Райондашыбыз «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медаленә лаек булды.
Газинур Дәүлиевны «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орден медале белән бүләкләү турындагы указга Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Газинур Дәүләт улы Дәүлиев әлеге бүләккә халык сәламәтлеген саклау эшенә керткән өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен лаек булды.