Найти в Дзене
ТАТАРЧА ЧАТ

Җаһилият гамәлләрен сөннәт итәбезме?

ФБда утыручы дусларыма “Җәлил хәзрәт вәгазьләре” дигән китаптан тагын бер аяктан егарлык язылган бер фикерен китереп китәм әле. Аны юкка гына Татарстан мөселманнарының баш казые итеп куймаганнардыр инде, татарларда мөселманнар булырга тиеш түгел диләрдер инде.

“Хәтта Аллаһ Раббыбыз әйтә: кайберәүләрегезне кабат Җир йөзенә җибәрермен, - ди. Менә монда да бик зур мәгънә ята. Хәзер фәнни телдә реинкарнация, дигән гамәл бар. Кабат җир йөзенә яшәргә киләбез, дигән. Без әйтәбез: әй, ул фәлән тормышта яши, шуңа намаз укый, аңа җиңел, дибез. Яисә фәлән кеше бай, аңа сәдака бирүе җиңел. Аллаһ Тәгалә безне кабат дөньяга китерергә мөмкин. Ике тормыш бирә ала икән. Җавап сораганда, менә син ике тормышта яшәдең, анысында да, монысында да имансыз идең, дияргә мөмкин. Уйлап, фикерләп карар хәлләр бик күп”.

Әйе, монда фикерләп карар әйберләр күп. Үзен мөселман санап йөрегән “БАШ КАЗЫЙ” буддизм, индуизм һәм сикхизм диннәрендәге ышануларны мөселманнарга кертеп җибәрү ягын карый. Менә шуннан соң сорау туа, мондый сүзләрне язган кеше мөселман булырмы? Дөресрәге мөселман кешесе шундый сүзләр язармы, әле бит ул Татарстан мөселманнарының “баш казые”. Әгәр мөселманнарның “баш казыгы”, дисәк дөресрәк булыр бәлки.

Китапның ничәнче елда чыкканы да, кайда бастырылганы да күрсәтелмәгән, 1 нче китап, дип кенә язылган, 169 бит.

Менә шушы китапны укуны дәвам итәбез - “Җәлил хәзрәт вәгазьләре”. Ислам динендәге имам (бүген баш казый) нәрсә сөйләсә дә ярый дип уйлый күрәсең инде. Имам кеше үзенең әйтәсе сүзен катлы-катлы тикшерергә тиеш, ялгыш хата җибәреп мөселманнарны юлдан яздырмас өчен. Ул яза: “Көнчелек Иблисне шушы хәлгә төшерде. Ул исә фәрештәләрнең дә иң галиме, иң укымышлысы иде. Газазил исемле фәрештә иде ул. Һәм менә ул көнчелек аркасында Иблис ләгыйньгә әйләнде. Үзен Аллаһ Тәгаләдән өстен куйды. Бу –дөньяда эшләнгән беренче гөнаһ булды. Һәм бу гөнаһ – көнчелек нәтиҗәсендә”. (36 бит)

Ә Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай ди:

“Менә Без фәрештәләргә әйттек: "Адәмгә сәҗдә кылыгыз!" Һәм сәҗдә кылдылар, мәгәр Иблис сәҗдә кылмады, ул җеннән иде, Раббысының әмереннән чыкты”. (18. 50)

Әйе. Иблис фәрештә түгел иде, ә җен иде.

Автор дәвам итә:

“Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең дә бер-ике хәдисе бар: Берсе: энҗене дуңгыз аягы астына сипмәгез, -ди”. (72 бит)

Из Библии (церковно-славянский текст) Евангелии от Матфея (гл.7, ст.6) приведены слова Нагорной проповеди Иисуса Христа (рус. пер): «Не давайте святыни псам и не бросайте жемчуга вашего перед свиньями, чтобы не попрали его ногами и обратившись, не растерзали вас»

Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: “Кем минем исемнән мин әйтмәгән сүз әйтсә, ул үзенә тәмугтан урын хәзерләсен!” Бухари 109

Бүген менә шушындый “белемле” имамнар мөселманнарны адаштырыр өчен махсус “Нигезләмә” язалар. Шул нигезләмәдә җаһилият вакытыннан килеп кергән кабахәт гамәлләрне Сөннәт дәрәҗәсенә күтәрәләр.

Сахих хәдистә ибн Гәббастан (р.А.г.) хәбәр ителә, Аллаһының Илчесе (с.г.в.) әйтте: “Өч төрле кеше Аллаһының иң каты нәфрәтен уятучылар: хәрамга тартылучы, Исламга җаһилият гореф-гадәтләрен алып керүче, һәм хаклы булмаса да мөселманның канын коюны теләүче”. (Бухари)

Менә бүген татар мөселманнары нинди хәлгә төште җәмәгать, кемнәр кулына калдылар татарлар. Аллаһым Раббым, коткар сана безне шул җаһил имамнардан?!

Рәсим Хәбибулла.