ӘСӘРЛӘРЕ - ЭНЦИКЛОПЕДИЯ
https://shahrikazan.ru/news/%D3%99yter-s%D2%AFzem-bar/srlre-entsiklopediya
Гарәфи Хәсәнов татар әдәбиятына узган гасырның 20-30 нчы елларында килә. Актив иҗат итү чоры исә 60 нчы елларга карый. Әлеге иҗатның төп темасы - табигать һәм кеше бердәмлеге. Табигать биредә төп проблема. Фән һәм техника тизләтелгән үсеш кичергән заманда әдип әсәрләренең актуальлеге арта гына төште.
Гарәфи Хәсәнов татар әдәбиятына узган гасырның 20-30 нчы елларында килә. Актив иҗат итү чоры исә 60 нчы елларга карый. Әлеге иҗатның төп темасы - табигать һәм кеше бердәмлеге. Табигать биредә төп проблема. Фән һәм техника тизләтелгән үсеш кичергән заманда әдип әсәрләренең актуальлеге арта гына төште. Татар балалары өчен Гарәфи Хәсәновка кадәр үсемлекләр, киек кошлар, җәнлекләр дөньясын шулкадәр күпьяклы итеп сурәтләгән язучы юк иде әле. Унике хикәядән торган «Унике матур» китабында автор һәр айның төп билгеләрен, ел фасылына карап үзгәрешен шушы өлкәнең галимедәй, белеп, тәф¬сил¬ләп сурәтли. Калган китапларында да ул Татарстан җиренең үсемлекләре, кошлары, агачлары, җәнлекләре турында укучыга бай мәгълүмат бирә.
Әдипнең күзәтүчәнлегенә, табигатьне аңлый белү сәләтенә сокланмый мөмкин түгел, ул сурәтли торган предметының гади күзгә чалынмаслык үзенчәлекләрен, нечкәлекләрен таба. Хикәяләү теле җиңел, җылы, образлы, фикере тыгыз; җае туры килгән саен, хикәя¬ләренә «Май салкын - кесә тулы алтын», «Үзләре бишектә - күзләре ишектә», «Сентябрьдә син дә бер, мин дә бер», «Кыш карлы булса, җәй ярлы булмый» кебек халык мәкальләре һәм әйтемнәрен, канатлы сүзләрне кертеп җибәрә.
Табигатькә мәхәббәт - туган илеңә мәхәббәт дигән сүз. Бу хисләр бер-берсеннән аерылгысыз. «Унике матур» әсәре аша без Га¬рәфи Хәсәновның һәр укучыга олы мәхәббәт хисе бүләк итәргә тырышуын тоемлыйбыз. Автор укучыларны Татарстан җирендә яшәүче кыргый җәнлекләр һәм кошларның гадәтләре, үсемлекләр дөньясы белән таныштыра, табигатьне яратырга өнди.
Гарәфи Хәсәнов иҗатында кешенең эчке кичерешләре, аның дисгармония кичерүе, үзен билгеле бер богаулар кысасына кертүе яки тормыш шартлары тарафыннан изелүе чагыштырма планда психолог буларак тирәнтен ачып бирелмәсә, без аларга игътибар да итмичә калган булыр идек. Аның әсәрләрен табигать белеме, ботаника, зоология буенча бәләкәй энциклопедия дияргә була.
Гарәфи Хәсәнов үзенең тирән эчтәлекле әсәрләре белән укучыларны гына таң калдырмый. Аның табигатькә мәхәббәте улы Аязга да күчә. Аяз Хәсәнов та, әтисе кебек үк, үзенең әсәрләрендә әһә¬миятле мәсьәләләр һәм проблемаларны күтәрә.
2013 елның 13 июнендә Гарәфи Хәсәновка 92 яшь тулган булыр иде... Әдәбият сөючеләргә әлеге олуг әдипнең буыннан буынга тапшырылып килгән кыйммәтле ядкарен, гаҗәеп бай белем хәзинәсен файдаланасы, саклыйсы гына кала.
ГОМӘР БӘШИРОВ ГАРӘФИ ХӘСӘНОВ ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Гарәфи Хәсәнов үзенең табигатьне белү һәм аңлау тирәнлеге, аңа мөнәсәбәте, аны әсәрләрендә гәүдәләндерү алымы ягыннан бүтән язучыларның берсенә дә охшамый. Аның әсәрләре, эстетик ләззәт бирү белән бергә, укучыга табигать турындагы белемен арттырырга да ярдәм итәләр. Аның китаплары аша без табигатьнең үзебез моңа кадәр җитәрлек игътибар итмәгән бик күп яңа серләренә, беренче карауга күзгә чалынмый торган гаҗәеп нечкә үзенчәлекләренә төшенәбез.
ГАРӘФИ ХӘСӘНОВНЫҢ ТОРМЫШ ЮЛЫ ҺӘМ ИҖАТЫ
https://sptatar.com/h-s-nov-gar-fi/
Гарәфи Хәсәнов (Гарәфетдин Хәким улы Хәсәнов) 1921 елның 13 июнендә Казан шәһәрендә һөнәрче гаиләсендә туа. 1940 елда Яңа бистәдәге 13 нче номерлы татар урта мәктәбен тәмамлагач, Татарстанның Октябрь районы Бикүле авылы мәктәбендә берникадәр вакыт балалар укыта, аннары, Казанга кире кайтып, 1942 елның ахырларына кадәр производствода станоклар көйләүче булып эшли. 1943–1956 елларда Татарстаннан читтә Себер якларында яши һәм эшли: Красноярск краеның Зур Улуй районы Симоново авылындагы балалар йортында һәм интернат-мәктәптә эшче, тәрбияче хезмәтендә була. 1965 елда гаиләсе белән Казанга күчеп кайта һәм хезмәт эшчәнлеген дәвам иттерә. 1981 елда лаеклы ялга чыгып, фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.
Гарәфи Хәсәнов – әдәбиятка бик яшьли килгән авторларның берсе. 1932 елда «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында «Әй күңелле лагерьда» исемле беренче очерк-хикәясен бастыра. Унөч яшендә чакта, өметле яшь язучы буларак, ул Татарстан язучыларының I съездында (1934) катнаша, трибунага менеп, балалар әдәбияты хакында сөйли. Соңыннан аның бу чыгышын Максим Горький «Известия» газетасында чыккан бер мәкаләсендә уңай яктан телгә алып китә. 1938–1941 еллар арасында бик актив эшли, күмәк җыентыкларда һәм журналларда берничә хикәясен бастыра. Аның хәзерге көндә басма китапларында урын алган «Яр башында болан», «Чуар таракан фаҗигасе», «Печән өсте, яки Зәңгәр чыпчык», «Куркак куян һәм усал селәүсен», «Тәүфикъле яшь бүреләр» исемле хикәяләре дә (беренче вариантлары) шул чорда иҗат ителә.
Язучы 1952 елда репрессияләнә.
Узган гасырның илленче-алтмышынчы елларыннан башлап Гарәфи Хәсәнов яңадан иҗат эшен активлаштырып җибәрә. 1968 елда әдипнең табигатькә багышланган беренче мөстәкыйль китабы – «Унике матур» исемле хикәяләр җыентыгы басылып чыга. Туган як табигатенең ел тәүлегендәге һәр фасылына хас үзенчәлекләрен, анда яшәүче тереклек ияләренең – кош-корт, җанвар-җәнлекләрнең табигать үзгәрешләренә җайлаша-җайлаша ничек гомер кичерүләрен укучы күңеленә тәэсир итәрлек җиңел һәм образлы тел белән сөйләгән бу китап татар балалар әдәбиятында бер яңалык буларак кабул ителә. Шуннан соң язылган күләмле «Җирем-суым» повестенда да автор, үз темасына турылыклы калып, табигать турында әңгәмәсен дәвам итә, укучыларны җәнлек, кош-корт, үсемлекләр дөньясының кызыклы һәм гыйбрәтле хәлләре, могҗизалары, серләре белән таныштыра.
Үтәли сюжет сызыгы, вакыйга үстерелеше нигезенә корылган булмасалар да, Гарәфи Хәсәновның табигать турындагы хикәя һәм повестьлары күп фәнни мәгълүмат бирүдән тыш чын әдәби әсәрләр булып кабул ителә. Моңа автор үзенчәлекле хикәяләү стиле, образлы сөйләү манерасы белән ирешә. Ул табигать күренешләрен, кошларны, җәнлекләрне, хәтта үсемлекләрне дә, кешеләр турында язган кебек, җанландырып-сынландырып сурәтли һәм аларга карата үзенең сокланулы мөнәсәбәтен, карашын белдерә.
Гарәфи Хәсәновның әдәби тәрҗемә китаплары да бар. Ул сугышка кадәр үк Сергей Михалковның «Три поросенка» («Өч дуңгыз баласы», 1935) әкиятен һәм Елена Кононенконың «Маленькие испанцы» («Бәләкәй испаннар», 1937) дигән хикәяләр җыентыгын тәрҗемә итеп бастыра. 1967 елда аның тәрҗемәсендә шулай ук Джанни Родариның атаклы «Чипполино маҗаралары» дигән китабы дөнья күрә.
Ул 1992 елның 15 апрелендә вафат була.
Гарәфи Хәсәнов – 1974 елдан СССР һәм ТАССР Язучылар берлеге әгъзасы.
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
Унике матур: хикәяләр / кереш сүз авт. С.Хәким. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 128 б. – 12000 д.
Җирем-суым: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. – 110 б. – 11000 д.
Чү! Сайрар кошым оя тибә…: туган як табигате турында кечкенә хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 112 б. – 6500 д.
Кошларым – дусларым: парчалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 71 б. – 15000 д.
Җир ул уртак йортыбыз: хикәяләр, повестьлар / кереш сүз авт. Г.Бәширов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 352 б. – 7000 д.
Елның дүрт фасылы: повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 320 б. – 30000 д.
Табигать могҗизалары: хикәяләр. – Казан: Мәгариф, 2004. – 128 б. – 3000 д.
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Н у р у л л и н Вакыйф. Барыбыз өчен дә кирәкле китап // Казан утлары. – 1973. – №10. – 179–181 б.
Б ә ш и р о в Гомәр. Игелекле иҗат // Казан утлары. – 1981. – № 6. – 186–188 б.
Х ә к и м Сибгат. Яшьлек дусты // Татарстан яшьләре. – 1981. – 11 июнь.
С ә х а п о в Әхмәт. Табигать исеменнән // Казан утлары. – 1982. – № 8. – 156–157 б.