Найти тему
Күзәтү

Казанда Россия көнендә БРИКС илләре уеннары башланып китте

БРИКС уеннарын ачу тантанасы һәм Россия көне Казанда бер көнне узды. Россия көнендә Созо Павлиашвили җитәкчелегендәге Казан гаилә үзәгендә бәйрәм концерты булып узды.

БРИКС уеннарына килгәндә, алар 24 июньгә кадәр дәвам итәчәк, һәм якынча 100 илдән 5 меңгә якын спортчы катнашачак.

12 июньдә "Казан экспо" халыкара күргәзмә үзәгенең Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында ачылу тантанасы узды, ә 13 июньнән ярышлар башланачак. Уеннар программасында 27 спорт төре бар. Ярышлар Казанның 16 спорт объектында узачак. Шул ук вакытта акробатик рок-н-ролл һәм брейкинг буенча ярышлар Мәскәүдә узачак. Барлыгы 387 комплект медаль уйнатылачак.