Найти в Дзене
ТАТАРЧА ЧАТ

Сәхәр вакыты хакында

Пәйгамбәр (с.г.в.): “Ышанычсыз еллар килер, шулвакытта ялганчыга ышаначаклар, ә дөресен сөйләүчене ялганчы диярләр; сатлыкҗанга ышаныч белдерерләр, ә ышанычка лаеклыны кире кагарлар; һәм әр-Рувайбида телгә киләчәк”. Әр-Рувайбида нәрсәне аңлата? - дип сорадылар. Ул (с.г.в.): “Бөтен җәмгыятьнең мәнфәгатьләренә кагылган сорауларны тикшерүче томана кеше”, дип җавап бирде.

Бүген без шушы чорда яшәгәнебезгә шикләнәсе түгелдер инде. Берәр кеше яисә берәр төрле вакыйга хакында ялган сөйләсәләр, халык шунда ук бу ялганга ышана. Инде шушы ялганның ялган икәнлеген исбат итәр өчен күпме көч-куәт һәм вакыт сарыф итеп тә нәтиҗәгә ирешү бик авыр. Шушы ялган аркасында бер гаепсез кешеләр тоткын булып төрмәләрдә утыралар, дөресен сөйләгән кешене җәзага тарталар. Дөресен белгән шаһитны үтертер өчен миллион сумнар вәгъдә итеп төрле рэкетлар яллыйлар.

Әмма минем әйтәсе килгән сүз ул турыда түгел.

Аллаһының Илчесе (с.г.в.) әйтте: “Яктырыр алдыннан ашагыз, чөнки сәхәрдә бәрәкать бар”, диде. Икенче бер хәдистә, Ибн Габбас сөйләгән: “Пәйгамбәребезнең (с.г.в.): “Без пәйгамбәрләргә ифтарны иртәрәк, ә сәхәрне соңрак ашарга боерылды” (Ибн Хиббан, ат-Табарани, ад-Дыя. Сәхих хәдис), хәдисе бит юкка гына әйтелмәгән. Тагын шундый хәдискә юлыктым. Ибн Габбас сөйли: “Аллаһының Илчесе (с.г.в.) әйтте ди: “Таң ике төрле була: беренче таңда сәхәр ашарга була, әмма иртәнге намазны укырга ярамый; икенче таңда намаз укырга рөхсәт ителә, ә ашарга инде тыела”. (Ибн Хузәймә, Әл-Хәким, Әл-Байхаки.)

Менә шушы хәдистән аңлашылганча, без әле сәхәрне генә түгел, иртәнге намазны да вакыты кергәнче укыйбыз икән. Барлык мөселманнарга да мәгълум, вакытыннан алда укылган намазның кабул булмавы. Ә без таң беленә башлагач та (таңның беренчесе) намазга басабыз. Иблис шулчаклы мәкерле ки, ул безнең сәхәр ашауда булган бәрәкәтне генә түгел, вакыты кергәнче намаз укытып, иртәнге намазларыбызны да урлый икән. Ә Пәйгамбәребез (с.г.в.): “...иртәнге намазны укырга ярамый...”, дигән бит, таң ата башлагач бары сәхәр ашарга гына ярый. Ә сәхәр вакытына килгәндә, кайчандыр ниндидер ахмак әйткән сүзгә карап, сәхәр вакыты кергәнче, кояш чыгарга ике сәгать алдан ашап куябыз һәм сәхәр бәрәкатен югалтабыз.

Аңлаешлырак булсын өчен сәхабәләрдән килгән хәбәрләрне китереп китик.

Зирр бин Хөбәеш Хөзәйфәдән сорады: “Пәйгамбәр (с.г.в.) кайчан сәхәр ашый иде? Ул җавап бирде: “Яктылык беленгәч, әмма кояш чыкмаган була иде”.

Зирр шулай ук хәбәр бирә: “Пәйгамбәр (с.г.в.) гадәттә сәхәрне атылган укның җиргә төшкәнен күрерлек булганда ашый иде.

Ә чынлыкта исә сәхәрне иртәнге намазга азан әйткәнче ашарга була. Ә иртәнге намазга азан (икенче таңда) күк йөзендә кызыллык беленгәч әйтелергә тиеш. Пәйгамбәребезнең хәдисеннән һәм сәхәбәләрдән килгән хәбәрләрдән без, иртәнге намаз вакыты кергәч кенә сәхәр вакыты тәмам булганын аңладык.

Гарәп телендә бу ике төрле таң болай атала. “Фаджр аль-казиб” – ялган яктылык, бу вакытта әле, хәдистә әйтелгәнчә, намаз вакыты кермәгән, ә сәхәр вакыты чыкмаган була. “Фаджр аль-садик” - чын яктылык, бу вакытта инде сәхәр ашау вакыты чыга (имсак), ә иртәнге намаз вакыты керә.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) Коръәндәге: “...таңның ак җебе кара җебеннән аерылганчы ашагыз, эчегез...” (2. 187) , аятьне аңлатып болай ди: “Ашагыз, эчегез, сезне күктә барлыкка килгән ак төс ялгыштырмасын. Яктылык алланганчы ашагыз, эчегез!” (Әхмәд)

Гайшәдән (р.А.г.) хәбәр ителә: “Гадәттә Билал азанны төнлә әйтә иде. Пәйгамбәр (с.г.в.) әйтте: Ибн Умм Мактүм икенче азанны әйткәнче ашагыз, эчегез, дип. Ул икенче азанны чын яктылык барлыкка килгәч кенә әйтә иде. (Бохари)

Мөхтәрәм мөселман кардәшләр! Без сәхәр ашап бетерү вакытын бик иртә вакытка билгеләп, сәхабәләрдән дә саваплырак булырга тырышабызмы әллә? Шушы гамәлебез белән мөселман кардәшләребезгә өстәмә кыенлыклар китерү турында уйлап карамыйбызмы?

Галим һәм имамнарның төп вазыйфасы мөселманнарга гамәлләрендә авырлык китерү түгел, ә җиңеллек юлларын эзләү. Аллаһы Тәгалә әйтә: “...Аллаһы сезгә җиңеллек тели, авырлык теләми...”. (2. 185) “Аллаһы беркемгә дә көче җитмәс гамәл йөкләмәс. Әгәр кеше изге гамәл кылса, үз файдасына, начарлык кылса үз зарарына булыр”. (2. 286)

Имам Суфьян Ас-Саври әйткән: “Хакыйки галим шулдыр, кем (шаригать нигезендә) кешеләргә җиңелрәк юл таба, катлауландыру өчен бернинди дә гыйлем кирәкми”.

Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) тагын бер хәдисен карап узыйк: “Сезнең арагызда шундыйлар да бар, алар кешеләрне исламнан читләштерәләр”. (Бохари, Мөслим)

Мөхтәрәм милләттәшләр, газиз дин кардәшләрем, инде язылган кадәресе дә җитеп торыр иде, әмма Шайтан шул кадәр мәкерле, мөселманнарның тырышып җыйган савапларын югалтыр өчен бөтен көчен куя. Кешене файдасыз гадәттән аеру бик кыен бер хезмәт. Шуның өчен шушы урында Ибн Габбас һәм шейх Албаниның сүзләрен русчадан тәрҗемә итеп тормыйча китереп китәсе килә:

“Ибн Аббас сказал: “Аллах дозволил вам есть и пить, пока ваши сомнения не исчезнут (относительно рассвета)”. (‘Абду-Рраззакъ, хафиз Ибн Хаджар назвал иснад достоверным См. “Фатхуль-Бари” 4/135.)

Сказ шейх Альбани: «Я хочу напомнить о том, что было упомянуто в предыдущем хадисе: «…и задерживать предрассветную пищу». («Моя Умма будет на добре, пока люди будут ускорять разговение и задерживать предрассветную пищу».) Это означает деяние, противоположное ифтару. Он, мир ему и благословение Аллаха, приказал, чтобы мы поспешили с ифтаром. Но что касается сухура, то он должен быть отсрочен. Но то, что происходит сегодня, полностью противоречит этому, так как множество людей принимают свой сухур задолго до фаджра (утренняя молитва). Не подобает делать так. Это противоречит Сунне, выраженной в высказываниях Пророка, мир ему и благословение Аллаха, и его практике. Сподвижники Пророка, мир ему и благословение Аллаха, отсрочивали сухур на такое позднее время, что один из них уже почти слышал азан, продолжая есть. Он задержал сухур”.

Шейх Албани дәвам итеп болай ди:

«Еда становится запрещенной, с начала времени молитвы фаджр. Нет никакого промежутка времени между этими двумя вещами (т.е. началом поста и началом времени молитвы). Нет никакого отказа от пищи и питья за четверть часа, больше или меньше этого, до начала времени молитвы фаджр. Нет совершенно. Поскольку молитва становится предписанной, когда появляется истинный рассвет, и питание становится запретной, для постящегося, когда появляется истинный рассвет. Поэтому нет никакого промежутка между этими двумя делами, и мало того противоречит достоверным хадисам».

Инде тагын бер хәдисне китереп китәсе килә.

Әбү Хөрәйрәдән китерелә, Аллаһының Илчесе (с.г.в.) әйтте: “Әгәр иртәнге намазга азан әйткәндә сезнең арадан берәрегезнең кулында ашамлык белән савыт булса, ашамлыгын ашап бетермичә савытын куймасын”. (Әбу Дауд 1/549, Әхмәд 2/423, әл-Хаким 1/426, әл-Байхаки 4/218, әд-Дәракутни 2/165)

Бу хәдиснең дөреслеген тагын бер хәдис исбатлый. Әбу Умама сөйләгән: “Бервакыт намазга азан әйтелгәндә Гомәрнең кулында су белән савыт иде, ул Пәйгамбәрдән (с.г.в.) сорады: “эчеп бетеримме моны, әй Аллаһының илчесе?” Ул (с.г.в.): “Әйе, эчеп бетер”, диде. (Ибн Джарир ат-Табари 3017)

Билгеле булганча, Пәйгамбәребезнең ике мөәзине булган, берсе Билал, икенчесе сукыр Ибн Умм Мактүм. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Билал азанны төнлә әйтә, шуның өчен азанны Ибн Умм Мактүм әйткәнче ашагыз эчегез”, диде. (Мөслим)

Сүмра Ибн Җүндуб вәгазендә Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисен сөйләде: “Сезне Билалның азаны да, күк йөзендәге яктылык та, аллык белән алмашмый торып сәхәр ашаудан аермасын”. (Мөслим)

Мөхтәрәм мөселман милләттәшләрем!

Һәрбер кылган гамәлебез, тоткан уразаларыбыз, укыган намазларыбызның савапларын югалтмыйча барчабызга дә җәннәт әһелләре булырга насыйп булса иде.

Рәсим Хәбибулла.