Гасырлардан гасырларга күчеп, безнең көннәргә кадәр килеп җитсә дә, матурлыгын югалтмаган бәйрәм ул – Сабантуй. Туганнар, дуслар очраша торган мәйдан ул. Нәкъ менә Сабантуй барлык милли уеннарны, көрәш, ат чабышларын яратучыларны бер мәйданга туплый.
Сабантуй мәйданы капкасы янында кунакларны гармунчылар каршы алды. Гармун көйләрен тыңлап кунаклар “Вакыт елгасы” күргәзмә мәйданына үтте.
Быел “Сабантуй бизәкләре” дип аталган фотокүргәзмә дә эшләде. Анда 1970-2023 елларда узган Сабантуй күренешләре урын алган. Фотоларга карап күпләр истәлек-хатирәләрен барлады.
Татар ихатасының капка төбендә татар, рус, керәшен һәм мари кызлары каршы алды. Алар кунакларны сәламләп, милли ризыклар белән сыйлады.
Сабантуйның тантаналы өлешендә 500 райондашыбыз катнашты. Театральләштерелгән тамашага гаиләне олылау, әти-әнигә хөрмәт, җир-анага мәдхия, туган илгә хөрмәт мәгънәсе салынган иде.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлавын якташыбыз, “Татмедиа” Республика матбугат һәм масс