Найти тему
ТАТАРЧА ЧАТ

ТИРӘН ҺӘМ МӨСТӘНИР ФИКЕРЛӘҮ

Кайвакыт мин эш өстәлемдәге глобуска карап уйланып утырам да, үземне Җир шарына ерактан — галәм киңлегеннән караган кебек хис итә башлыйм. Әйе, иксез-чиксез галәмдә безнең планета бер тузан бөртеге кебек кенә. Чөнки бу чиксезлектә нинди генә планеталар һәм йолдызлар юк. Космосны өйрәнүче галимнәр әйтүенчә, кайбер йолдызларның диаметры безнең Җир белән Кояш арасы чаклы икән. Бу әле безнең галактикага кергән йолдызлар турында гына сүз бара. Һәм галимнәр заманча электрон приборлар, телескоплар, компьютрлар ярдәмендә безнең галактикада гына да чама белән 200 млрд. йолдыз һәм планета булуын исәпләп чыгарганнар. Ә андый галактикаларның безгә билгелеләре генә дә 200 млрд. чамасы икән. Димәк, галәмнең иксез-чиксез булуы фәнни яктан дәлилләнгән. Шулай булгач, Җир шары галәм киңлегендә чагыштырмача тузан бөртеге чаклы гына дибез икән, без моны шул дәлилгә таянып, ышанып әйтәбез. Менә шушы «тузан бөртеге» ничек итеп икенче бер «тузан бөртеге»нә, яисә үзеннән зуррак бүтән бер күк җисеменә бәрелмичә хәрәкәт итә ала икән? Яки ни өчен Җир шары Кояштан ераклашып, тагын да зуррак йолдызларга таба юл томый? Без мәктәптә алган белемнәргә таянып фикер йөртсәк, ягъни бар нәрсә дә үзлегеннән барлыкка килгән дип фаразласак, күк җисемнәре галәмдә тәртипсез рәвештә, бернинди канунчалыкларга да буйсынмыйча хаотик хәрәкәттә булырга тиешләр бит. Әйтик, ни өчен Кояш тирәсендә хәрәкәтләнүче планеталарның берсе дә Кояшка егылып төшми яисә берсе икенчесе белән бәрелешми?

Хөрмәтле укучылар, хәтерли торгансыздыр, 1982 елда зур дәрәҗәле адашкан галимнәр: « Дөнья бетәчәк, бөтен планеталар бер сызыкка җыелып, барысының тарту көчләре кушылу нәтиҗәсендә Кояш ярылачак»,— дип куркыттылар. Шушы дини яктан надан калган галимнәр инкарь иткән Коръән тәфсиренә күз салыйк: «Ул — Аллаһы, кичне һәм көндезне һәм Кояшны, Айны яралтты. Кояш, Ай вә йолдызлар галәм киңлегендә йөзеп йөрерләр» (21.33).

Димәк, Кояшны, Айны, Җирне һәм йолдызларны Аллаһы Тәгалә яралткан. Ә менә алар яралтылганчыга кадәр галәм бушлыгы булдымы икән? Бәлки Аллаһы Тәгалә һәрбер йолдызны барлыкка китереп шул галәм бушлыгына урнаштыра баргандыр?

Атеистларның: «Мөхәммәд кенә язган китап бит ул Коръән»,— дигән сүзләрен исебездән чыгармаган хәлдә Коръән тәфсиренә янә мөрәҗәгать итик:

«Аллаһы — моңарчы башлангычы булмаган Күкне һәм Җирне яралтучы» (6.101).

Димәк, Аллаһы Тәгалә Җир һәм Күкләрне яралтканда әле бернәрсә дә, хәтта без «пространство» (фәза) дип әйтергә күнеккән галәм бушлыгы да булмаган. ХХ йөздә астрофизика өлкәсендә эшләүче алдынгы карашлы галимнәр галәмнең (вселенная) һәм галәмдәге җисемнәрнең юктан бар ителүләрен һәм аларның барысы да бер үк вакытта барлыкка килүен исбат иттеләр. Фәнни тикшеренүләр нәтиҗәсендә барлык күк җисемнәренең беръюлы бик куәтле шартлаудан соң барлыкка килүе ачыкланды. Галимнәр галәмнең «Зур шартлау» нәтиҗәсендә юктан бар булуын гына түгел, ә үтә төгәл заманча техника ярдәмендә, аның әле һаман киңәя баруын да ачтылар. Ягъни йолдызлар бер-берләреннән, шул исәптән безнең Кояш системасы да башка йолдызлардан ераклаша бара. Аңлаешлырак булсын өчен, балалар кабартып уйный торган шарны күз алдына китерик. Әгәр дә шар өслегенә ачык күренерлек итеп нокталар билгеләп чыксак һәм шарны өреп кабартсак, ул кабарган саен без ясаган ноктлар бер-берсеннән ераклаша барыр. Бу турыда Коръәндә болай диелә: «Без Күкне куәтебез белән төзедек. Хакыйкатьтә, Без — киңәйтүчебез» (51.47).

Монда, хөрмәтле укучым, шуны ныклап аңлап китү мөһим: астрофизика өлкәсендәге галимнәр Коръән аятьләре белән алдан таныш булмаганнар бит. Ләкин аларның фәнни ачышлары инде 1400 ел элек Коръәндә бәян ителгән. Бу исә изге китапның кем тарафыннандыр язылмавын, ә барча галәмне, күкләрне, Кояшны, Айны, Җирне һәм шул исәптән Җирдәге тереклекне юктан бар кылучы Аллаһы Хак Субханә вә Тәгалә тарафыннан безгә иңдерелгән булуын раслый.

Кешеләр күп дәверләр дәвамында, Кояш бер урында хәрәкәтсез тора, аның тирәсендәге планеталар гына хәрәкәт итә, дип ышанып килгәннәр. Инде астрофизика галимнәре Кояшның да хәрәкәттә булуын һәм аның, үз иярченнәрен ияртеп, Вега йолдызына таба сәгатенә 720000 километр тизлек белән очып баруын ачыкладылар. Баксаң, Коръәндә ул турыда да бәян ителгән аять бар икән. «Кояш Аллаһы билгеләгән вакытка чаклы үзенең юлында йөреп торадыр, Кояшның шулай йөреше һәр эштә җиңүче вә һәрнәрсәне белүче Аллаһы әмере иләдер» (36.38).

Инде галәм киңлекләреннән үзебез яши торган «тузан бөртеге» — Җиргә әйләнеп кайтыйк. Аллаһы Тәгалә безгә Коръәндә Җир белән Күкнең әүвәл икесе бер масса булуын һәм соңыннан аларны аеруы хакында хәбәр бирә. Моны дәлилләүче фәнни ачышлар да ясалды.

«Ә кяферләр күрмиләрме, Җир вә Күкләр кушылган иделәр. Без аларны аердык һәм һәр терек мәхлүкъны судан халикъ кылдык. Инде шуларны белеп тә иман китермиләрме?» (21.30).

Әле ХХ гасырда гына фән әһелләре Җир шарының җиде катлы күк гөмбәзе белән төрелгән булуын ачтылар. Аларның Җир өслегенә иң якыны тропосфера дип атала, аннан соң — стротосфера, аның өстендә без инде күп тапкырлар ишеткән азоносфера урнашкан, тагын да югаррак күтәрелгәч — мезосфера, термосфера, ионосфера, экзосфера.

Галимнәр әйтүенчә, күк гөмбәзендәге һәрбер катламның үз вазифасы бар, ягъни алар тереклек ияләрен галәмнән килгән зыянлы нурланышлардан, -273° С салкыннан, Җир өстенә коелган кометалардан саклап торучы калкан ролен үтиләр. Шушы җиде катламның берсе генә юкка чыкса да Җир йөзендәге тереклек һәлакәткә дучар булачак икән. Инде менә шушындый фәнни ачышлардан соң, бар нәрсә дә үзеннән үзе барлыкка килгән, ягъни боларны бар итүче, Җирне һәм күк гөмбәзен җиде катлы итеп яралтучы булмаган, дип әйтергә телебез әйләнә аламы?

«Ул — Аллаһы Җирдәге барча нәрсәне сезнең өчен халикъ кылды, соңра Күкне төзергә теләде һәм Күкне җиде кат итеп төзеде. Ул һәр нәрсәне белүче» (2.29).

«Ул ике көндә алардан җиде кат Күк төзеп тәмамлады, һәр Күккә үзенең вазифасын әмер итте һәм без, дөньяның Күк йөзен яктырткычлар белән һәм саклау өчен бизәп куйдык. Бу — Гыйззәт, Гыйлем иясенең тәкъдире» (41.12).

Менә шулай итеп Аллаһы Хак Тәгалә моннан 1400 ел элек, кеше кулында әле көчле телескоплар түгел, чак кына зурайткыч пыяла да булмаган дәвердә, бүгенге галимнәрнең күп көч һәм мал исраф итеп ясаган ачышларын Коръәни Кәримдә бәян итеп, аңлатып бирә.

Әйе, әлбәттә, Аллаһы Тәгалә, югарыда китерелгән аятьтә әйтелгәнчә, «Гыйззәт, Гыйлем иясе» булмаса, шундый төгәллек белән Җир өстендәге тереклекне, шул исәптән без — кешеләрне, безнең өчен Җирдәге барлык табигатьне, кәсеп итү өчен көннәрне һәм ял итү өчен төннәрне булдырып, иген игү, җиләк-җимеш үстерү өчен елны дүрт фасылга бүлеп, безнең яшәешебез өчен бик күп уңайлы шартлар тудырыр идемени?!

Әйе, Аллаһы Раббыйл Гыйззә безгә — кешеләргә яшәү өчен бөтен шартларны тудырган. Җиребез Кояш системасындагы башка планеталарның берсендә дә булмаган могҗизалар белән тулы. Иксез-чиксез сандагы олы һәм кече елгалар да, челтерәп аккан чишмәләрнең тәмле эчәр сулары да, чәчкән игеннәребезне, бакчаларыбызны үстерүче шифалы яңгырлар да — акыл җитмәслек гаҗәеп могҗиза! Барысы да адәм балалары — кешеләр өчен!

«Елгалар агып, хөрмә һәм йөзем җимешләре үсеп торган бакчаның булуын яратырсызмы? Әлбәттә, яратырсыз. Шундый бакчаның кечкенә балалары булган хуҗасы картлыкка ирешкән вакытта утлы җил килеп көйдерсә, бакча хуҗасы яратырмы? Әнә шулай Аллаһы сезгә аятьләрен бәян итә, шаять фикерләп карарсыз!» (2.266).

Аллаһы Тәгалә адәм балаларын әнә шулай һәрдаим уйланырга, фикер йөртергә чакыра, чөнки Ул кешегә, хайван-җәнлекләрдән аермалы буларак, акыл биргән. Һәм акыл кешенең иң көчле коралы, ә корал эшләмәсә — күгәрә. Күгәргән корал бернәрсәгә дә ярамый.

«Ул, Аллаһы, күктән үлчәү белән яңгыр иңдерәдер, ул яңгыр белән үле җирне тергезеп һәрнәрсәне үстерәдер, үләннәр чыккан кебек сез дә каберләрегездән чыгарсыз» (43.11). Аллаһы Тәгалә бу аятьтә яңгырны үлчәү белән иңдерүе хакында хәбәр бирә. Чыннан да, явым-төшемне өйрәнүче галимнәр безнең көннәрдә заманча техника ярдәмендә моның хакта да шулай икәнлеген ачыклаганнар: Җир өслегеннән һәр секунд саен 16 млн. тонна су парга әверелә, бу бер елга 505 триллион тонна дигән сүз. Һәм ел әйләнәсендә нәкъ 505 триллион тонна явым -төшем була.

Коръән Кәримнең Аллаһы Тәгалә тарафыннан иңдерелгәнлегенә тагын бер фәнни дәлил түгелме соң бу? Кире каккысыз дәлил!

Аллаһы Тәгалә Үзенең изге китабында хәтта яңгырның ничек барлыкка килүен дә бәян итә.

«Аллаһы җилләрне җибәрер, вә алар белән болытларны күтәрер, вә ул болытларны Үзе теләгәнчә бер-берсенә кушып туплар, вә кисәкләргә бүләр, күрерсең, яңгыр болытлар арасыннан чыгар, әгәр ул болытларны Үзе теләгән бәндәләренә ирештереп яңгыр яудырса, шул вакытта алар шатланырлар» (30.48).

Су парлары, без мәктәпләрдә өйрәнгәнчә, югары күтәрелеп, салкын һава агымына эләккәнлектән генә яңгыр булып яумый икән бит. Җирдән күккә пар булып күтәрелгән су яңгыр булып кире җиргә төшкәнче әле 3 баскыч уза икән:

1. башта Аллаһы « җилләрне җибәрер…»;

2. «…алар белән болытларны күтәрер вә ул болытларны Үзе теләгәнчә бер-берсенә кушып туплар вә кисәкләргә бүлер…»;

3. «…яңгыр болытлар арасыннан чыгар…».

Яңгырның шулай өч баскыч үтеп тууын галимнәр һава локаторлары ярдәмендә ачыклаганнар.

Хөрмәтле укучым! Кешелек дөньясы фән һәм техника тәрәккыятенең югаррак баскычларына күтәрелгән саен Коръән аятьләрендә иңдерелгән мәгълүматның дөреслеге фәнни ачышлар белән дәлилләнә бара. Моны без үзебез дә һәрдаим ишетеп-күреп торабыз. Инде 1400 ел элек дөньяның барлык кешеләре вә кавемнәре өчен Аллаһы Тәгалә тарафыннан иңдерелгән Коръәннең ниндидер бер кеше тарафыннан язылмаганлыгына, аның адәм балалары кулы белән языла аламаганлыгына тирән һәм мөстәнир фикерләр аша ирешкәнсездер дип уйлыйм.

Рәсим Хәбибулла.