Атаклы татар әдәбият галиме, тәнкыйтьче Җамал Вәлиди 1914 елның 2 ноябрендә «Вакыт» газетасында чыккан «Матбугат галәмендә» мәкаләсендә Шәриф Камалның «Хикәяләр төркеме» исемле яңа җыентыгында бәяләмә язган. «Хикәяләр төркеме» Шәриф Камал әфәнденең газета вә журналларда басылган кечкенә хикәяләреннән гыйбарәттер. Ш. Камал әфәнде әлегә кадәр тиешенчә тәкъдир ителмәгән вә шөһрәте таралмаган бер язучыдыр. Моңа ике сәбәп булырга мөмкин. Әүвәл, Шәриф әфәнденең истигъдады[1] тиешле дәрәҗәдә эш күргәне юк. Ул, дөрес, вакытында байтак нәрсәләр язды. Ләкин бу хәл озакка бармады. Соңга таба аның тавышы сирәкләнде. Икенчедән, аның күбрәк һәм яхшырак әсәрләре күпчелеккә аңлашылып бетәрлек рәвештә булмый. Аның хикәяләрендә булган төп мәгънәне, чын кыйммәтне аңлау өчен, байтак әдәби зәвыкъ һәм әдәби тәрбиягә малик булырга кирәк. Ш. Камалның әсәрләрендә гади күзләрне томанландыра торган бер нокта – аларның нинди булса да бер вакыйганы ачык итеп башыннан ахырына кадәр сөйләп бирү юлы белән язылмыйча,