Оренбург өлкәсендә язгы ташу нәтиҗәсендә нинди куркыныч су басулар килеп чыгуын һәркем интернет челтәрләреннән яки телевидениедән күреп торды. Шул сәбәпле өлкәдә 14 меңнән артык йорт су астында калган, 16 меңнән артык кеше эвакуацияләнгән. Фотоларда шушы өлкәдәге түбәләре генә күренеп калган йортларны күргәч бик авыр тойгылар туа. Гомере буе тырышып салган өй, каралты-кура бер мизгелдә су астында кала, әле киләчәктә анда яшәп булу-булмавы да билгеле түгел. Шуны да ассызыклап үтәргә кирәк, өлкәдә яшәүчеләр бүгенге көндә эчә торган суга тилмерәләр, чөнки язгы ташу вакытында су белән тәэмин итә торган җиһазларга да зур зыян килә, су да эчәргә яраксызлана. Шуңа да бүгенге көндә бирегә гуманитар ярдәм белән бергә, шул исәптән Татарстаннан да су китерәләр. Бәлага тарыган Оренбург өлкәсенә ярдәм итәр өчен республикабыздан 56 кеше җибәрелде. Алар арасында райондашларыбыз да бар — Яңгул аерым постының бүлек командиры Рөстәм Сабиров, Чепья аерым постының бүлек командиры Эдуард Перемечев һәм Шәмә
Балтачлылар язгы ташудан зыян күргән оренбурглыларга ярдәм итә (фото)
16 апреля 202416 апр 2024
1
1 мин