Найти тему
Балтаси - Хезмэт

Гөлназ Зиннәтуллинадан тәмлүшкә рецепты

5-6 бәрәңгене турап суда пешерәбез, аннан төябез. Кирәгенчә тоз, борыч сибәбез, 1 чәй кашыгы куркума, 0,5 чәй кашыгы паприка салабыз, 100 г крахмал кушабыз дә төюне дәвам итәбез.

Аннары әзер массаны йомарлыйбыз, астан да өстән дә пергамент кәгазе куеп, камыр кебек җәябез һәм пычак белән таякчыклар кебек кисәбез дә кызган майда кыздырабыз.

Тәмле булсын!