Җирлегебездә умартачылык белән шөгыльләнүчеләр шактый. Озак еллар шушы юнәлештә уңышлы эш алып баручыларның берсе – Тойгелде авылы егете Мирһаҗиян Шәйхетдинов. Аның умартачылык белән шөгыльләнүенә быел 41 ел булган! – “Трудовик” совхозында элек бик зур умартачылык бар иде. Мәүҗетдин Минһаҗев баш умартачы булып эшләде. Мин аның кул астында бу һөнәрнең бөтен нечкәлекләренә төшендем. Бу эшне шундый яраттым! Белем туплау, эшнең асылына ныклап төшенү максатыннан башта – Кама Тамагындагы училищеда, аннан Минзәлә аграр техникумында умартачы белгечлеген алдым. 90нчы елларда үземнең умарталарым булды. Эшне 5-6 оя белән башлап җибәргән идем, бүген аларның саны 100дән артты, – ди сөенеп Мирһаҗиян абый. Мирһаҗиян Шәйхетдинов умарталарын күчереп йөртә. Аның умарталарын Тойгелде, Атлас, Яңа Усы урманнарында күрергә була. Умарталарны урман эчендә урнаштыру сыйфатлы бал җыю мөмкинлеген арттыра. Тик умарталарны вакытында карарга кирәк. – Ял көннәрендә урманда куна калган чакларым да күп. Шунсыз булмый.