– Махсус операциядә катнашып, туган илебезне яклаган егетләребезгә волонтерлар даими рәвештә гуманитар ярдәм илтә. Әлеге изге эштә катнашкан, битараф калмаган һәр райондашыбызга зур рәхмәт.
Бердәмлек авырлык килгәндә сынала. Хак сүзләр.
Изге күңелле райондашлар ярдәме белән кабат гуманитар йөк тупланды һәм Балтач волонтерлары кабат юлга кузгалды. Җаваплы, ерак юлга чыгып киткән волонтерларга хәерле юллар телибез.