Балтач бистәсенең 5нче номерлы балалар бакчасында зур бәйге — «Балтач малае — 2024», «Балтач кызчыгы — 2024» бәйгесе узды.
Гаилә елына багышланган әлеге бәйгедә мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм аларның гаиләләре чыгыш ясады.
Бәйгедә катнашкан гаиләләр Татарстанда яшәүче төрле халыкларның мирасы, гореф-гадәтләре белән таныштырып, матур йолалар тәкъдим иттеләр: «Орчык өмәсе», «Солдатка озату», «Талбишек үрү», «Май канаты ясау», «Шәҗәрәләр өйрәнү», «Боз китүне карау», «Ипи пешерү», «Утын өю», «Чабата үрү», удмурт халкының «Кунак каршы алу», рус халкының «Кыз баланың чәчен үрү». Бәйгедә балалар үзләре, әти-әниләр, хәтта әби-бабайлар да бик актив катнашып, һәрьяклап һөнәрләрен күрсәттеләр. Искиткеч матур булды бәйге!
5нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменнән Фатыйхова Зифа әлеге бәйгедә Гран-при иясе булды. Котлыйбыз!