«Авыл укытучысы — 2023» конкурсы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Мәгариф» журналы редакциясе һәм Бөтендөнья татар конгрессының республика иҗтимагый фонды тарафыннан үткәрелә.
Әлеге конкурс үз алдына авыл җирлекләренең гомуми белем бирү оешмалары эшенең нәтиҗәлелеген арттыру, педагогларның иҗади күнекмәләрен үстерү, авыл укытучыларының абруен арттыру максатын куя.
Балтач районы Кариле балалар бакчасы тәрбиячесе Зәйнуллина Гөлшат Тәбрисовна шушы конкурста җиңү яулады һәм 22 март көнне һөнәри бәйгеләрдә җиңүчеләрне котлау тантанасында бүләкләнде. Алга таба да уңышлар телибез аңа!