Районыбызда хәрби хәрәкәт ветераннары һәм чик буе гаскәрләренең күчмә музее эшли башлады. Беренче тукталыш — Норма урта мәктәбе. Күчмә музей ике көн Норма мәктәбендә халыкны кабул итте.
Иртәгә, 13 апрель көнне музей Балтач спорткомплексында кабул итә. Киләсе атнадан үзәк китапханәдә, Чепьядагы «Халыклар дуслыгы» музеенда, Яңгул авылында эшләячәк.
— Музейның зарурилыгы шунда, райондашларыбызны, мәктәп укучыларын хәрбиләр тормышы, чик сакчылары гаскәрләре тарихы белән таныштыру, патриотик хис тәрбияләү, — ди Чапшар авылында гомер кичерүче һәм күп башлангычларның башында торучы Шәүкәт Гаязов.