Найти в Дзене
Күзәтү

Әйдә, сабантуйга...

Татар һәм башкортларда сабантуй халык бәйрәме бик борынгы заманнарда ук барлыкка килгән. Аның исеме төрки телләрдән килеп чыккан һәм «сабан бәйрәме»дигәнне аңлата. Язгы кыр эшләренең тәмамлануын бәйрәм итү традициясенә культ йоласы башлангыч бирә: кешеләр киләсе ел уңдырышлы булсын өчен "уңдырышлылык" рухларын чакырганнар. Сабантуй турында беренче тапкыр 921 елда искә алына. Хәзерге Татарстан территориясендә урнашкан Болгар шәһәрендәге бәйрәмне гарәп сәяхәтчесе һәм илчесе Ибн Фадлан тасвирлаган. Борынгы заманда сабантуй күп кенә йолаларны үз эченә алган. Бәйрәм көнен аксакаллар билгеләгәнәр һәм әлеге көнгә алдан ук әзерләә торган булганнар. Мәсәлән, татар җирлекләрендә кызлар ярышларда катнашучылар өчен берничә ай дәвамында яулык, сөлге, күлмәк чиккәннәр. Соңыннан бу бүләкләрне авыл буйлап яшь егетләр җыеп йөргәннәр. Авыл балалар да читтә калмаганнар. Алар өйләрендә ярма, май һәм йомырка җыеп, олылар карамагында зур казанда ботка пешергәнәр. Соңыннан өлкәнрәк егетләр суган кабыгында к

Татар һәм башкортларда сабантуй халык бәйрәме бик борынгы заманнарда ук барлыкка килгән. Аның исеме төрки телләрдән килеп чыккан һәм «сабан бәйрәме»дигәнне аңлата. Язгы кыр эшләренең тәмамлануын бәйрәм итү традициясенә культ йоласы башлангыч бирә: кешеләр киләсе ел уңдырышлы булсын өчен "уңдырышлылык" рухларын чакырганнар. Сабантуй турында беренче тапкыр 921 елда искә алына. Хәзерге Татарстан территориясендә урнашкан Болгар шәһәрендәге бәйрәмне гарәп сәяхәтчесе һәм илчесе Ибн Фадлан тасвирлаган.

Капчык белән сугышу. 1995 ел.
Капчык белән сугышу. 1995 ел.

Борынгы заманда сабантуй күп кенә йолаларны үз эченә алган. Бәйрәм көнен аксакаллар билгеләгәнәр һәм әлеге көнгә алдан ук әзерләә торган булганнар. Мәсәлән, татар җирлекләрендә кызлар ярышларда катнашучылар өчен берничә ай дәвамында яулык, сөлге, күлмәк чиккәннәр. Соңыннан бу бүләкләрне авыл буйлап яшь егетләр җыеп йөргәннәр.

Авыл балалар да читтә калмаганнар. Алар өйләрендә ярма, май һәм йомырка җыеп, олылар карамагында зур казанда ботка пешергәнәр. Соңыннан өлкәнрәк егетләр суган кабыгында кыздырылып буялган күкәйләрне җыеп чыга торган булганнар. Яхшы уңыш теләп, йортка «Аягым җиңел булсын» дип керергә кирәк булган. Җыелган йомыркаларны сәүдәгәргә тапшырганнар, ә кергән акчага кырда авыл халкын сыйлаганнар.

Бәйрәмнең икенче өлеше ат чабышы, йөгерү, көрәш кебек ярышларны үз эченә алган. Җитди генә түгел, уен дисциплиналарында да ярышканнар: кашыкка йомырка куеп, аны теш арасына кыстырып йөгерү, көянтәләргә су салып узышу, капчык киеп чабышу, шулай ук парлы эстафета, аякланын бергә бәйләп ярышу кебек уеннар бик күңелле уза торган булган. Егетләр бүрәнәдә капчык белән сугышканнар, шулай ук бәйләнгән күзләр белән чүлмәк ватканнар.

Милли көрәш. 1992 ел.
Милли көрәш. 1992 ел.

Ярышларның иң популяр төре - милли көрәш булган. Ике катнашучы сөлге яки киң билбау ярдәмендә бер-берсен җиргә егырга тиеш булганнар. Традиция буенча аны ике малай башлаган, аннары ярышны егетләр һәм ир-атлар өлкәнлек буенча дәвам иткәннәр. Ахырдан иң көчлеләр көрәшкән. Җиңүчегә кыйммәтле бүләк бирә торган булганнар, мәсәлән, тере тәкә.

Сабантуй вакытында көч һәм җитезлеккә дә ярышлар үткән: гер һәм штангалар күтәргәннәр, аркан һәм таяклар тартышканнар. Шулай ук катнашучылар бастырылып куйган бүрәнә башындагы читлектәге әтәчне алып төшергә кирәк булган.

Сабантуе көч сынашу белән генә чикләнмәгән. Биючеләр, җырчылар, шигырь сөйләүчеләр - бәйрәмне иҗади яктан тулыландырып, дәрт биреп тора торган булганнар. Кичен балалар өчен уен мәйдәчыклары оештырганнар. Матур киенгән егетләр һәм кызлар җырлаганнар, биегәннәр әйлән-бәйлән уйнаганнар. Борынгыларда Сабантуйда танышкан парлар матур гаиләләр корганнар, озак һәм бәхетле итеп тормыш иткәннәр дигән сүз яшәгән. Мөгаен, шулайдыр.

XX гасырга кадәр сабантуйны төрле районнарда төрлечә билгеләп үткәннәр, әмма гасыр башында ул бөтен җирдә дә әкренләп бер вакытта үтә һәм традицияләр белән милли бәйрәмгә әверелә башлый. Бүгенге көндә Россиядә аны борынгы замандагы кебек үк масштабта һәм шул ук кагыйдәләр буенча, май ахырыннан июльгә кадәр билгеләп үтәләр.