Инде икенче ел рәттән искиткеч олы белгечләр булып күренергә тырышкан надан имамнар ураза тотучы мөселманнарның сәхәрләре сәхәрдән, иртәнге намазлары намаздан китмәсен өчен зур тырышлык куялар. Бу имамнарга Коръән аяте дә, Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хәдисләре дә кирәк түгел. Әгәр кеше Аллаһыга һәм Аның Пәйгамбәренә (с.г.в.) иман китереп, Ахирәт көнендә кылган гамәлләре өчен җавап бирергә кирәклегенә ышанса, болай мөселманнарның башларын катырып тузга язмаган җәдвал төземәячәгенә ышанам. Әмма... “Ашагыз, эчегез хәтта таңның ак җебен кара җебеннән аера алганчы, аннары рузәне кояш баеганчы тотыгыз!” (2. 187) Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: “Офыкта өскә вертикаль сузылган яктылык иртәнге таң булмый. Таң ата шул вакытта, кайчан офыкта (горизонтта) кызыллык як-якка тарала”. Пәйгамбәребездән тагы шундый хәдис килә: “Ашагыз һәм эчегез, сезне көнчыгышта өскә таба күтәрелгән яктылык һич шикләндермәсен. Ашау-эчүне көнчыгыштагы офыкта кызыллык як-якка таралганны күргәч туктатыгыз!” Ибн Габбас сөйләд