөек Ватан сугышыннан соң продукциянең сыйфатын яхшырту һәм җитештерүчәнлекне арттыру мәсьәләсен хәл итәргә кирәк була. Әртилләрнең эшчәнлеген ныклап тикшерергә, алыпсатарларга каршы көрәшергә дигән карарга киләләр. 1949нчы елда берләшмә утырышында көндәлек контрольне ныгыту һәм ярдәм күрсәтү йөзеннән берләшмә әгъзасы Абдрахмановны “Тукай” әртиленә билгелиләр. Продукция складларын тикшерү нәтиҗәсендә, “Тукай” чигү цехында эшләнгән чүәкләрнең 35нче размерлары гына булуы ачыклана. Чигелешләре һәм күннең эшкәртелүе тупас, чүәкләр төссез дигән нәтиҗәгә киләләр. Брезентлы “азиат туфли”ләргә ихтыяҗ булмау сәбәпле аларны җитештерүдән алырга, балалар читекләрен, мозаикалы күн туфлиләрнең һәм тукымадан тегелгән балалар пинеткаларының сыйфатларын яхшыртырга, бәяләрне киметү чараларын булдырырга дигән карар кабул ителә.

1958нче елда “Тукай” әртиленең Ямаширмә чигү цехы составында 15 кеше исәпләнелә. Әртил сугыш вакытында балалар бакчасы булган йортта урнаша. Чигүчеләрнең барысы да диярлек 7–8 сыйныф белемле, 16–20 яшьлек сугыш чоры балалары. Араларында иң өлкәне Закирова Зөләйха (1931 елгы). Цех җитәкчесе итеп фронтовик Хәсәнов Ситдыйк Хәсәнша улын (1914 елгы) куялар.

АМА. 500 ф. 1 тасв. 120 эш.
АМА. 500 ф. 1 тасв. 120 эш.

1960нчы елның 17 октябрендә Хәсәнов Ситдыйкны каравылчы итеп күчерәләр. Аның урынына Бөек Ватан сугышы ветераны, инвалид Мөхетдинов Борһан Мөхетдин улын (1911 елгы) билгелиләр.

Бу елларда цехка өлге ярдәмендә киселгән әзер төсле күннәр үзәктән китерелә. Каюлы күнгә чигү осталары чүәк, башмак, читек йөзен һәм балтырларын каеп чигәләр. Эшләгәндә махсус калып, мүлинә җебе, дуңгыз кылы кулланыла. Әзер товар үзәк әртилгә җибәрелә. Махсус тегүче җөйнең уникаль техникасын кулланып төпләп бетерә. Кулдан тоташтыру ысулы “Казан (татар) җөе” дип атала.

Ямаширмә авылы әртиле чигүчеләре. 1965-1968 еллар.
Ямаширмә авылы әртиле чигүчеләре. 1965-1968 еллар.

Казан арты авылларындагы әртилләр берничә тапкыр берләштерелә. Биектау һәм Арча районнарында урнашкан цехларны 1960нчы елның 5 октябреннән “Арча милли аяк киемнәре фабрикасы” дип үзгәртәләр. “Тукай” әртиле Мүлмә бүлекчәсе дип йөртелә башлый. 1961нче елда “Тукай” (Мүлмә), “Сигнал” (Суксу), “Фрунзе” (Олы Әтнә) фабрикаларын берләштерү нәтиҗәсендә “Арча милли аяк киеме җитештерү берләшмәсе” (ПОНО) төзелә. Берләшмәнең филиаллары Ямаширмә, Дөбъяз, Әтнә, Мүлмә, Өнсә, Урта Аты, Утар-Аты, Сөрде, Тимерче авылларында була.

1961нче елдан Ямаширмә филиалы яңа бинада эшли башлый. Тау башында агачтан төзелгән зур гына агач йортны мин хәтерлим әле. Бинаның барлык мәйданы 52 кв. м, шуның 39 кв. м-ры җитештерү цехын тәшкил итә. Эш цехы җылытылган, электрлаштырылган. 1960нчы елның 21 декабреннән 7 сәгатьлек эш көненә күчәләр: иртәнге 8 дән кичке 4 кә кадәр. 1 сәгатьлек төшке аш вакыты билгеләнә, түләүле ял карала.

Оешманың профсоюз комитеты була. Эшчеләргә матди ярдәм күрсәтү, балаларга Яңа ел бүләкләре әзерләү(мәсәлән, 1961нче елны каршылаганда 500 сум), ял йортларына юлланмалар белән тәэмин итү һ.б. чаралар күрсәтелә.

1963нче елдан филиалны Әхмәтҗанова Халидә Мөбәрәкҗан кызы җитәкли, аны Гәрәфиева Радания Рәис кызы алыштыра.

1984нче елдан Ямаширмә авылындагы участок цехы яңа бинага күчә. 84 кв. м булган бу йорт берләшмәгә 30 мең сумга төшә. 1988–1989нчы елларда цехка ремонт ясала, ял итү һәм ашау почмагы булдырыла, участок территориясе төзекләндерелә, агачлар, чәчәк клумбалары утыртыла.

Бер гасырлык тарихы булган каюлы читекләр эшләү һөнәре 1992нче елдан түбәтәйләр, калфаклар эшләүгә кайтып кала. Бүгенге көндә һөнәрчеләр ҖҮҖ «Туран Арт» фонды белән хезмәттәшлек итәләр.

Мәкаләнең тулы версиясе белән https://historicalethnology.org/wp-content/uploads/2023/10/%D0%98%D0%AD_2_2023_245-255.pdf танышырга була.

Халидә Баһаветдинова