Найти в Дзене

Арча районы эпиграфик истәлекләре

Бөек татар галиме Шиһабетдин Мәрҗани (1818–1889) күп кенә борынгы кабер ташларын ачыклаган һәм үзенең мәшһүр «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» исемле хезмәтендә аларның тулы текстларын теркәп калдырган. Галим тапкан эпиграфик материаллар арасында Арча районы Түбән Оры авылына караган ташъяма да бар, ләкин ул бүгенге көнгә хәтле сакланып калмаган. 1927–1928 елларда күренекле галим Гали Рәхим (1892–1943) Арча районының (ул вакытта Арча кантоны) кайбер авылларындагы борынгы кабер ташларын өйрәнгән. Нигездә, аны XVI–XVII гасырларга караган ташлар гына кызыксындырган. Ул Казан университеты каршындагы Татар­станны өйрәнү җәмгыятендә һәм Тарих, этнография, археология җәмгыятендә фәнни эш алып барган, берничә эпиграфик экспедициядә катнашып, шактый күп ташъязма истәлекләрне өйрәнгән. Г. Рәхим Иске Ашыт авылында өч, Түбән Орыда бер борынгы ташбилге тапкан һәм аларны, җентекләп анализлап, фәнни әйләнешкә кертеп җибәргән. Инде ул заманнарда ук ташларның сакланышы куандырырлык булмаган,

Бөек татар галиме Шиһабетдин Мәрҗани (1818–1889) күп кенә борынгы кабер ташларын ачыклаган һәм үзенең мәшһүр «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» исемле хезмәтендә аларның тулы текстларын теркәп калдырган. Галим тапкан эпиграфик материаллар арасында Арча районы Түбән Оры авылына караган ташъяма да бар, ләкин ул бүгенге көнгә хәтле сакланып калмаган.

1927–1928 елларда күренекле галим Гали Рәхим (1892–1943) Арча районының (ул вакытта Арча кантоны) кайбер авылларындагы борынгы кабер ташларын өйрәнгән. Нигездә, аны XVI–XVII гасырларга караган ташлар гына кызыксындырган. Ул Казан университеты каршындагы Татар­станны өйрәнү җәмгыятендә һәм Тарих, этнография, археология җәмгыятендә фәнни эш алып барган, берничә эпиграфик экспедициядә катнашып, шактый күп ташъязма истәлекләрне өйрәнгән. Г. Рәхим Иске Ашыт авылында өч, Түбән Орыда бер борынгы ташбилге тапкан һәм аларны, җентекләп анализлап, фәнни әйләнешкә кертеп җибәргән. Инде ул заманнарда ук ташларның сакланышы куандырырлык булмаган, текстларының шактый өлеше күренмәгән.

ХХ гасыр урталарында төрле галимнәр Казан арты төбәгендә археологик истәлекләр эзләгән һәм шул исәптән борынгы кабер ташларына да игътибар иткәннәр. Табылган материаллар нигезендә археологик карталар, альбомнар төзелгән. Арча районында иң борынгы ташбилгеләр XIII–XIV йөзләргә караган. Атаклы галим Һ. Йосыпов (1914–1968) Иске Ашыт, Иске Кишет авылларында Алтын Урда чорына караган борынгы кабер ташларын тапкан. XV йөзгә кагылышлы ташбилгеләрне ул Урта Аты саласында, XVI гасырга карый торганнарын Түбән Оры, Иске Ашыт, Иске Кишет, Кишмәт, Кадрәк, Урта Аты, Югары Аты, Зур Бирәзә, Наласа, Түбән Мәтәскә, Казиле, Югары Курса авылларында, XVII йөз белән билгеләнгәннәрен Түбән Оры, Түбән Мәтәскә һәм Кәче зиратларында ачыклаган.

Мәшһүр татар галиме Марсель Әхмәтҗанов Арча районы эпиграфикасын өйрәнүгә аеруча зур өлеш керткән: 1996 елда басылып чыккан «Арча төбәге тарихы» китабында ул үзе тарафыннан табылган шактый күп ташъязма истәлекләрнең укылышын биргән, анализлаган һәм кызыклы күзәтүләр ясаган. Ул хезмәттәге иң борынгы таш 1357 елга караган, ягъни ул вакытта әле Алтын Урда чорына караган ташлар да сакланган булган. Китапта кырыктан артык ташның тасвирламасы бирелгән. Шулай ук галимнең «XVII–XVIII гасыр татар ташбилгеләре» исемле кыйммәтле хезмәтендә дә Арча төбәге белән бәйле булган берничә борынгы ташъязма истәлек китерелгән.

Арча төбәгенең борынгы кабер ташлары әле һаман фәнни-практик яктан тулысынча өйрәнелмәгәнгә, андагы татар авылларының зиратларында һәм аерым каберлекләрендә хәзерге көннәргә кадәр юкка чыкмыйча сакланып калган бөтен ташъязма истәлекләрне барлау һәм өйрәнү өчен 2015 елның яз һәм көз айларында без берничә фәнни экспедициягә чыктык. Шул рәвешле, 1939 елга хәтле вафат булган кешеләргә куелган гарәп язулы кабер ташларының һәрберсен эзләп табып, фотога төшердек, үлчәмнәрен алдык һәм текстларын укыдык. Эшебезнең нәтиҗәсе игътибарыгызга тәкъдим ителә торган әлеге китапта тулаем чагылды. Барлыгы 93 авыл зиратында 1288 борынгы кабер ташы табылды. Бу бер район өчен гаять зур сан, чөнки Татарстанның башка районнарында 4–5 мәртәбә кимрәк ташбилге табылган.

Арча районының кайбер авылларында бөтенләй бер борынгы кабер ташы да табылмады, ә кайбер салаларда исә аларның саны йөздән артып китте. Әгәр дә кайсыдыр таш безнең игътибардан читтә калган икән, димәк, ул таш инде юкка чыккан яки таба алмаслык җирдә яткан булырга мөмкин. Без инде, көчебездән килгәнчә, бөтенесен дә эзләп табарга, берсен дә калдырмаска тырыштык.

Иң күп ташъязма истәлек ачыкланган авыл Яңа Кенәр булды (барлыгы 154 таш), чөнки анда өч зират бар. Икенче урында Түбән Оры саласы: 116 ташбилге табылды. Иске Ашыт авылының ике зиратында 112 борынгы кабер ташы сакланып калганлыгын ачыкладык, димәк, әлеге сала ташлар саны буенча өченче урында саналырга хаклы. Кызылъяр, Яңа Кишет, Югары Оры авылларында да шактый күп эпиграфик истәлек табылды.

Түбәндәге сылтама аша Арча районында табылган ташъязма истәлекләр турындагы китап белән таныша аласыз:

http://админ.татаровед.рф/uploads/libraries/original/fb200b0186b15ab94009df8e257864d43538a90a.pdf?1716366737