1.Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә- тәрбияле баладыр. Ата һәм ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык һәм ахирәттә йөзгә аклык китерер. Тәрбияле бала дөнья байлыгына да бирелмәс һәм бер дәүләт патшалыгы белән дә алыштырылмас аны һәркем яратыр һәм мактап телгә алып сөйләр, ни сораса да бирерләр.
2.Тәрбияле бала бик билгеле булыр. Эшләгән эшләре тәрбиясен күрсәтеп, белдереп торыр.
3.Тәрбия һәм әдәп кадәр кешеләрне сөекле күрсәткән нәрсә дөньяда юктыр, шулай ук тәрбиясезлек, әдәпсезлек кадәр дошман күрсәткән нәрсә дә юктыр.
4. Ата һәм аналарыгыз хозурында бик әдәпле булыгыз, аларның сүзләрен яхшы тыңлагыз, ишарәләрен аңлагыз, алар белән артык кычкырмыйча, әдәпле итеп, ачык сөйләшегез.алар аягүрә торганда, сез утырып тормагыз.
5.Атагыз һәрнәрсә бирер булса, үзенең мәрхәмәте белән бирер, шуның өчен , нәрсә дә булса сораган вакытта, янында чит кешеләр булмаган вакытта сорагыз. Әгәр дә теләгән нәрсәләрегезне бирмәсәләр - күп борчылмагыз, чөнки сезгә нәрсә кирәк вә нәрсә кирәк түгел икәнлеген, вә сезгә нинди әйберләр яраклы булып, ниндиләре яраклы булмавын алар бик яхшы белерләр.
6.Атагызның иң якын дусты булса да, атагыздан башка кешедән кирәк әйберегезне сорау гаеп эш вә гаилә хөрмәтен җибәрүдер. Шуның өчен барлык теләгән әйберләрегезне атагыздан сорагыз!
7.Кайбер балалар булыр ки: аталарының малларына ышанып, һичбер кәсеп вә эш юлына кермәсләр, бәлки ялкаулыкка гадәтләнерләр.Ахырда бер көн килер, акчалары да бетәр. Тереклек итәр өчен, кулда һөнәр дә булмас. Шуның өчен ата малына ышанып тормыйча, бәлки никадәр бай баласы булсагыз да булыгыз, үзегезне кеше баласы санап, һөнәр өйрәнергә тырышыгыз!
8.Дөньяда торган вакытта, шатлыкларны сөйләр, кайгыларны чишеп эчне бушатыр өчен, иң якын, иң ышанычлы бер кешегә мохтаҗ булынадыр. Ләкин бу эшләр өчен ата белән анадан артык һичкем булмас, чөнки болар баланың шатлыгы өчен хәтта үзеннән артык сөенәдер, вә хәсрәтләре өчен кулдан килгән барлык чараларны күрүдә кимчелек итмәсләр. Шуның өчен серләрегезне боларга сөйләгез, сер хәзинәләрегезгә һәрвакытта ата вә аналарыгызның күңелләре булсын!
9. Гәүдәгез-тәнегез үсеп көч кергәч тә, кулларыгыздан килгән эшләрдә ата вә аналарыгызга ярдәм итүче булыгыз, бәлки шәфкать вә хезмәтләрегезне тагын да арттырыгыз, алар исә сезнең яшь вакытларыгызда вә иң зәгыйфь булган көнегездә тәрбияләп үстергәннәр. Бер көн җитәр - сез дә ата булырсыз, исәпләп карагыз, шул көндә балаларыгыз хөрмәтегезне сакламасалар, риза була белерсезме? Иң изге Рәсүл (Аңа Аллаһы Тәгаләнең хәер догасы һәм сәламе булсын!) әфәндебез хәзрәтләре: “Аталарыгызга изгелек итегез, сезгә балаларыгыз изгелек итәр”, - дигән мәгънәдә бер сүз сөйләгән.
10. Кайбер балалар булыр ки: аталарының тәрбияләрендә вә мәрхәмәтләре күләгәсендә рәхәтләнеп үсәрләр дә, үскәннән соң, аталарының фикерләренә каршы килерләр, сүзләрен ишетмәсләр, аларның гамәлләрен аз күреп көләрләр. Сез шулай инсафсыз булмагыз! Аталарыгыз исә сезнең өчен җаваплы булмый, бәлки алар өчен сез җаваплы булачаксыз. Замана көннән-көн алга барып вә гыйлемнәр артып торганлыктан, бу көндәге бөек бер галимнең иртәгәсе көндә бер шәкерт дәрәҗәсенә калачагы табигыйдер. Өч катлы бина салу турындагы булган мактау өченче катны төзүчеләргә булган кебек, нигезне салучылар да гаепләнергә тиеш түгелләр.
11. Туганнарыгыз – ата вә аналарыгыз соңында иң якын кешеләрегездер. Шуның өчен алар белән һәрвакыт әдәпле һәм мәрхәмәтле булыгыз! Боларның олыларын ата вә ана урынына санап, итагатьле булыгыз вә сүзләрен тыңлап гамәл итегез! Кечеләренә шәфкатьле булып, аларны сүкмәгез, кулларында булган нәрсәләрне тартып алмагыз. Чөнки болай итү аларның каннары бозылуга вә ата-ананы ачуландыруга сәбәп була.
12.Туганнарыгыз әйтүләрен көтеп тормыйча, һәр эшәрендә ярдәмче булыгыз, кулыгыздан килгән изгелекләрне бер дә алардан кызганмагыз!
13.Туганнарыгызның серләрен яхшы саклагыз, аларга шатлыклы хәбәрләр сөйләп (әгәр дә аларга зарар китерәчәк булмаса), яманнарын сөйләмәгез! Сүз вә гамәлләрегез белән аларга ихласлы булыгыз, гаепләрен яшерегез, һәрвакытта ачык йөз вә киң күңел белән каршы алыгыз!
14.Ата-ана вә туганнарыгыздан соң сезгә якын кешеләр - үзегезнең кардәшләрегездер.Болар да сезнең сәгадәтегезне вә бәхетегезне теләрләр. Шуның өчен боларга да ата-ана вә туганнарга булган мөгамәлә кебек мөгамәләдә булыгыз. Шатлык вә кайгы вакытларны уртаклашыгыз, хаҗәтләрне гүзәл сурәттә үтәгез!
15.Өй эчендә булганнар белән гүзәл мөгамәләдә булу- шәригать каршында иң сөекле эштер. Вә шуның өчен өй эчендә булганнар хакында әдәпле вә миһербанлы булыгыз. Өй эчендә булганнар рәхәт вә шат булсалар, сезгә дә рәхәтлек вә шатлык булыр.
16.Өй эчендә булган серләрне чит кешеләргә сөйләмәгез!
17.Кадерле диңгезгә зарар китермәс, әхлагыгызны бозмас, кызлык, хатынлык, аналык вазифаларына кимчелек итмәс вә белгәннәрегез белән тәкәбберлек итмәс шарты белән, ни дә булса булсын, өйрәнегез, вә ни дә булса булсын белегез!
Нәсыйхәтләр түбәндәге китаплардан алынды:
1.Ризаэддин Фәхреддин мемориаль музее. Ризаэддин Фәхреддин. Тәрбияле бала. -Әлмәт: 2023
2. Ризаэддин Фәхреддин мемориаль музее. Ризаэддин Фәхреддин.Гаилә.
- Әлмәт: 2019
3.Фәхреддин Ризаэддин.Нәсыйхәт. -Казан: Рухият, 2022