Найти тему
Татар китабы йорты

Бәйрәмдә еламыйлар, бәгърем!

Шәриф Камал хикәясе

I

Ул ястү намазыннан кайтып килгәндә билгеләп бер нәрсә дә фикерләми, тик үзлегеннән килеп туган уйларны гына бер-бер артлы башыннан үткәрә иде. Мәчет капкасыннан чыккач та, башка көнгедән байтак иртә чыкканлыгы хәтеренә килеп, күңеле болай сөйләп китте:

«Әйе, бу көн тәравих юк шул. Сәхәргә дә тормаска. Күңелсез түгел... Йокларга. Торгач та гает! Нихәтле күп гаетләр үткән! Яшь вакыттагылары гаҗәби шатлыклы иделәр бит... Соңгылары һәммәсе бер төсле бара; шатлык эчтән күтәрми, үзең теләп шатланырга маташасың. Сабый чакта алай түгел. Хәер, сабый ул башканы белми дә, аңа башка нәрсә юк та, тик шаяру, сөенү генә бар. Мулланы ышандырганда ни өчен икән ул: «Сиңа бармаска да ярар иде» дип әйтә? Сүз югыннан бер сүздер инде. Тик баш катыралар... Картаям ахрысы... Аһ мескен бала, син дә җанны ачытасың...»

Мәчеттән үзенең ишек алдына җиткәнче, аның зиһене шушылар белән мәшгуль булып килде. Кич гаять тә караңгы иде. Капка янындагы эскәмиядә сакланып кына көлешә-көлешә ике кеше сөйләшә иделәр. Бу якынлашкач, тын булдылар. Караңгыда алар аермачык күренмәсәләр дә, капкадан кергәндә, бу, ярым җитди, ярым шаяру тавышы белән:

— Елена, йокларга вакыт... — диде.

Тегеләр пырхылдап көлешеп калдылар.

Бабаның Елена дигәне бу йорттагы матур гына бер асрау кыз. Бик ачык вә сөйләмчән булганга күрә, бабай аңар бер төрле үз итеп карый иде. Тик шушындый аулак утырышулары гына аның кәефен җибәрә вә эченнән: «Әрәм була кәфер...» дип уйлап куя иде.

Бу юлы бер дә алай уйламыйчук үзенең эч тырный торган күңелсез хатирәләренә күчте: Заһидә дә бит Елена кебек матур, әмма Еленадан күп сөйкемле иде.. Ай бала, бала... Ачытасың җанны...

***

Ул өйгә кергәндә төрле аш исләре аңкый иде. Фәизәбикә гадәттәгечә бүген һәм чәй хәзерләп көткән. Балалар да әле ятмаган. Өстәл янында 8-10 яшьлек бер ир бала, бер кызчык утыра иделәр. Карт төмсә генә тавыш белән:

— Нишләп инде болар ятмыйлар? — диде.

Хатын картның болай дорфа кыйланышын яратмады. Башка көн тәравихтан кайткач, балалар тугрында «Йокладылармы, ашапмы яттылар, фәләнме», дип сорашмыенча калмаган кеше, бүген шул хәтле сөйкемсез кылана! Хәлбуки, Фәизәбикә аны шатландырыр өчен балаларны юри сөйләтеп, бәйрәмлек күлмәкләрен күрсәтеп, йокыларын ачкан вә карлыгач балалары кеби иттереп өстәл тирәсенә кунаклаткан иде. Ул, ачуга якын тавыш белән:

— Ярар, эчең пошмасын, ятырлар! Утыр инде әйдә, күрәсең ич, самаварның күмере юк, суынып та беткәндер... — диде.

Карт аңа туп-тугры карады: тулы битләренең түбән як читләре вә күз тирәләрендәге җыерчыклар чыкканга беленә, бит урталарына сөйкемсез кызыл таплар чыккан, яшелгә маил күк вә кечкенә күзләре бер нәрсәгә дә тулы карамас өчен гадәттәгедән артык кысылган, кечкенәйгән күренә иделәр. Ул һәрвакыт кәефе китеп ачуланса шулай була иде. Күп вакыт аның бу кыяфәте картны яхшы яктан тәэсир итә дә, ул бар ихласы белән хатынының хәтерен табарга тырыша торган иде. Ләкин бу юлы алай булмады. Изге бәйрәм кичәсендә хатынының мондый чытык йөз күрсәтүенә нәфрәт вә ачуы кабарды. Каны бозылганга күрә, куллары калтырый иде; эндәшми генә ике куллап тотып бер чынаяк чәй эчте. Актык йотым чәен тартып ук артлагач, мөкаддимәсез-нисез генә сугыш ачкан рәвештә:

— Иртәгә Зөһрәне китерергә кирәк... — диде.

Ул бу сүзләрне көчләнеп әйтте. Моның хатынга ни дәрәҗәдә тәэсир итәчәген белә иде. Үзен салкын канлылык саклаган күрсәтер өчен янындагы сигез яшьлек сабыйның иңбашына кулын куеп:

— Ят, бәбкәм, ят инде, иртәрәк торырсың, бәйрәм ич иртәгә... — диде.

Хатын да бирешерлек түгел иде, тавшын мөмкин кадәр йомшак вә ачусыз итәргә тырышып:

— Әйе, бәйрәмгә яхшы булыр... Ие, күр генә ичмасам... — диде.

Бу сүзләрне әйткәндә аның тавышы йомшак, ләкин гади түгел иде. Ул бер җәһәттән моның мөмкин булган эш түгеллеген, икенчедән, картны үзен, асылын, тәшәббес[1] вә фикерен, хәтта бәйрәмен истиһза[2] иткәнлеген аңлатырга тели иде Ул башка һәрнидән артык үзенең хөббеннәфесе[3] кырылганлыктан картка ачуы кабарган вә үчеккән иде. Карт үзенең бик нык торганлыгын аңлатырга теләп, моның сүзләрен бер дә иәетмәгән рәвештә, моңар җавап бирмәде. Хатын тагын картны чәнчү фикере белән:

— Тиз генә таба алсаң яхшы булыр иде дә бит, — диде вә иренләрен бөрештереп күзләрен янә дә артыграк кысты. Чыраен сөйкемсез генә көлемсерәү рәвешендә тота иде.

— Тапканчы эзләрмен, Аллаһ боерса! Беләсеңме шуны, тапканчы! — Карт шулай дигәч, хатын үз-үзен көчләп кыткылдап көлеп җибәрде:

— Җитәр, җүләрләнәсең, дим, ят, тынычлан инде. Әллә нишләп намаздан көйсезләнеп кайткансың, көләсем килә хәтта, — диде.

***

Фәизәбикә Габделҗәлил бабаның кече хатыны иде. Баба аңар өйләнгәч, өлкән хатыны ике ел торып вафат итте. Ул хатынның башка балалары үлә килеп, унөч-ундүрт яшьләрдә бер кызчыгы гына калган иде. Хәзер сүз шул кыз өстендә булды.

Карт урынына яткач та күңелендә һаман шул кызы әйләнә иде. Ул ястүдән кайтышлый үзенең капкасына җиткәндә генә чиксез фәзадагы йолдызларга күзе төшеп, күз алдында саф-саф тезелгән фәрештәләр күренгән кебек булды; алар гүя үзләренең кар кебек ак вә киң канатлары, ис-гакыл китәрлек матур вә нур эчендәге көләч йөзләре белән куе караңгылык эчендә чиксез яктылык вә нур чәчеп бәйрәм каршылыйлар; алар бик күп гариб вә күңеле сынык кешеләрне, күзе яшьле ятим вә ташланган бичараларны урталарына алганнар, юата вә шатландырырга телиләр, яшьләрен сөртеп, көлдерергә тырышалар... Зөһрә һәм алар арасында.

Карт яткан җирендә йоклый алмый һаман уйлый: менә Зөһрә арык кына бала... “Әткәй” дип моның муенына асыла, бите белән битенә сыйпала, кош мамыгы кебек ләтыйф чәчләр белән өртүле башыннан үбәргә мәел иттерә[4]... Шуннан соң ул тал чыбыгы кебек нәфис вә сөйкемле буй туташ була китә.. Ятим була. Уналты яшьләрендә генә чагында, яшь анасы үзенең бер якынына кияүгә бирә. Җаны танмый, тыныч күрми, анда кыйнала, газаплана, монда килсә сөрелә, куыла. Шулай итә-итә бу зәгыйфь мәхлук бервакыт бөтенләй урталыкта күренми башлый... Тик кайчагында исеме генә, ул да булса пычрак кеби, нәфрәт вә хәкарәт[5] белән телгә алынгалый тора...

***

Икенче урында гына йоклаган Фәизәбикәнең хырылдау тавышы картның колагына гүя әллә кайда бик түбән урыннан, караңгы сазлык вә пычрак җирдән ишетелгән кебек була. Зөһрәне һаман да нурга чорналган карт кебек ак канатлы, күз камаштыргыч ләтыйф мәхлуклар арасында югарыда күреп тора. Бер күрә – ул кыйналган, җылый, тегеләр аны юаталар; бер күрә – аны үги анасы тибеп сөргән, ул җылый, тегеләр аның яшен сөртә, назлаталар; бер күрә – ул тәмам ташланган, аның бәйрәме юк! Шуның өчен ул үкереп җылый, Ходаның ләтыйф фәрештәләре аңар бәйрәм әзерлиләр...

II

...Әллә кайда хыялы ерак-ерактан моңлы көй тавышы килә иде. Гүя габидә-монашкалар эчөзгеч моң белән көйләп дога укыйлар, һәммә нәрсәдән өстен бер көчкә ялвара, сыгыналар. Арада бала җылаган тавышлар ишетелгән кебек була.

Ул күзләрен ача, тавыш әкренләп югала бара. Ә... стена аръягында сәгать суккан икән. Менә звонок чыңгыраталар.

Ул урын өстеннән башын күтәреп, кечкенә вә ләтыйф аякларын караватыннан салындырып, урынлары бик билгеле булган йомшак туфлиләрен карамыенча гына аягы белән табып киде... Ике үрем чәч толымының берсе иң башыннан алдына салынган иде, ул уйга калган кыяфәттә толымының сүтелгән очын үргәләп, арка тарафыннан җибәрде. Аһ, йокы арасындагы дога вә гыйбадәт тавышлары нихәтле матур вә моңлы ишетелгән иде. Ул һаман шуны күңелендә били, шул матур моңнан аерыласы килми иде. Ләкин дорфа вә кабахәт өн... Ни хәтле моңсыз, ничаклы күңелсез!

Менә ир тавышлы Ульяна бөерләрен чайкап арылы-биреле тыфкылдап йөри, хасталар өстәленә тупас кружкалар белән тык иттереп чәй вә икешәр шакмак шикәр куеп китә. Тагын килә, тагын китә. Әнә, чәче агара башлаган фелдьшерица Анна Васильевна зур күзлек аркылы кара күзләрен уйнатып, “тәртип” карап йөри...

Юк, юк, алар гына түгел, аһ, әнә, тәрәз аръягындагы тупыл агачының саргая башлаган япраклары да сынык күңелне җылаталар. Ике айдан бирле ул һәркөн озак-озак вакыт аларга карап тора, караган саен алар моның күңеленә җантырнагыч эч пошу сала киләләр. Көннән-көн аларның берничәсе сула, саргая, кызганыч хәят вә тормышының зәүвәле вә һәлакәтен хәтерләтәләр...

Берсекөн Анна Васильевна аңар, үзе теләсә инде больницадан чыгарга да яраганлыгын белдерде вә шулай да берәр атна торуы мәслихәт булганлыгын аңлатты. Ләкин бичара хаста моңар шатланасы урында, башына суккан кебек аптырап калды. Күп вакыт аны тынычсызлаган караңгы бер уй, бу юлы кинәт аның йөрәгенә тырнакларын батырып кысты: аның бит кайтып керере юк. Түгел башка урын, хак аслын пычраткан, рух вә хасиятен пычраткан гыйззәт вә намусын хәкарәт иткән әлеге ләгънәт оясының шомлы ишекләре дә бит хәзер инде аның өчен бикле, анда керергә дә юк юл.

Менә хәзер аның алдында зәңгәр кружкада суынып беткән сыек кына чәй, вә ике шакмак шикәр гүя аның хәрәкәтләрен көтеп торалар. Бу һаман башы ачык көе, чигәсе белән бер кулына таянган, күзләре түбән сызылган, әлегә моң вә ләззәтле гыйбадәт көен зиһене белән тыңлый. Аннан аерыласы килми тора. Гүя анда әнкәсенең тавышы да ишетелә...

Аның “кәгазенә” язылган яше 19 булса да, карап торышка ул 14-15 яшьлек кызчык дип әйтерлек нечкә вә зәгыйфь күренә иде. Әмма тар вә арык аркасына чем ак блуза өстеннән салынып төшкән ике үрем чәч толымнары утырган җиренә тиеп тора иделәр.

Ул бервакыт хезмәтче хатынның тавышына сискәнеп китте. Ульяна бүлмә ишегендә үзенең карлыккан тавышы белән:

— Менә монда ул, монда әнә утыра! — дип бер кеше кертте.

Кояшка каршы торган шикелле, күзләрен кысып, бүлмәгә бер карт кына адәм керде. Инде нишләргә дигән төсле иттереп, як-ягына карый иде. Шул арада бүлмәдә – караватында утырган зәгыйфь мәхлук, шашып калган шикелле, күзләрен барлыгына ачып карады да, утырган җиреннән сикереп торды вә тиз генә стенага таба әйләнеп, ике кулы белән йөзен каплады. Карт аңар якын килеп, бер кулын бик йомшаклык белән тегенең ике башына куйды да:

— Зөһрә, бәбкәм, син бит бу! Гает шәрифең котлы мөбарәк булсын! — диде. Шул сүзне әйтеп бетерер-бетермәс Зөһрә акырып җылый башлады.. Карт кызын кочаклап алып:

— Бәгърем, күз нурым, гаеттә еламыйлар... Мин сине алырга килдем, җаным, сөекле балам! Мин сине эзләп килдем, бу көн гает бит! Җылама, күз нурым... — дия-дия Зөһрәнең ачык башынннан, чәчләреннән үбә вә үзенең бите буенча яшьләре ага. Зөһрә, ярсыганлыгыннан һичбер сүз әйтә алмыйча, атасының муенына сарылып, туктый алмый һыңкылдап үкси генә иде.

***

Сәгать унынчы яртылар чамасында бәйрәм шатлыгы белән күңелләре тулган бәгъзе “визитчылар”, атка утырып шатлана-шатлана сөйләшеп үткән бер ата белән бер ызны да урамда күргәннәр, алар шул вакытта өйләренә кайттылар...

1913

[1] Тәшәббес — инициатива

[2] Истиһза — көлү, мыскыллау, ирония белән карау

[3] Хөббеннәфес — үз-үзен ярату

[4] Мәел итү — күңел белән нәрсәгә дә булса тартылу, омтылу

[5] Хәкарәт — мыскыллау, хурлау