Бүген Балтачка эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Груничев Александр Станиславович килде. Ул район коммуналь хуҗалык карамагында булган һәм халыкка хезмәт күрсәткән оешмалар эшчәнлеге белән якыннан танышты. Александр Станиславович иң беренче Балтачның чүп полигоны эшчәнлеге белән танышты. «Благоустройство» оешмасының чүп җыю тәртибе белән кызыксынды. Бүгенге көндә тугыз авыл җирлегендә чүпләр атнага бер тапкыр җыела. Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе свалка территориясен зурайтырга дигән тәкъдим кертте. Соңрак чистарту корылмасы эшчәнлеге белән танышты, биредәге эш тәртипләре хакында район торак-коммуналь хуҗалыгы җитәкчесе Рашит Гарәфиев сөйләде. Сөйләшү вакытында бүгенге көндә нинди проблемалар барлыгына ачыклык кертелде. Район коммуналь хуҗалык карамагында булган һәм халыкка хезмәт күрсәткән оешмалар эшчәнлеге белән якыннан танышкач, Александр Станиславович бу өлкәдә бәлки оптимизация үткәрү кулайрак булм
Балтачның свалка территориясен зурайтырга дигән тәкъдим керттеләр (фото)
26 марта 202426 мар 2024
~1 мин